“Безнең кавем” Халыкара татар мәдәнияте үзәкләре фестивале узды

Q2SOR10Cswio0LDTd62TX6_0Ke_DFCeLs5nhff9J9iWYN6S2rJ304DBADpr1-lZTuDtTbYVEeAKNi20ZmjCC25_n

Камышлы районы Татар Байтуганы авылында «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзовка музей ачу өчен күп тырышлык куйган шәхес Нурания Минсәхи кызы АБЗАЛОВА “Безнең кавем” III Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең 1 дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде.

17 ноябрьдә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Безнең кавем” III Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестивале узды. Шулай ук бирәдә “Безнең кавем” дигән күргәзмәдә эшләде.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә уздырыла торган барлык чаралар да Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан оештырыла. Быел Россия кооперация университетының 110 еллыгы, Татарстан Республикасында кооператив белемнең 70 еллыгы да.

Чара Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Дәүләт Советының ”Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырыла.

Жюри 4 номинация буенча килгән эшләрне видеоларны һәм язмаларны карап, җиңүчеләрне билгеләде. Фестивальгә 100 гә якын эш килде. Бүген 80 авторга дипломнар тапшырылды. Эшләр Төркиядән, Таллин шәһәреннән, Россия төбәкләреннән – Башкорстан, Оренбург,Самара өлкәләре, Пермь крае, Барда районы, Новокузнецк, Нефтеюганск шәһәрләреннән, Татарстан районнары һәм Казан каласыннан килде. Фестивальгә үз эшләрен Җирле мөхтәриятләр, Татар мәдәнияте үзәкләре, музейлар, мәктәп-мәдрәсәләр, балалар бакчалары, китапханәләр, мәдәният йортлары, ансамбльләр, массакүләм мәгълүмат чаралары җибәргән иде. Фестиваль төрле буын вәкилләрен, төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Сабыйлар, укучылар, студентлар, кооператорлар, эшкуарлар, төрле өлкә кешеләре катнашты.

Безнең максат – татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли ашларыбызны, үрнәк булырдай сыйфатларыбызны саплап, аларны түкми-чәчми яшь буынга тапшыру.Әлбәттә, бу юнәлештә Татар мәдәнияте үзәкләре әйтеп бетергесез роль уйный. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге тәҗрибә уртаклашырдай мәйдан булып тора.

Татар мәдәнияте үзәкләре Милләт кодын саклый, дияр идем.

Онлайн элемтәдә булган Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының ”Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева үз чыгышында фестивальдә катнашу ул–үз телебезгә хөрмәт, үз җирлегебездә яшәгән шәхесләрнең фикерләрен ишетү,өйрәнү, аңлау, гореф-гадәтебезне, милли ашларыбызны саклап калу теләге бар, дигәнне аңлата, диде.

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Райхана Баһавиева, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова, шагыйрә Фәвзия Солтан, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты Башкарма директоры Айгөл Мөхәммәдиева, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова үз чыгышларында фестивальнең әһәмиятенә тукталды. Оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Жюри эшендә катнашкан «Нәсыйхәт» тапшыруын озак еллар алып баручысы һәм редакторы булган, танылган журналист Ләйсирә Фазлыева, Казан дәүләт аграр университы китапханә мөдире Илнур Хәмзә улы Гайфуллин үз тәҗрибәләреннән чыгып киңәшләрен бирде.

Төркиядән Онлайн элемтәдә булган, ел саен фестивальдә актив катнашучы Айзирәк Гәрәева – Акчура сәламнәрен юллады. Пермь крае Барда районыың Күчтәнти авылы мәктәбеннән Әлфия Таразова фолъклорчы галим Рәшит Ягъфәровның шәхси әйберләрен, Барда халкының кабатланмас түбәтәйләрен алып килгән иде. Алар белән бергә Рәшит әфәнденең хатыны Тәкъминә ханым да фестивальне карады.

Балтач районы Сәрдек авыл клубыннан Райхана Низамова җитәкчелегендәге “Өлге” фольклор төркеме театральләштерелгән тамашалары белән һәркемнең күңелен җәлеп итте.

Мамадыш районыннан, төбәкне өйрәнүче Рәйсә Муллахмәтова,Чистай авыл хуҗалыгы техникумыннан, тарих фәннәре кандидаты Әлфия Хәкимова, Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясеннән, Татарстанның атказанган укытучысы Энҗе Харисова Мулланур Вахитовның шәхси әйберләрен алып килеп, бар катнашучыны шаккатырды. Бәһаләп бетергесез хезмәтләр башкарганнар. Үзләре эзләнү эшләре алып баралар икән.

Тәбән Кама районы Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия дә уникаль экспонатлар белән килде. Сарман районы, шул ук районның Җәлил бистәсеннән татар халык ашларын тәкъдим итте. Казан шәһәренең 4 нче татар гимназиясе Рушания Зәйнуллина фестивальгә, әбисе пешерә торган рецептан Икмәк пешереп килгән иде. Йон эрләү җайланмасында йонда эрләп күрсәтте. Казанның 15 нче мәктәбе Г. Тукайның шәхси әйберләрен күрсәтте. Иң зур 15 кешелек делегация Әлки районыннан килгән иде. Әлки районы Салман авылы мәдәният йорты, “Салман йолдызлары” ансамбле, җитәкчеләре Сиринә Задаева Әлки районында пешерелә торган ризыклар, галиҗәнәп китаплар, шулай ук үз куллары белән иҗат ителгән курчаклар күргәзмәсе эшләде.

Казанның А.Алиш исемендәге гимназиясе, Казанның 19, 199 нчы балалар бакчалары да актив катнашты.

Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән күргәзмәдә катнашучыларга Галиҗәнәп китаплар бүләк ителде.

Q2SOR10Cswio0LDTd62TX6_0Ke_DFCeLs5nhff9J9iWYN6S2rJ304DBADpr1-lZTuDtTbYVEeAKNi20ZmjCC25_n

Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева, А.Алиш исемендәге гимназия укучысы, конкурслар лауреаты Артур Хәйруллин халкыбыз әсәрләрен яңгыратты. Барыбыз бергә Г. Тукайның “Туган тел” җырын башкарып фестивальне төгәлләдек. Фестивальгә килгән язмалар “Безнең кавем” китабына кертеләчәк.

Флюра Абдуллина,
Казан кооператив институтының
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

tatar-congress.org

Просмотров: 576

Комментирование запрещено