
Инде күп мәртәбәләр язганымча, “Восток” җитәкчеләре җыеп алган уңышларыннан халыкка да өлеш чыгарып торалар. Кем — үсемлек мае, кем — ашлык белән ала, үзләре үк китереп тә бирәләр. Саламын да, бер пайга биш рулон исәбеннән, йортларыбызга кадәр китереп куялар. Дөрес, шунысы да бар: китереп биргән өчен 1000 сум акча түләргә кирәк, дип аңлаттылар халыкка. Аңлыйбыз, тракторга солярка да салырга кирәк бит.
“Восток” предприятиесе җитәкчелегенең авыл халкына булган мөнәсәбәте куандыра. Күмәк предприятие оешкач, элеккеге колхозыбыз җирләрен арендага алып эшкәртә башлаган чит авыл кешеләреннән кайтарып, җиң сызганып эшкә керештеләр. Моның өчен авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ренат Искәндәровка аерым рәхмәтләребез — агротехниканы җиренә җиткереп эшләтә һәм бүген без моның мул уңышын күреп шатланабыз.
Баш агроном Ригил Яхиннан: “Кайчан йоклыйсың соң син?” — дип сорасаң, ул, тыйнак кына елмаеп: “Кыш җиткәч йокларбыз. Яңа техниканы үзләштереп, яңа технологияләр кулланып, киләсе ел уңышына нигез салабыз”, — дип җавап кайтара. Гомумән, ул күп сөйләргә яратмый, ә менә эшен җиренә җиткереп эшли. Димәк, авылыбызның киләчәге һәм төзеклеге яшь белгечләрнең ышанычлы кулларында. Ә без, олы буын колхозчылары, аларның эшләренә сокланып, дога кылабыз, эшләрендә — уңышлар, үзләренә исәнлек теләп калабыз.
Просмотров: 637