Казан халыкара мөселман киносы фестивале тамашачыларга шәһәрнең тугыз мәйданчыгында конкурс һәм конкурстан тыш программалар тәкъдим итәчәк. Тамашалар кысаларында фильмнарның режиссерлары һәм актерлары белән иҗади очрашулар узачак, анда тамашачылар кино сәнгате өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән очраша, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алачак.
«Матбугат.ру»га билгеле булганча, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасы яңа «Синема 5» кинотеатрында (Петербург ур., 9) күрсәтеләчәк. Эшлекле мәйданчык гадәттәгечә Казан мәдәният институтында оештырылачак, ә концерт программалары Милли китапханәдә һәм Татарстан Милли музееның эчке ишегалдында булачак. Балалар программасы «Әкият» курчак театрында тәкъдим ителәчәк.
Фестивальне ачу Казан Ратушасында 7 сентябрьдә 18 сәгатьтә, ә рәсми ябылу тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 11 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак.
Тамашалар һәм чараларның программасы белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Просмотров: 678