Вагыйз Кадыйровның изге эшләре

Кадыров«Самара татарлары» журналының 2022 елда басылып чыккан 1нче санында Фәрит Ширияздановның «Хорошие дела будем помнить всегда» дип аталган мәкаләсендә Вагыйз Кадыйров турында бик матур һәм киң итеп язылган. Аның турында күпме генә язсаң да, аз булыр кебек, минемчә. Мин аның турында үзем күргән, үзем белгәннәрне «Бердәмлек» газетасы аша өстәргә булдым. Журналның — үз укучылары, ә газетаның үз укучылары бит.

Вагыйз бабай гаиләсе Куйбышевка 1966 елда күчеп ки­лә. 1967 елда, хөкүмәт рөхсәт биргәч, мөселманнар мәчет өчен бина эзли башлыйлар. Иршат хәзрәт Сафинның «Самара муллалары» дип аталган китабында алар Полевая һәм Галактионовская урамна­рыннан эзлиләр, дип язылган. Кинәт кенә Малый тупик урамыннан ике катлы өй алалар. Ул өйнең хуҗалары Зарипов (кайбер мәгълүмат буенча Нәфигуллин) Әлфикъ һәм аның тормыш иптәше Маһинур булалар. Маһинурның туган апасы Шәмшурый — Вагыйз бабайның хатыны. Шулай булгач, мин Малый тупиктагы өйне сатып алуда Вагыйз Кадыйровның өлеше булгандыр дигән нәтиҗә ясыйм.

Аллаһы Тәгалә Вагыйз ба­байның күңеленә кайчан салгандыр Самарада Җәмигъ мә­­чете төзү фикерен, белмим. Әм­ма 1989 елның 17 сен­тя­б­рендә Партизанская урамында мәчет нигезенә беренче таш са­лу тантанасын ул бик югары дәрәҗәдә оештырган иде. Ә башкалар аңа иярүчеләр һәм ярдәм итүчеләр иде. Мин моны шиксез беләм. Өлкә, шә­һәр җитәкчеләре, Казаннан, Ульяновскидан һәм башка шә­һәрләрдән дин әһелләре килеп, йөрәкләрне дулкынландырырлык матур чыгышлар ясадылар. Тантананы Куйбышев өлкәсе мөселманнарының региональ җәмгыятенең башкарма органы рәисе Вагыйз Кадыйров ачып җибәрде. Аннан сүзне Вагыйз хәзрәт Яруллин дәвам итте. Казаннан килгән Габделхак Саматовның елый-елый: «Шушы шатлыклы көнгә килеп җиттек», — дип сөйләгәне әле дә исемдә. Гомумән, чыгыш ясаучылар күп булды. СССР Министрлар Советы каршындагы дин эшләре буенча вәкаләтле вәкиле В.И. Власов: «Чиркәүләрне, мәчетләрне торгызу процессы бара», — диде. Ул дөньядагы диннәр турында бик күп белә иде. 2 сәгать  сөйләшеп утырдык. Шәһәр Баш­карма комитеты эшләре ида­рәчесе А.И. Симонов: «Шә­һәр Башкарма комитеты тө­зе­лешне башларга рөхсәт итә һәм бу эштә ярдәм итәчәк», — дип әйтте. Шулай булып чыкты да. Өлкә тынычлыкны яклау комитеты рәисе, медицина университеты ректоры А. Краснов: «Хирург буларак мин, төрле мил­ләт һәм дин кешеләренең каннары да, йөрәкләре дә бертөрле, дип әйтә алам», — дигән иде. Педагогия институты ректоры А. Семашкин: «Бүген трибунада табиб, педагог һәм дин әһеленең янәшә басып торуы мөһим. Әйдәгез, уртак тырышлыгыбызны балаларыбызны физик яктан да, рухи яктан да сәламәт итеп үстерүгә юнәлтик».

Ләкин Партизанская урамында мәчет салу насыйп булмады. Аллаһы Тәгалә: «Эз­ләгез, тагын да матуррак урын бирәм», — дигәндер. Мәчетнең хәзерге урынын андагы урын белән чагыштырып та булмый. Ул шәһәрнең бер читендә, анда транспорт та йөрми. Ә «Шипка» кинотеатры янында салынган мәчетебез шәһәр уртасында, биеклектә, бик матур урында балкып тора. Мәчетне күргән кешеләр аның матурлыгына сокланып туя алмыйлар. Экскурсияләргә чит ил ке­шеләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм башкалар күп­ләп киләләр. Хәзерге вакытта Җәмигъ мәчете Самараның бер затлы урынына әверелде. Шуның өчен мин (Фәрит Шириязданов та шул фикердә) мәчеткә керә торган ишек алдында, архитектор Рәсим Вәл­шин һәм төзүче Вазыйх Мө­хәммәтшин мрамор такталары өстенә «Вагыйз Миншакир улы Кадыйров, бу мәчеткә урын алучы, төзелешне башлап җибәрүче һәм азагына кадәр актив катнашучы», дип язылган  тагын бер мрамор такта куярга тәкъдим итәм. Бәлки безнең фикерне хуплаучылар тагын бардыр. Ул булмаса, мәчет шушы урында, шул вакытта була алмас иде. Мехзавод бистәсендә ничә елдан бирле мәчет салырга тырышып йөрделәр — барып чыкмады. Ә чиркәү төзеп куйдылар! Эшче кыйммәт түгел, башчы кыйммәт, дип юкка әйт­мәгәннәр. Менә шундый заманалар!

Урын алу белән генә эшләр шома бармады, чөнки анда ав­тостоянка иде, машина ху­җа­лары бик каршы төштеләр, ике мәртәбә митинглар үткәрделәр. Мәчет төзүчеләр үз акчаларына һәм үз көчләре белән автостоянканы Московское шоссега таба 300 метрга күчерделәр. Мәчет урынына да, автостоянка урынына да берничә агачны кисәргә кирәк иде. Зеленхоз озак кына рөхсәт бирми торды. Ләкин бу эшләрне Вагыйз абый Кадыйров, төрле кешеләрнең ярдәмен кулланып, һәр кеше белән сөйләшеп, Аллаһы Тә­галә рәхмәте белән уңышлы гына башкарып чыкты. Башка кеше бу кадәр булдыра алмас иде, дип уйлыйм.

Мин аның белән якыннан 1990 ел башында таныштым. Вагыйз абый миңа беренче күрүдә үк бик ошады. Бик ягымлы, бөтен ягы белән кешене үзенә тартып тора, йөзеннән нур сибелә, тавышының ниндидер бер аерым тембры бар иде, кешеләрне юата иде аның тавышы.      

Мәчет салу нияте бе­лән кил­гәнен белгәч, мин аңа: «4 — 5 бабай белән килегез, сезне Шәһәр советы рәисе Константин Титов белән очраштырырмын», — дидем. Ул шулай эшләде дә. Титов аларны бик яхшы каршы алды, чәйләр эчереп, ярдәм итәргә сүз бирде һәм мәчетне төзеп бетергәнче үз сүзендә торды.

Вагыйз Кадыйров Нурлатка күчеп киткәч, анда да мәчет салдырган. Манарага ай куярга кеше таба алмагач, 80 яшендә үзе менеп ярымайны манара очына куйган. Кешеләр үз гомерләрендә бер мәчет тә салдыра алмыйлар, ә ул, Ал­лаһы Тәгалә ярдәме белән, ике зур мәчет төзетүгә иреште. Бу Аллаһы Тәгаләнең тугры колы булуын күрсәтә.

Мәкаләмне язу өчен Вагыйз аганың балалары белән элем­тәгә керергә туры килде. Аларны табуда ярдәм итү­челәргә — Малый тупиктагы мәчеттән үз машинасы белән Вагыйз ага­ның Спасская урамында яшә­гән урынына илтеп куючыга (кызганычка, исемен оныттым), Спасская урамында яшәүче Рафаэльгә, Илнурга, аның абый­сы Хәлилгә, Хәлилнең тор­мыш иптәше Нә­фисәгә зур рәх­мәт­ләремне җиткерәм! Нә­фисә аша Вагыйз абыйның кызы Сания белән элемтәгә чыктык, аннан соң Наҗия һәм Наилә белән таныштык. Кызганычка, кызлары Дания 2016 елда (1948 — 2016) үлеп киткән икән. Улы Вазыйх белән әлегә күрешә алмадым. Насыйп булса, аның белән дә сөйләшеп алырмын. Вагыйз абыйның оныгы Илдар белән дә таныштым. Барысы да бик әйбәт кешеләр.

ФундаментКадыров

Әсфәндияр ВӘЛИТОВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 631

Комментирование запрещено