20 августа председатель Регионального духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип-хазрат Яруллин посетил Дрожжановский район, где принял участие в 15-й религиозной научно-практической конференции «Мунчәли укулары» (Мочалеевские чтения).


Татарстанның Чүпрәле районында үткәрелгән унбишенче «Мунчали укулары» дини-гамәли конференциясендә Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Гали авылы делегациясе катнашты. Әлеге зур дини бәйрәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына, Мунчали авылы мәчетенә нигез салынуга 25 ел тулуга багышлап оештырылды.
“Мунчали укулары” — Татарстан мөфтияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы һәр ел үткәрә торган чара. Быелгы укулар “Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә дини кыйммәтләрнең әһәмияте” темасына багышланды. Чарада дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Россия төбәкләреннән мөфтиләр, галимнәр, рәсми кунаклар, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, шушы җирлектән чыккан күренекле шәхесләр катнашты.
Укуларның рәсми ачылышы Мунчали мәчете каршындагы мәйданда узды. Җыенны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре укып ачып җибәрде, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды. Бәйрәм кунакларын шулай ук Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та сәламләп: “Мунчали укулары”ның дәрәҗәсе елдан-ел арта, масштабы киңәя бара”, — дип горурлыгын белдерде.
Ачылыш тантанасында Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да чыгыш ясады:
- Чүпрәле районы — бай тарихлы җирлек, күп кенә танылган җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларының туган җире ул. Шунысы сөендерә, бүгенге көндә Мунчали мәктәбендә бик күп балалар укый, бу авылның киләчәге булуын күрсәтә. Яшьләр лаеклы якташлары мисалында тәрбияләнә. Татар халкының киләчәге балаларыбызның ничек тәрбияләнүенә, туган телләрен һәм диннәрен никадәр яхшы белүенә бәйле. “Мунчали укулары” кебек чаралар милләтебезнең үсешенә ярдәм итә, халкыбыз күңелендә горурлык хисләре уята, — дип билгеләп үтте ул.
“Мунчали укулары” кысаларында районкүләм шәкертләр бәйрәме — “Гыйлемпиада” оештырылды. Программада Коръән уку, азан әйтү, вәгазь сөйләү буенча бәйгеләр, викториналар һәм уеннар оештырылды. Анда илнең төрле төбәкләреннән килгән өлкәннәр һәм балалар катнашты. Самара өлкәсен Гали авылының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова җитәкләгән Похвистнево районы вәкиллеге тәкъдим итте.
- “Мунчали укулары” турында элек ишетеп кенә белә идек. Быелгы чарада беренче тапкыр катнашуыбыз. Быел Чүпрәле районы делегациясе Гали авылында кунакта булган иде, һәм без алардан әлеге чарага шәхси чакыру алдык. Бик зур һәм матур дини бәйрәм безгә бик ошады. Безнең авылда да 4 мәчет, мәдрәсә бар, авыл халкы ислам кануннары буенча яшәргә тырыша. Динебезне саклап кала алсак, милләтебезне дә саклап кала алачакбыз. Мондый бәйрәмнәр бик мөһим һәм бик кирәк, дип саныйм. Без әлеге чарада катнашуыбызга бик шатбыз, — дип фикерләре белән уртаклашты Кәүсәр апа.
Искәртеп үтәбез: “Мунчали укулары”на башлангычны күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, мәрхүм Туфан ага Миңнуллин биргән иде. Ул бу авылда берничә тапкыр булган һәм җирле мәктәп төзелешенә зур ярдәм күрсәткән. Чарада һәрвакыт Туфан абыйны искә алалар. Аның истәлегенә чәчәкләр салалар, дога кылалар.
Просмотров: 939


