Аларның физик кына түгел, рухи яктан да шундый көчле булуларына исем китте. Үзләреннән гәүдәләре дә, яшьләре дә зуррак булган кызлардан куркып калмадылар, соңгы минутларга, секундларга кадәр җиңәргә тырыштылар.
Моңа кадәр малайларыбыз Мамаюсупов Далиер, Шәфигуллин Денис, Щербаков Тимур, Вакин Даниил көче футбол уены буенча 3 урын алып кайтканнар иде. Үзем дә укучыларга үрнәк булырга тырышам. Мәсәлән, күптән түгел ГТО фестиваленнән 2 урын алып кайта алдым.
Спортта җиңү — ул бит көндәшләреңне генә түгел, тормышта булачак авырлыкларны да, үзеңнең ялкаулыгыңны да җиңү дигән сүз. Аннары бит әле: «Хәрәкәттә — бәрәкәт», — дип бушка гына әйтмиләр. Кан йөреше көчәя, бөтен күзәнәкләргә кислород күбрәк килә, шулай ук баш миенә дә, укырга да ярдәм итә. Әйдәгез әле, барыбыз да шуны аңлыйк та, булдыралган кадәр спорт һәм физкультура белән шөгыльләник.
Просмотров: 667
Поздравляю! Чемпионами станут лучшие -здоровыми будут все!