Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…

700-nwМәктәпкә  бардым. Оныгым  мине «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә чакырды. Очтым  гына  инде менә. Бала  чакларым  исемә  төште…

Кулларыма алып  «белем ачкычларын»,
Атлап кердем  мәктәп  ишеген.
Бар  сорауга  җавап  табар  өчен,
Белер  өчен  галәм  серләрен.

Чылтырады  көмеш  кыңгырау,
Ул чакырды  мине класска.
— Гыйлем  алу  җиңел  түгел , — диде. -
Зур  тырышлык  кирәк  һәр  эштә!

Әкияттәге  кебек серле  сарай
Син буласың икән,  мәктәбем.
Алып  төштең  мине океаннарга,
Зур  галәмне хәтта иңләдем.

Укытучым сабыр гына  көтә
Пар канатлар  ныгып  җиткәнен.
Алып  кергән  өчен  зур  дөньяга
Бик  зур  рәхмәт сиңа, мәктәбем!!!

Мәктәпкә  бардым. Оныгым  мине «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә чакырды. Очтым  гына  инде менә. Бала  чакларым  исемә  төште…

Укучы   балалар мәш  килеп  әзерләнгәндә, күз  алдымнан үземнең  ничек  мәктәпкә  баруым, оялып кына  класска керүем искә төште. Һәммәсе дә бүгенгедәй, кино  тасмасыдай күңеләмә  килде.

Күзләремә яшьләр  килде. Укытучыларга атап  шигырьләр, җырлар  язасым  килеп  китте. 

Укытучым — алты яшьтән  алып безгә  хәреф, саннар  танытучым. Нәни куллар хәтта каләм  тота  белмәгән чакта  Син  әти-әни  дип язарга өйрәттең,  күп  әкиятләр һәм  шигырьләр  сөйләдең. Иң  мөһиме  — Син  Туган  җиргә  сөю тәрбияләдең!

Безнең  балачак, мәктәп  еллары  тиз  генә  үтеп китте. Тормышка  сукмаклар  салдык, ә укытучы  апаларның  сөйләгәннәре  бер дә  истән  чыкмый. «Авырлыкларга  бирешмәгез, тырыш  булыгыз», -  дип  өйрәттеләр  безне. Юк,  Аллаһыга  шөкер,  кыен  булса да,  бирешмибез.

Тагын  бер  мизгел истә  калган. Бер дәрестә апабыз  бәхет  темасын күтәрде. «Бәхеткә  илтә  торган олы  бер  юл  бармы икән? Бәхетне  бер-бер  җирдә  өләшәләрме  икән?» — дип уйландым мин ул чакта. 

Йөз төрле сорауларыбызга  җавап  тапты  укытучы  апабыз. Барыбызның  да  фикерләрен  тыңлады ул.

Балалар,  болай  булса -  сездә өмет  бар икән. Мин сезнең  белән  горурланам,  - диеп  башыбыздан  сыйпады ул.

- Бәхетне һәркем  үзенчә  аңлый. Барыгыз  да  бәхетле  булыгыз, илгә  игелекле-тугырыклы  булып  калыгыз! — дип сүзен тәмамлады.  

Әйе, тырышсаң, кешеләрне  яратсаң, тормышта  үз  юлыңны  тапсаң, исән-сау  булсаң… Минемчә,  шуннан да  бәхетлерәк  кем булыр?

Эх,  нинди күңелле  чаклар. Бик  тә  сагындыра апабыз талпынырга канатлар  биргән чор… 

Хәтерлим  мин  әле  бүгенгедәй
Сентябрьнең  бере  җиткәнен.
Хәтерлим  әле  бүгенгедәй
Йөгерә-йөгерә чыгып  киткәнем.

Укучыларга тырышып укырга, тормышта авырлыкларга бирешмәскә, бәхетле, тәүфыйклы   булырга  телим. Ак  юллар сезгә,  балалар!

Барлык  укытучыларга  да  исәнлек-саулык, авыр  хезмәтләрендә  уңышлар, сабырлык-түземлек  телим.  Лаеклы ялдагы укытучыларга  рәхәтләнеп  ял  итәргә булсын.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

 

Просмотров: 664

Комментирование запрещено