20 елдан артык гомерен туган төбәген өйрәнүгә багышлаган Вячеслав Данилов: «Татар халкын бәладән патшабикә Екатерина II коткара»

de5a239f-49af-49a1-b220-3c263c1c91b4-1024x683Егерме елдан артык гомерен туган төбәген өйрәнүгә багышлаган Вячеслав Данилов редакциядә уй-фикерләре белән уртаклашты. Тиздән аңа 85 яшь тула. Берәү булса, шушы яшьтәге егәрлегенә, егетләрчә йөгереп йөрүенә шатланыр гына иде, әмма ул түгел. «Эшем күп, өлгерә алмам дип куркам», – ди.

– Пенсиягә чыккач, илебез архивларында бик озак казынып, Кайбыч районындагы туган авылым Хуҗа Хәсән турында ике китап бастырып чыгардым. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең  Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү  институты үтенечен үтәү йөзеннән, быел Кайбыч һәм Апас районнарындагы 15 авылның тарихын язып бирдем. Бу эшләрнең барысы да пенсия акчасы һәм улларымның ярдәме белән эшләнде. Тау ягына багышлап язылган тагын ике китапның кулъязмасы нәшер итүне көтеп ята. Ни кызганыч, иганәчеләр таба алмыйм.  Моннан ике ел элек туган авылымда шулай ук улларымның ярдәме белән ике катлы бина салып, Татарстан Республикасының Тау ягы татар керәшеннәре музеен ачу насыйп булды. Дөрес, эшне башлап җибәргәндә, Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре: «Сез изге эш башкарасыз, булышырбыз, грантлар да бирербез», – дип вәгъдә иткәннәр иде. Күренмәде. Югыйсә бу бит – Россия күләмендә бердәнбер татар керәшеннәре музее. Килүчеләр, кызыксынучылар бик күп. Тик музейның статусы һаман да билгеләнмәгән, Татарстан дәүләт музееның бер бүлеге итеп расланмаган, штатлар да бирелмәгән. Димәк, киләчәге билгесез дигән сүз. Мин генә түгел, халык та борчыла. Үземә дә: «Безнең музей республикабызга кирәкми икән, аны Чуашстанга сатыйк», – дигән сүзләр җиткерделәр. Мин алар белән килешә алмыйм бит инде. Югыйсә, анда бик күп тарихчылар, язучылар, журналистлар булып китте. Барысы да яхшы бәя бирделәр. Музейның статусын үзгәртүне сорап, Президентыбызга хат  та юлладылар. Анда 36 шәхеснең имзасы куелган иде.

– Ни өчен Чуашстанга сату турында сүз чыккан, дөреслеккә туры киләме ул?

– Бу безнең тарихка бәйле. Әти миңа: «Борынгы бабабыз Муса исемле булган. Аны көчләп чукындырып, Моисей дигән исем кушканнар. Дөреслекне ачыкла, улым», – дип, гел әйтә иде. Казан архивында мәгълүмат таба алмадым. Чабаксарга барырга тәкъдим иттеләр. Чөнки Гөбенә елгасының сул ягында урнашкан керәшен авыллары кайчандыр Чуел (Цивильск) өязенә кергән булган. Баксаң, Чабаксардагы архивларда безне бөтен җирдә чуаш дип язганнар икән. Югыйсә, без чуашча сөйләшә дә белмибез бит. Мәскәүгә  Россиянең борынгы язмалар архивына киттем. Шунда Алиш бабамны, уллары Тутай белән Әсәнне, аның балаларын, Муса, Сәет бабайларны таптым.  1710 елгы җанисәп вакытында ирләр генә язылган. Эзләнә торгач, 1717–1722 еллардагы ревизияләрне таптым. Авыл халкының бер өлешен – татар, икенче өлешен чуаш дип теркәгәннәр. Шуны ачыкладым: рус исеме кушылганнары – чуашлар, татар исемлеләре татарлар булып язылган. Бер миссионер үзенең хезмәтендә: «Чукындырылган татарларның милләтен ни өчен чуаш дип куюлары аңлашылмый», – дип тә язган. Безнең авылда мәчет тә булган. Аны Яшел Үзән районындагы Айдар авылына илтеп салганнар. Чукындыру чорында безгә мөселман ягыннан килеп булышучы аз булган. Хәзерге Яшел Үзән районының Айдар, Ислам, Күгәй, Күгеш авылларыннан гына килгәннәр.

– Ни өчен нәкъ менә шушы авыллар?

– Риваятьләрдә Күгәйнең Хуҗа Хәсән улы булуы әйтелә. Күгеш, Айдар, Ислам исә – оныклары. Алар безгә ярдәм кулы сузганнар, акчалата да ярдәм иткәннәр. Ләкин Чуел өязеннән килеп, аларны туктатканнар. Бу хакта шактый документларга тап булдым.

– Ярдәмгә мохтаҗ булгач, димәк, чукындыру процессы халык җилкәсенә авыр таш булып төшкән, дип фаразларга кала?

– Документлардан күренгәнчә, бу чорда халык саны бик кимегән. Бала тапмаска тырышканнар, күрәсең. Гомер буена яшәгән җирләрен дә калдырып китеп барганнар. Әмма икенче ягы да бар: чукынган халыкка акча түләгәннәр, армиядән азат иткәннәр, өстәмә җир биргәннәр.

– Чукындыру өчен авылларны ничек сайлап алганнар?

– Петр I властька килгәч, рус дәүләтен ныгыта башлый. Дөньяда зур православие дәүләте төзергә тели. Башта ул татар милләтенә бик кагылмый әле. 1710 елда безнең авылда 2–3 гаилә генә чукындырылган була. Ә менә күрше чуаш авылларының якынча 70 проценты бу бәлагә тарый. Шул ук вакытта мәҗүсилекне өстенрәк күргән чуашлар өчен дә православие ят дин булып санала. Алар, төркем-төркем булып, исламга күчә башлый. Бу хәл миссионерларны уйга калдыра: татарларның үзләрен дә чукындырырга кирәк, дигән фикергә киләләр. Шул рәвешле чуашка якын татар авыллары бу хәлгә  беренче чиратта  дучар була. Безнең авылны өч яктан – чуаш, бер яктан урыс авылы әйләндереп алган. Димәк, буйсындырырга бик җиңел булган дип фаразларга мөмкин. 1741 елның сентябрендә патшабикә Анна Иоанновна Түбән Новгород, Казан губерналарына махсус руханилар җибәрә. 1752 елгы язмаларда безнең авыл кешеләре барысы да рус исемнәре белән теркәлгән. Тирә-яктагы халыкны чукындыру өчен, Свияжскидагы Богородицкий монастыренда «Яңа чукындырылганнар комиссиясе» төзелә.

– Шулай булуга карамастан, соңрак авыллар яңадан ислам диненә кайта. Фаҗигале чорны хәтерләтеп, керәшен зиратлары гына әлегә кадәр шом таратып утыра. Бу хәлләргә кайчан һәм кем тарафыннан чик куела?

– Татар халкын бу бәладән патшабикә Екатерина II коткара. Ул «яңа чукындырылганнар конторасы»н, канцелярияне яптыра.

– Бу хакта сүз чыкса, күпме вакыт үткән бит инде, нигә кирәк, дип әйтүчеләр дә шактый. Казан ханлыгына кадәр керәшеннәр православие динендә булган, диючеләр дә бар…

– Болгарга 922  елны ислам керсә, Русьта православие 66 елга соңрак  кабул ителә. Шулай булгач, православие динендә ничек була алган соң алар? Болгар дәүләте заманында татарлар һәм Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләрнең бер өлеше – мәҗүсиләр, калганнары ислам динендә булган.  Ә нигә кирәк инде бу, дип йөрүчеләр, чыннан да, бар. Аларга тыныч яшәргә кирәк, әби-бабаларының нинди хәсрәт чигүләрен онытканнар. Шулай сөйләп йөрүчеләр арасында Мамадыш, Питрәч, Минзәлә, Тукай, Балык Бистәсе, Алабуга керәшеннәре күп. Әйе, алар бездән элегрәк, Иван Грозный чорында чукындырылганнар. Ул яклардан Казанны алырга 1552 елны, Пермь татарларын һәм русларны җыйнап, Бәхтияр Дизюлин килә. Кем Казанны яуларга бармаган, шуларны чиркәүгә керткәннәр. Бу чорныкылар «старокрещенный» дип атала, без – «новокрещенныйлар».

– Шулай да керәшеннәргә хас үзенчәлекләрне, мәсәлән, җырларны, киемнәрне сез ничек аңлатасыз? Хәтта аерым теле бар диючеләр дә юк түгел бит…

– Чукындырылганнан соң, исламда булган халыкны массадан аерып алып, рус дәүләтенә хезмәт итү өчен тәрбияләргә теләгәннәр. «Хәзер инде сез татар түгел, чуаш булдыгыз», – дигәннәр. Ә татарлар исә: «Милләтегезне саттыгыз», – дип битәрләгәннәр. Ике якка да юл ябылып, әби-бабайлар бик авыр хәлдә калган, дип уйлыйм. Түбәтәйне салырга туры килгән. Чуаш дип язылгач, киемнәрне  дә аларныкына охшатып кияргә мәҗбүр иткәннәрдер инде. Төп милләттән аерып, читләргә көчләп кушу әби-бабайлар өчен бер дә җиңел булмагандыр. «Керәшеннең акылы керәле дә чыгалы» дигән әйтем дә шуннан калгандыр. Бернинди гаепләре булмаса да, аларга кимсетеп караганнар. Югыйсә, безнең бабаларыбыз чукынмаганнар, ә көчләп чукындырылганнар. Боларның икесе – ике нәрсә. Ә телгә килгәндә исә, аерым тел, әлбәттә, юк инде. Кайбер сүзләрне башкача әйтү  ул –диалект кына. Башка милләтләрдә, мәсәлән, русларда да андый аерымлыклар бар. Тел турында сүз чыккач,  шунысын да әйтеп китим. «Керәшен татары» дип атау, минемчә, дөрес түгел. «Татар керәшене» кирәк. Керәшеннең татары юк, ә татарның керәшене бар чөнки. Минемчә, «чукындырылган татарлар» дип атау тагын да дөресрәк булыр иде.

– Хуҗа Хәсән авылын мин үзем дә бик якын күрәм, чөнки аның оныгы Айдар нигез салган авылда туып-үстем. Элек, хәтерлим әле, әби-бабайлар, әти-әниләр, җигелгән атка төялеп: «Бабай каберен зиярәт кылып кайтабыз», – дип чыгып китәләр иде. Редакция биреме белән Кайбыч районына килеп чыкканда, гел кагылып китәргә тырышам. Ул вакытта анда, гәрчә бабалары Хуҗа Хәсәннең авыл кырыендагы каберен карап торсалар да, татар булуларын инкарь итеп, «без керәшеннәр бит» дип горурланып сөйләшәләр иде. Хәзер инде тикшеренүләр үткәрдегез, татар булуыгызны исбатладыгыз. Авыл халкының мөнәсәбәте ничек?

– Әйткәнемчә, каршы чыгучылар булгалады. Әмма архив документларына нигезләнгән тарихка каршы килеп булмый. Музейда бу хакта теләсә нинди белешмә алырга була. Ата-бабалар үткән юлны барлап, тарихи дөреслекне кайтару юлыннан тайпылырга исәбем юк.

– Әңгәмә башында әйтелгән проблемаларны ничек хәл итәргә җыенасыз?

– Бәлки, ишетерләр, дигән теләктә калам.

Вячеслав Данилов Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Республика буенча җаваплы җитәкче вазыйфаларын башкара. СССР һәм Татарстан Республикасы бүләкләренә ия була. Алар арасында СССР Югары Советы Президиумы исеменнән бирелгән «Фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләре бар. «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исемен йөртә. Хезмәттәге казанышлары өчен Татарстан Президенты указы нигезендә Мактау кәгазьләре, орден-медальләр белән бүләкләнә. Бөтендөнья татар конгрессы да аның эшчәнлеген югары бәяли.

vatantat.ru

Просмотров: 623

Комментирование запрещено