Һәр авылның мактауга лаеклы, үрнәккә куярлык шәхесләре бар. Бу язма нәкъ шундый кешеләр – Иске Кулаткы районының Иске Мастяк авылында туып-үскән Сәит һәм Наилә Хөсәеновләр турында.
“Ир кеше үз гомерендә өч гамәлне башкарырга тиеш: агач утыртырга, йорт салырга, малай үстерергә”, — дигән гыйбарә яшәп килә. Күп хатын-кызлар моңа тагын аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска, хәләл җефетен кадер-хөрмәттә яшәтергә, тугры, гаилә җанлы, эшчән булырга, дигән гамәл-сыйфатларны да өстәрләр иде, мөгаен. Чөнки гүзәл затларның күбесе чын ир-ат нәкъшушы сыйфатларга ия булырга тиеш, дип саный. Һәм тормышта андый ирләр, чыннан да, бар икән бит!
Кәшаф улы Сәит Хөсәенов та шундый ир-атлар исемлегенә керә. Ике малай үстергән ата, хатынын бик яратып, аны саклап-кайгыртып гомер итүче ир, эшендә зур уңышларга ирешкән тырыш кеше ул.
Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районындагы Иске Мастяк авылында туып-үскән Сәит әфәнде, армия хезмәтен тутырып кайткач, Куйбышевка килеп урнаша. Биредә ул Микоян исемендәге инженер-төзелеш институтының кичке бүлегенә укырга керә һәм авиация заводында эшли башлый. Башта мастер, аннан соң өлкән мастер була.
Биредә 18 ел хезмәт итү дәверендә акыллы, башлы, җаваплы, эш сөючән милләттәшебез хезмәткәрләре алдында да, җитәкчеләре алдында да зур хөрмәт, абруй казана. Ул, рационаллаштыручы һәм уйлап табучы буларак, 16 яңа технологияне булдыра, һәм аларның барысы да рәсми рәвештә җитештерүгә кертелә.
Ә авыр 90нчы еллар килеп җиткәч, авиация заводында зур кыенлыклар барлыкка килә, һәм Сәит әфәнде башка эш эзләргә мәҗбүр була.
“Заводтагы хезмәтем күңелемә бик якын иде. Кызганычка, ул вакытларда туган авырлыклар аркасында аннан китәргә туры килде шул. Авиацияне шулкадәр яраттым ки, әле дә, һавада очкычларны күргәч, йөрәгем дулкынланып тибә башлый”, — ди әңгәмәдәшем.
Үз эшен югары дәрәҗәдә башкарган Сәит Хөсәеновның фотосурәте заводның Мактау тактасыннан төшми. Биредә ул цех комитеты әгъзасы булып тора. Гадел милләттәшебезне торак-көнкүреш комиссиясе рәисе итеп тә куялар. Әлеге комиссия хезмәткәрләрне чиратлап фатир белән тәэмин итү эшен алып бара торган була.
Заводтан киткәч, Сәит әфәнде “Сок” дип аталган төзелеш компаниясенә урнаша. Биредә хезмәтен мастер буларак башлап җибәрә, соңрак прораб, участок башлыгы, баш инженерның урынбасары дәрәҗәләренә күтәрелә. Әлеге фирмада 17 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.
“Самарда, Тольяттида, Ульян, Пенза, Саратов өлкәләрендә бик күп торак йортлар һәм сәнәгать объектлары төзедек без. Төзүченеңэше – ул иҗади хезмәт бит. Миңа, кешеләргә уңай шартлар тудыру өчен, ниндидер яңалыклар кертү, иҗат итү ошый иде”, — ди Сәит әфәнде.
Кайда гына эшләмәсен, Хөсәенов хезмәтен чын күңелдән, җиренә җиткереп, тырышып, зур җаваплылык белән башкара. Шуңа күрә авиация заводында көч куйганда да, “Сок” компаниясендә дә күп Мактаунамәләр белән бүләкләнә ул.
Бүгенге көндә Сәит әфәнде улы Элмирның “Бауторг” фирмасында директор урынбасары булып эшли. Алар шәһәребезнең “Самаралакто”, “СамПо” һәм башка предприятиеләрендә суыткыч җайланмаларын урнаштыру белән шөгыльләнәләр.
Сәит абый, бигрәк эш сөючән инде сез. Һәр җирдә дә үзегезне бары тик яхшы яктан гына күрсәткәнсез, зур уңышларга ирешкәнсез. Димәк, сездә балачактан хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп үстерделәр? – дип мөрәҗәгать иттем әңгәмәдәшемә.
Әйе, дөрес әйтәсез. Без, җиде бала – биш кыз, ике малай, кечкенәдән әти-әниебезнең кул арасына кереп, йорт хуҗалыгында кайнап үстек. Авыр еллар. Тырышырга, көн күрергә кирәк иде. Күпләп мал асрарга, зур бакча тотарга туры килде.
Әтиебезне армиядә булган чагында фронтка алганнар. Әле сугыштан соң үзен ике елга Кытайга җибәргәннәр. Шулай итеп, ул, авылдан хезмәт итәргә чыгып киткәч, тугыз елдан соң гына туган җиренә әйләнеп кайткан.
Әти балтачы иде. Әни, җиде баланы карап, өй-йорт эшләрендә кайнап яшәде.
Әтием Кәшафкә, әнием Хәлифәгә бик рәхмәтлебез. Алар безгә үз үрнәкләрендә лаеклы тәрбия бирделәр, әлһәмдүлилләһ. Чама белән таләпчәнлек, чама белән йомшаклык күрсәттеләр. Яхшы укырга, тыңларга, эшләргә, кеше алдында оятка калырлык булмасын, дип өйрәттеләр. Урлау, тәмәке тарту, эчүнең никадәр начар гадәт, гөнаһ булуын әйтеп тордылар.
“Сәит бик тәртипле гаиләдән. Аның әтисе дә тартмый, эчми иде, — дип сүзгә кушылды аның хатыны Наилә апа. – Балаларына да күркәм сыйфатлар сеңдерә алганнар алар. Ирем, Аллаһыга шөкер, үз гомерендә авызына бер тәмәке капмады, беркайчан да хәмер эчеп кайтмады. Хатын-кыз өчен бу да зур бәхет бит”.
Ә Наилә апага 22 яшендә өйләнгән икән Сәит абый. Бер авылдан, бер мәктәптә белем алганнар алар. Егет кызны әле укыган чакларында ук ошатып йөргән. Ә инде армиядән кайтып, Куйбышевка урнашкач, алар очрашып йөри башлаганнар. Наилә апа ул вакытта Ульян шәһәренең медицина училищесынтәмамлаган. Бер елдан соң мәхәббәт утында янган яшьләр өйләнешергә булганнар.
- Хатыныгызның нинди сыйфатларына кызыктыгыз? – дип сорыйм Сәит абыйдан.
- Чибәрлегеннән тыш, аның матур күңеле әсир итте мине. Ул шундый тәмле итеп, ипле сөйләшә ки, бөтен дөньяңны онытып, аны тыңлап торасың. Тыныч холыклы, сабыр, олы җанлы, юмарт, ярдәмчел кеше. Иҗади шәхес буларак, нечкә күңелле. Ул шигырьләр, хикәяләр яза. Туган авылына багышлап, ике китап бастырды. Аларны Иске Мастяк халкына садака итеп өләште.
- Яши торгач, бу сыйфатларына тагын ниндиләре кушылды?
- Наилә мине аңлап, ихтирам итеп, зурлап, ир итә белеп гомер итә. Без әйтерсең лә бер-беребез өчен туганбыз. Тормышыбыз аһәңле, әлһәмдүлилләһ. Бер-беребезне яратып, кадерләп, бер-беребезнең фикерен хөрмәт итеп, менә инде 43 ел бергә яшибез. Балаларыбызга, оныкларыбызга матур үрнәк күрсәтергә тырышабыз.
- Ә улларыгызны тәрбияләүдә күбрәк кем катнашты – сезме, хатыныгызмы?
- Мин күп вакыт эштә булганга, әлбәттә инде, балаларны күбрәк Наилә карады. Һәм аларга яхшы тәрбия биргәне өчен мин аңарга рәхмәтлемен.
Безне үз әти-әниләребез ничек үстерде, без дә Элмир белән Русланга шундый тәрбия бирергә тырыштык. Мактанып әйтүем түгел. Мине армиядә хезмәт иткәндә дә, авиация заводында эшләгәндә дә гел үрнәккә куялар иде. Бу – әти-әнием тәрбиясенең нәтиҗәсе, дип белдерәсем килә.
Нарасыйлар белән аңлату эшләре алып бару, үзләре белән сөйләшү, әхлак нормаларын җиткерү дә кирәк, әлбәттә. Әмма сүз белән әйтү – ул бер нәрсә, ә кайчан алар үз күзләре белән күреп үсәләр, бу инде күпкә нәтиҗәлерәк. Шуңа күрә, иң беренче, үзең үрнәк булырга тиешсең. Юкка гына: “Оясында ни күрсә – очканында шул була”, дип әйтмиләр бит инде.
Безнең үз әти-әниебезгә күрсәтеп яшәгән мөнәсәбәтебез дә яхшы үрнәк булды. Мәсәлән, Наиләнең сукыр әнисе берничә ел бездә урын өстендә ятты. Аны яхшылап карап, тәрбияләп, соңгы юлга озатканны балаларыбыз да, оныкларыбыз да күрде.
Аллаһыга шөкер, улларыбыз тәүфыйклы, акыллы, зарлана алмыйбыз. Элмир үз фирмасын ачып җибәрде. Аның белән бергә эшлибез. Киленебез Юлия белән матур тормыш алып баралар, бер кыз, ике малай үстерәләр. Баланың баласы балдан татлы, диләр. Бу, чыннан да, шулай икән. Оныкларыбыз Ясминә, Сәлим, Мәликне өзелеп яратабыз.
Русланыбыз — полиция офицеры, әлегә өйләнмәгән.
Ике малаебыз – безнең таянычыбыз, терәгебез. Көненә берничә тапкыр шалтыратып, хәлләребезне белеп, ярдәмнәрен күрсәтеп, икмәк сыныгын да безнең белән бүлешеп яшиләр, безгә карата бик игътибарлылар, Аллаһыга шөкер.
- Ә үзегез кемнәрдән дә булса үрнәк алдыгызмы?
- Заводта эшләгәндә түрәләр арасында шундый кешеләр бар иде.
Наиләнең әнисенең бертуган сеңелләре гомер буена безгә үрнәк булдылар. Сәидә апа белән Ришат абыйдан, Мәүҗүдә ападан күп нәрсәләргә өйрәндек. Кызганычка, Мәүҗүдә апабыз якты дөньядан китеп барды. Сәидә апа белән Ришат абый да картлар инде хәзер, безнең дә яшебез бар, әмма бүген дә бу акыллы, күпне күргән, тәҗрибәле кешеләрнең асыл фикерләрен күңел түренә салып яшибез.
- Ир белән хатын бер-берсеннән нәрсәгә булса да өйрәнеп яшиләр бит. Ә сез Наилә ападан ниләргә өйрәндегез?
Сабырлыкка. Мин — тиз кызып китә торган кеше. Ә ул, һәрвакыт түземлек күрсәтеп, барысын да ипләп, тыныч кына җиткерә. Күп вакыт сүз дәшмичә калсаң, яхшырак икән бит. Ә мин моны инде кызып китеп, суынгач кына аңлыйм.
Әлһәмдүлилләһ, хәләл җефетем дин юлында. Самар Җәмигъ мәсҗидендә танылган остаз — Сания ханым Мингачевада белем алды. Гыйбадәт кыла, Коръән укый.
Раббыбыз: “Ир белән хатын бер-берсенә дус. Алар бер-берсен хәерлегә өндәп, гөнаһлардан тыярга бурычлы”, – дигән бит. Наилә мине дингә җәлеп итә. Аңардан догалар өйрәнәм, Ислам турында мәгълүмат үзләштерәм.
- Сезнеңчә, матур тормыш алып барыр өчен, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш?
- Бер-береңә ышаныч белдерүне мөһим саныйм. Бер-береңне тыңлый, ишетә белергә, вакытында юл бирергә, хөрмәт белән карарга кирәк.
- Сезнең өчен гаилә яисә карьера мөһимрәк булдымы?
- Гаиләне һәрвакыт беренче урынга куйдым мин. Хезмәт баскычыннан күтәрелер өчен мөмкинлекләр күп булды. Башка шәһәргә дә чакырдылар үземне. Әмма мин хатыным, балаларым янында булырга теләдем. Һәм моңа бер дә үкенмим.
- Оныкларыгызны тәрбияләүдә катнашасызмы?
- Әйе, әлбәттә. Алар бездә еш кунакта булалар. Үзләренә әхлак орлыкларын салырга тырышабыз. Наилә үзләренә дини тәрбия бирә. Җиде яшьлек оныгыбыз Ясминә күп догаларны белә инде. Кечкенәләренә дә Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген аңлатабыз. Үзара дус булырга, бер-берсенә юл куярга, әти-әниләрен тыңларга кирәк, дип туглап торабыз.
Татар телен өйрәтәбез. Бездә “бабушка”, “дедушка” сүзләре юк. Әбекәем, бабакаем, дип кенә эндәшәләр.
- Чын ир-атка нинди сыйфатлар хас булырга тиеш, дип саныйсыз?
- Әйткән сүзендә торырга. Вәгъдә бирдең икән, син аны башкарырга тиеш. Гаиләсен тулысынча тәэмин итәргә, тормыш дилбегәсен тартып барырга. Хатынына, балаларына карата миһербанлы булырга, аларны саклап-яклап яшәргә, үзләренә яман сүзләр әйтмәскә, рәнҗетмәскә.
- Яшь егетләргә үзләренә яр сайлаганда нәрсәләр киңәш итәр идегез?
- Мәхәббәт нинди генә көчле булмасын, башны югалтмаска киңәш итәр идем. Үз ишеңне эзләргә кирәк. Ул сине аңласын, ихтирам итсен, уртага салып сөйләшерлек темалар булсын. Пар канатыңны төрле хәлләрдә сынап карау да артык түгел. Башта бер-береңне яхшылап белергә кирәк.
Менә без Наилә белән бер авылда туып-үстек, бер-беребезнең нәселләрен белә идек. Бер мәктәптә укыдык. Яратуыбыз көчле булса да, бер ел очрашып йөргәндә дә бер-беребезне игътибар белән күзәттек. Һәм аның белән пар килгәнебезгә Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер.
“Ә мин кызларга киңәш бирер идем, — дип сүзгә кушылды Наилә ханым. – Гомерлек ярыгызны сайлаганда, иң беренче чиратта, шуңа игътибар итегез – ул үз сүзендә торамы, юкмы. Ир-ат, һичшиксез, вәгъдәсен үтәргә тиеш! Шуны да күздә тотарга кирәк – сез булачак балаларыгызның әтисен сайлыйсыз. Ул аларга нәрсә бирә, аларны нәрсәгә өйрәтә алачак? Буш кеше нарасыйларына бернәрсә дә бирә алмаячак ул.
Ир рухи яктан синнән көчлерәк булсын, чөнки ул — гаилә башлыгы, төрле мәсьәләләрне чишүче, проблемнарны хәл итүче.
Шулай ук, өстәл янына утырып, синең белән эчтәлекле әңгәмә кора белерлек булсын”.
- Ә сез Сәит абыйның нинди сыйфатларын ошаттыгыз? – дип сорадым Наилә ападан.
- Миңа карата бик илтифатлы булды ул. Аңардан ихтирамлылык, чын мәхәббәт тойдым. Тәртипле, акыллы, ышанычлы, максатка омтылышлы, тотрыклы, җитди, төпле булуы ошады.
Һәм аңа кияүгә чыкканыма бер генә дә үкенмәдем. Мине өрмәгән җиргә утыртмады, кадер-хөрмәттә яшәтте. Аңардан бер әшәке сүз ишетмәдем. Тырышып эшләде, мал тапты, әллә ни бай булмасак та, бернәрсәгә дә кытлык кичермәдек. Балаларга яхшы әти булды. Сәит белән мин бәхетле.
- Кайбер кешеләр, үзләренең билгеле бер мәнфәгатьләрен күздә тотып, мәхәббәтсез генә дә өйләнешергә мөмкиннәр. Ә сезнең өчен тормыш корганда сөю мөһим булдымы? – дип кызыксындым язмам героеннан.
- Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр. Сөю булмаса, мин өйләнә алмас идем. Әгәр дә инде өйләнсәм, бәхетле була алмас идем. Наиләне мәктәп елларыннан ошатып йөрдем, аңа чын күңелдән гашыйк булдым. Һәм шушы мәхәббәтне гомер аша үткәреп, саклап яшим. Торган саен, ул тәмләнә дә төште әле. Ник дисәгез, яшь чактагы сөюгә тирән хөрмәт хисе дә килеп кушылды. Нәкъ шушылар гаиләнең нигезе булып торалар, аны ныклы, бәхетле итәләр дә инде.
Сәит һәм Наилә Хөсәеновләр белән Миләүшә ГАЗЫЙМ серләште.
(“Сәлам” гәҗитәсе)
Просмотров: 708