Беренче Бөтендөнья сугышында – татарлар: туклану, дин, әсирлек

16-16histrf.ru_1 август – 1914–1918 еллардагы Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия хәрбиләрен искә алу көне. Бу көнне Польша, Украина һәм Балтыйк буен тартып алу максатында Германия Россиягә сугыш игълан итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, Россиядә гомуми мобилизация игълан ителә.

Коточкыч бәрелеш

Ул замандагы иң көчле державалардан ике коалициянең – бер яктан Германия, Австро-Венгрия, Төркия һәм Болгария, икенче яктан 1907 елда берләшкән Антанта илләре Россия, Бөекбритания, Сербиянең коточкыч бәрелеше нәтиҗәсендә бөтен Европа һәм өлешчә башка кыйтгалар да ут, кан, вәхшәт, ачлык, михнәт эчендә кала. Патша Россиясе дә, Төркияне бүлеп, Кара диңгездән Урта диңгезгә чыгу өчен Дарданелл бугазын үзләштерергә омтыла. Шулай ук Константинополь һәм Австро-Венгриянең бер өлешен тәшкил иткән Галицияне яулап алырга тырыша. Россия армиясе Балтыйк буе, Галиция һәм Польшада – Германия гаскәрләренә, шулай ук Кавказ артында төрек гаскәрләренә каршы сугыша.

1914 елның 28 июлендә игълан ителгән Беренче Бөтендөнья сугышы дөнья күләмендәге низагка әйләнә. Бу сугышка ул вакытта бәйсез дип саналган 59 дәүләтнең 38е җәлеп ителә. Тарих битләреннән күренгәнчә, дүрт ел эчендә 10 млн солдат, 12 млн гади халык һәлак була. Ул вакытта Россия империясенең 1 млн 811 мең кешесе яу кырларыннан әйләнеп кайтмый. Югалтулар исемлегендә татарлар да бар. Сугышның нәтиҗәсе буларак, Россия, Австро-Венгрия, Германия һәм Госманлы империяләре җимерелә.

1914 елда Россия армиясе сугышны чагыштырмача уңышлы алып бара. Әмма  корал, артиллерия снарядлары җитмәү, немецларның сан ягыннан ике тапкыр күбрәк булуы, тәэмин итүнең начар булуы аркасында, 1915 елда немецлар Россия гаскәрен шактый чигенергә мәҗбүр итә. 1916 елда исә Антанта илләре дошманның каршылыгын сындыруга ирешә. Шул ук вакытта Россия гаскәрләре төрекләр белән сугышта уңыш казана. Ләкин Россиядә 1917 елның февралендәге инкыйлаб хәрәкәте нәтиҗәсендә армия таркала башлый һәм фронттагы хәлләр кискенләшә. 1918 елның 3 мартында Россия белән Германия арасында Брестта төзелгән солых нигезендә Совет Россиясе сугыштан чыга. Брест солыхы буенча Россия Польшаны, Балтыйк буен һәм Украина белән Белоруссиядәге җирләрнең бер өлешен югалта.

Беренче Бөтендөнья сугышы чорыннан бирле 100 елдан артык вакыт узган. Ни кызганыч, күбебез аны тарихи вакыйга буларак кына кабул итә. Бу канлы сугышта ниләр булганын, кемнәр катнашканын хәтта белмибез дә.

Әмма әйтергә кирәк, Беренче Бөтендөнья сугышы тарихы буенча фәнни хезмәтләр күп һәм бүген дә аны төрле яклап өйрәнүне дәвам итәләр. Белгечләр язуынча, 1914–1915 елларда Россиядә 12 млн (16 млн дигән мәгълүматлар да бар) ир-егет сугышка алына. Шуларның ун процент тирәсен Россиядәге мөселман төрки-татарлар тәшкил итә. Бу җәһәттән галимә Лилия Габдрафикованың эзләнүләре игътибарга лаек. Ул китергән архив материаллары буенча Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан патша армиясе составында түбән чиннарда 38679 мөселман татар исәптә тора. Ислам динендә булган 269 офицерның күбесе татар булган. Мобилизация игълан ителгәч, армиягә чакырылучы татарларның саны берничә йөз меңгә җитә, сугышка алынганнарның саны исә бер миллионнан артып китә. Идел-Урал татарларының саны XX гасыр башында 3,5 млн булып исәпләнгән, башка төбәкләрдә дә татарлар була. Димәк, кулына корал тоткан татарлар саны бик күп булып чыга. Россиянең кораллы көчләре дә иң күп вакытында нибары 16 млн булганын искә алсак, бигрәк тә.

Герман сугышында меңнәрчә татар ир-егетләре һәлак була, гарип-горабага әйләнә, балалар – ятим, хатыннар тол кала.

Туклану

Архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, ашарга җитмәүдән тыш, мөселман татарлар өчен туклану мәсьәләсендә дә проблемалар килеп туа. Татарлар яшелчә ашларына бик авыр ияләшә. Аеруча ризыкларда кәбестәнең күп булуы ошап бетми. Белгәнебезчә, инкыйлабка кадәр татар яшелчәне җитди ризыкка санамый. Ул төп ризыкка өстәмә буларак кына кулланыла. Туклануның кискен үзгәрүе исә иммунитетны киметә. Көч һәм чыдамлылык кирәк вакытта да үзен бик тә сиздерә. Өстәвенә болай да җитәр-җитмәс булган солдат ашларын дуңгыз итеннән пешерәләр. Күпләре мондый ризыкны славян иптәшләренә бирә торган була. Әмма ачлык үзенекен итә. Мондый тыюларны үтәп бетерә алмаучылар да була. Мәсәлән, бер архив материалында Казан цензоры Николай Катановның: «Татар солдатларының фронттан язган хатларында, дуңгыз ите дә ашарга туры килә, дигән зарланулар да була иде», – дигән сүзләр бар.

Дин

Галимнәр дөньяга чыгарган архив материалларына күз салсак, 1914 елның җәе халык өчен бигрәк тә авыр була. Изге Рамазан ае башлану уракка төшкән көннәргә туры килә. Нәкъ шул ук вакытта хәрби чакырылыш та башлана. Әйтергә кирәк, кайбер урыннарда сугышка китүчеләргә дини йолаларны башкарырга мөмкинлек бирәләр. Хәрби әзерлек дәресләреннән азат итеп, мәчеткә намаз укырга җибәрәләр. Россия армиясе җитәкчелеге ул вакыттагы шартлар мөмкинлек биргән дәрәҗәдә татар сугышчыларының ихтыяҗларын да исәпкә алырга тырыша. Иң беренче чиратта бу намаз уку, муллаларның вәгазьләрен тыңлау мөмкинлеге була.

Әмма сугыштагы татар солдатларын иң беренче чиратта, алай-болай һәлак була калсалар, ислам дине кушканча җирләргә мөмкинлек булмау мәсьәләсе куркыта. Ул вакытта цензорлар кулына, урыслар белән бер кабердә күмәләр, ярты гаскәр мөселманнардан торса да, бернинди шартлар да үтәлми, поплар гына бар, муллалар юк, дип зарланган хатлар еш эләгә. Хәрби мөселманнар, һәр полкның үз мулласы булсын, дигән таләп куялар. 1914 елны булып үткән Бөтенроссия мөселман корылтаенда, һәр дивизиягә берәр мулла җибәрүне сорарга, дигән карар кабул ителә. Ләкин бар полкларны да дин әһелләре белән тәэмин итә алмыйлар. Штатлы муллалар Николай IIнең 1916 елның 15 июльдә чыккан указыннан соң гына кертелсә дә, татар солдатлары өчен рухи яктан бу бик зур ярдәм була. Бу хакта татарча чыга торган газеталарда да языла. Аны укыган муллаларның кайберләре, үзе теләп, фронтка китә. Шулай ук солдатларның туганнары кәгазь кисәкләренә Корьән сүрәләре, догалар язып җибәрәләр. Шул догаларны куенга тыгып куйсаң, ул сине үлемнән саклый дип ышаналар.

Әсирлектә

Беренче Бөтендөнья сугышы чорында алман әсирлегендә булган татарларның төгәл саны билгесез. Бу мәсьәләне махсус өйрәнгән тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, андый язмышка юлыгучылар дистәләгән мең, дип яза. Күп кенә әдәби чыганакларда да әлеге сугышта Россия солдатларының күпләп әсирлеккә төшүе турында языла. Кайберәүләр башка бернинди дә чаралары булмау аркасында да биреләләр яки яраланып әсирлеккә төшәләр. Искәндәр Гыйләҗев тикшерүләренә караганда, мөселман хәрби әсирләренә шундый ук бәхетсезлеккә тарыган башка диндәге иптәшләренә караганда яшәү шартлары яхшырак була. Вюнсдорф лагеренда, мәсәлән, 1915 елда зур гөмбәзле, биек манаралы мәчет төзелә, театр, китапханә өчен аерым биналар була, оркестр оештырыла. Татар әсирләре өчен газета-журналлар, китаплар нәшер ителә. Ураза һәм Корбан гаете көннәрендә корбан чалырга мал сатып алып мөселманнарга тарату өчен акча бүленеп бирелә. Галимнәр язуынча, Алмания җитәкчелеге әлеге лагерьны мөселман илләре алдында гына түгел, ә мөселманнар яшәгән Антанта дәүләтләре өчен дә алман индустриясенең һәм тәртибенең бөеклеген пропагандалау чарасы итеп карый. Шуңа күрә аларда әсирләрне яхшы ашату һәм киендерү, чагыштырмача ирекле яшәү мөмкинлеге карала. Документлардан күренгәнчә, хәтта кайбер милләт кешеләре, яхшырак шартларга ия булу өчен, татар булып язылалар.

1918 елның көз башында сугышның тәмамлануга таба баруы һәм шуның белән бергә Россия империясенең юкка чыгачагы да инде билгеле була. Россия әсирләренең 1919–1921 елларда илләренә кире кайту проблемасын ачыклап, 1919 елның февраль башында Антанта Германия һәм Австрия лагерьларыннан хәрби әсирләрнең кире кайтуын тулысынча туктату һәм алар турында кайгыртуны махсус комиссиягә йөкли. Бу карар Советлар Россиясендә хакимлек иткән ачлык һәм әсирләрне анархиядән аралау белән аңлатыла. Монда сүз якынча алганда 600 мең кеше турында бара. Әмма Россия мөселманнары немец пропагандасына бирешми. Туган җирне сагыну, милләтпәрвәрлек хисе, якты киләчәккә ышану күпкә көчлерәк була.

  • Лагерьда һәлак булган татарлар Вюнсдорф янындагы мөселман хәрбиләре зиратында җирләнә. Чыганаклардан күренгәнчә, анда барлыгы 2700 тирәсе кешенең кабере булып, шулардан 1100е Россия мөселманнарыныкы булып санала.
  • Россия Оборона министрлыгы архив агентлыгы һәм Россия тарих җәмгыяте ярдәмендә «1914–1918 еллардагы Бөек сугыш геройлары истәлегенә» порталын булдыра. Анда шул чорга караган 6 миллионнан артык сканердан үткәрелгән документлар бар. Әлеге портал аша сугышта катнашкан якыннарыгызның, туганнарыгызның бүләкләнүе, яралануы, һәлак булуы турында мәгълүматлар табарга мөмкин.

vatantat.ru

Просмотров: 550

Комментирование запрещено