Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Азат Камил улы Надиров
5 январьда зур юбилеен бәйрәм итә
Самар татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торучы, утыз елдан артык үз милләтенә җанын-тәнен биреп хезмәт итүче аксакалыбыз, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең ветераны Камил угылы Азат Надиров – зур хөрмәткә лаеклы шәхесләрнең берсе. Аның милли җанлылыгына хәйран калырсың. Милләтпәрвәр, ватанпәрвәр сүзләре Азат абыйның калебенә бигрәкләр дә туры килә! Үз халкын, ана телен ихластан сөюче, алар белән үз гомеренә горурланып яшәүче кеше ул.
Милли хәрәкәттә татарның иминлеге хакына башкарган хезмәтләре бихисап, керткән өлеше зурдан аның. “Яктылык” мәктәбен төзегәндә, анда укырга балаларны туплаганда да Азат Надиров тырышты гына түгел, бөтен көчен куеп, җан фәрман эшләде.
Азат абый 90 яшен тутырды. Аның турында: “Ул гел сафта”, — дип әйтергә була. Чөнки милләттәшебез гомере буе — яшь чагыннан алып, бүгенге көнгәчә актив тормыш рәвеше алып бара.
Азат әфәнде – иҗади шәхес. Җыр-моңга, рәсем сәнгатенә сәләтне Аллаһы Тәгалә аңарга күпләп биргән. Төгәл фәннәр белгече булса да, аның күңелен иҗат биләп алган. Ә инде рәсем ясау Азат Надиров өчен аерым бер мөһим урын алып тора.
Язмам герое Камышлы авылының гүзәл табигате куенында үскән. Тугыз баланың җиденчесе була ул. Дүрт бертуганы кечкенә чакта дифтерия чиреннән үлеп китә.
Малайның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әнисе, аннары фронттан кайткан әтисе белән бергә кышка җитәрлек утын, печән, бәрәңге әзерли ул.
Мәктәптә бергә укучы иптәшләре белән колхозда да эшли. Алар бәрәңге казыйлар, көнбагыш башларын кисәләр.
“Сыерны җигеп, әнкәй белән колхоз ындырына салам ташый идек. Өч япьле озын агач сәнәк белән эскерт башындагы бер карт кешегә салам биреп торырга бик ошый иде миңа. Комбайнчы ярдәмчесе, кыр станына су, утын ташучы булып эшләгәндә кырларыбызда иңләп йөрү миңа бик кызык иде.
Кышкы көннәрдә, мәктәпне җылытыр өчен, Мәмерҗә урманыннан, трактор чанасына төяп, утынлыкка юка бүрәнәләр алып кайта идек.
Бигрәк тә балта белән агачларны мичкә сыярлык итеп кисәргә, печән чабарга бик ярата идем мин.
“Все – для Победы. Хлеб – фронту” дип язылган плакатлы йөкләрне Кләүле станциясенә озата идек.
Кара тәлинкә-радиодан фронт хәбәрләре, классик музыка, рус һәм татар халык җырлары көч, җиңүгә ышаныч бирәләр иде.
Без урманда, кырда чакта йорттагы эшләрне, кечкенә Венера, Рима сеңелләребезне, Мөкәррәмә апабызның Флюра кызын миннән ике яшькә олырак Лалә апам карый иде”, — дип исенә төшерә балачак елларын Азат әфәнде.
Мәктәптән соң егет Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында, аэродинамика бүлегендә белем ала. Аннан берничә ел “Туполев” конструктор бюросының филиалында инженер-аэродинамик булып эшли. Хатыны Чәчәк белән дә ул шушы шәһәрдә гаилә корып җибәрә. Аннары оста белгечне әлеге бюроның Куйбышевтагы филиалына чакыралар. Һәм пенсиягә чыкканчы ул биредә үз белгечлеге буенча хезмәт итә.
“Эшем төгәл фән белән бәйле булса да, анда миңа иҗатка урын бар иде. Шуңа күрә дә хезмәтемне яратып башкардым. Берничә төпле, нигезле рациональ тәкъдимемнең гамәлгә кертелүе дә минем өчен бик зур шатлык булды”, — ди милләттәшебез.
- Азат абый, озак яшәвегезнең серен чишмәссезме икән? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.
- Беренчедән, безнең нәселдә 90 яшьтән узган туганнарыбыз бар иде. Димәк, бу генетикадан килә.
Аннары мин балачактан эштә чыныгып үстем.
Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Гомерем буе физик культура белән шөгыльләндем – чаңгыда шудым, велосипедта йөрдем, йөгердем. Бер төркем чаңгычылардан үрнәк алып, язгы шәһәрдә, урманда юеш кардан шуып, ерганакларны чаңгым белән ерып чыгып, шулай рәхәтләнеп йөри идем.
Яшь чагымда хәтта велосипедта Казаннан Камышлыга кадәр кайтканым бар.
Хәзер дә көн саен иртән ярты сәгать зарядка ясыйм, кичен йокларга ятар алдыннан урамда бераз йөреп керәм. Инде бик күп еллар атнасына бер мунчага бармыйча калмыйм.
Эчмәдем, беркайчан да авызыма тәмәке капмадым. Аракы кешелекнең иң явыз, иң мәкерле дошманы икәнен бик яхшы беләм. Бихисап фаҗигалар, бәхетсезлек, чирләр китерүче ул.
Сабыр булуым да озак яшәүгә сәбәп, дип уйлыйм. Берәр кешедән андый-мондый сүз ишетсәм, кире мөнәсәбәт сизсәм, моңа каршы күтәрелеп бәрелмәдем, үземне тыныч тоттым, түземлек күрсәттем.
“Ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын”, — дигән мәкаль бар бит. Хәләл җефетемнең яхшы булуы да, һичшиксез, 90 яшемә җитүемә ярдәм итте. Үз гомеренә миңа хөрмәт күрсәтеп, булышып, кайгыртып, шатлыкларны да, авырлыкларны да уртаклашып яши ул. Беркайчан да мине кимсетмәде, рәнҗетмәде. Без өйдәге эшләрне дә, бакчада да барысын да гел бергә башкардык. Бу – синең эш, бу – минем эш, дип бүлешеп тормадык.
Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Монысы да роль уйнагандыр, дип саныйм. Чөнки андыйлар белән аралашсаң, уңай энергия аласың, бозыклыктан ерак торасың.
- Чәчәк апа белән ничек таныштыгыз?
- Ул – Татарстан кызы. Казанда медицина институтында укый иде. Ә мин ул вакытта эшли идем инде. Бервакыт без иптәш егетләр белән алар яшәгән тулай торакка тансыга бардык. Шундагы бик күп кызлар арасында мин шунда ук аңа игътибар иттем. Аңардан да сөйкемлерәк, матурраклар бармы-юкмы — бу мине инде кызыксындырмады. Аның тышкы кыяфәте генә түгел, ә эчке дөньясы да матур булуын сизеп алдым мин. Аңардан ниндидер җылылык, яктылык бөрки иде. Ул мине шунда ук үзенә җәлеп итте. Бер өч-дүрт ай гына дуслашып йөрдек тә өйләнештек.
Чәчәк 40 ел терапевт булып эшләде. Ул бөтен яктан җаваплы – хезмәтендә дә, гаиләдә дә. Өебездә һәрвакыт тәртип хөкем сөрде.
Минем рәсем ясавыма, милли хәрәкәт эшләре белән чабуыма беркайчан да каршы төшмәде хатыным. Киресенчә, мине хуплап, ярдәм кулын сузып яшәде. Бертуктаусыз Мәскәүгә командировкаларга йөрүемә дә түзде. Мин Чәчәккә барысы өчен дә бик рәхмәтлемен.
- Рәсем сәнгатенә ничә яшегездә чумдыгыз?
- Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым мин. Шулай бервакыт әнием миңа чабып барган ат рәсемен ясап биргән иде. Ул атның хәрәкәтен шулкадәр дөрес итеп чагылдырды ки, шуңа ничек сокланганымны әле дә хәтерлим.
Әнкәй белән кырга, урманга эшләргә баргач, табигать белән хозурлана идем. Шушы матурлык мәңгелеккә күңелем түренә кереп калды.
Биш–алты яшемдә әти-әни белән урманга баргач, шунда ап-ак чәчәкле баланга карап соклануым әле дә күз алдымда тора.
Нәкъ табигатьнең гүзәллеге мине рәссам булырга этәргәндер, дип уйлыйм.
Мәктәп китапханәсенә “Пионер” дип аталган журнал яздырып алалар иде. Шуннан Левитан һәм башка танылган рәссамнарның репродукцияләреннән күземне ала алмый идем.
Мәктәпне тәмамлагач, рәссам һөнәрен үзләштерергә хыялландым. Әмма төрле сәбәпләр аркасында бу теләгем чынга ашырылмыйча калды.
Казанда яшәгәндә дә, Самарда да гел музейларга йөрдем мин. Бөек рәссамнарыбызның картиналарына сәгатьләп карап тора ала идем. Мин шунда укыдым, дисәм дә ярый.
Шулай әкрен генә барысына да үзлегемнән өйрәндем. Ихлас теләгем, зур тырышлыгым, нечкә күңелем һәм җанымның гүзәллекә омтылуы кешеләр сокланырлык рәсемнәр ясау мөмкинлеген бирә, Аллаһыга шөкер.
Нинди генә ел фасылы булмасын, паркларга, урманнарга, аланнарга, кырларга чыгып, этюдлар ясыйм. Табигать үзе мине иҗат итәргә өйрәтә диярсең. Үзеннән-үзе матур-матур күренешләр килеп чыга.
Туган ягым Камышлының куе урманнары, изге чишмәләре, киң кырлары, сихри таулары мине аеруча илһамландыра иде. Газиз авылыма булган чиксез мәхәббәтемне рәсемнәремдә чагылдырырга тырыштым.
Рәсем сәнгатенең минем өчен никадәр әһәмиятле булуын сүз белән генә әйтеп, аңлатып бирә алмыйм. Ул тормышыма ямь-тәм өсти, матурлыкка омтылган күңелемнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә, хис-тойгыларымны баета.
- Тормышта кемнәрдән үрнәк алдыгыз?
- Минем өчен иң беренче үрнәк әти-әнием булды.
Әткәй аз сүзле, сабыр, эшчән кеше иде. Башкалар белән мөнәсәбәтләре гел яхшы булды, беркайчан да берсе белән дә ачуланышмады ул. Үз гомеренә укытучы булып эшләде.
Әнкәем Фатыйма бик тырыш, тыныч холыклы, түземле, күркәм холыклы хатын иде. Балачактан нужа күреп, авыр эш эшләп үскән ул. Гыйлем алмаган булса да, белемле, китаплар, гәҗитәләр күп укый, татар радиосын гел тыңлый иде.
Әти-әнием матур тормыш алып бардылар. Үзара бер дә кычкырышмадылар алар. Тыныч кына сөйләшерләр иде. Безгә, балаларына, күркәм үрнәк күрсәтеп гомер иттеләр.
Иптәшләрем арасында да сокланырлык шәхесләр булды. Казанда университетта белем алганда тулай торакта Нур исемле бер малай белән яшәдек. Ул матур итеп сөйли, җырлый, шаян иде, яхшы укыды. Тормышны бик яратты.
Икетуганым Рәшит Каюмовның да сагынып искә алырлык сыйфатлары күп. Ул гармунда татар көйләрен шулкадәр оста уйный иде ки, исләрең китәр! Киевта яшәп, андагы татарлар оештырган Сабан туйларында, концертларда чыгышлар ясады. Бик кызыксынучан, актив, позитив булды.
Милли хәрәкәттә Шамил Баһаутдин халкыбызга бик нык йогынты ясады. Бәйрәмнәребезне алып барганда аның, матур итеп әдәби телдә сөйләшеп, тамашачылар белән диалог урнаштыра белүе, халыкта гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә кызыксыну уята алуы мине гел сокландырды. Ул балаларына да, оныкларына да татар рухын керткән, үзләрен чын татар итеп тәрбияләгән.
Шулай ук “Туган тел” җәмгыятендә күп еллар хезмәт иткән дустым Әхмәт Нәфигинны да әйтеп үтмичә һич кенә дә булдыра алмыйм. Алар хатыны Дания белән, ике күгәрчендәй, милли хәрәкәттә шундый зур тырышлык куйдылар. Кеше күзенә күренми торган оештыру, хуҗалык эшләрен зур җаваплылык белән башкардылар. Әхмәт бигрәк тә йомшак күңелле иде инде. Берсенә бер тупас сүз дә әйткәне булмады аның.
Мәгариф Раянов, эше буенча Байконурга берничә елга яшәргә киткәч, анда татар-башкорт милли хәрәкәтен оештырып, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү буенча зур-зур эшләр башкарды.
Милли хәрәкәттәге җитәкчеләрне дә үрнәккә китермичә мөмкин түгел, әлбәттә. Вазыйх Мөхәммәтшин “Туган тел” оешмасы уздырган беренче чаралардан башлап ярдәм итте, “Яктылык” мәктәбен һәм Җәмигъ мәчетен төзегәндә күп эшләр аның җилкәсендә булды.
Шулай ук Равил Яһудин, Җәмил Вәлиуллин, Илгиз Колючев, Әнвәр Бульхин, Минәхмәт Хәлиуллов — татар халкы өчен бихисап игелекле гамәлләр башкарган абруйлы шәхесләр.
Бүгенге әйдаманнарыбыз — Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горланов, Фәхретдин Канюкаев, Гомәр Батршин шулай ук, бар көчләрен куеп, шәхси малларын жәлләмичә, тырыш хезмәт куялар.
Барысы да соклануга, мактауга һәм олуг рәхмәт сүзләренә лаек.
- Сезгә шулкадәр милли җанлылык кайдан килгән икән?
- Татар булып тууым, татар авылында үсүем – ул үзеннән-үзе, әлбәттә.
Сугыш вакытында мин кара тәлинкә-радиодан, фронт хәбәрләре белән бергә, Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова һәм башка җырчыларның татар халык җырларын тыңлап үстем. Шушы җырлар, бигрәк тә Рәшит Ваһаповның “Эскадрон”ы, Гөлсем Сөләйманованың “Салкын чишмә”се күңелемә кереп калып, мине мәңгелек татар иттеләр дә инде.
Шуңа күрә хәзер дә балалар тирән мәгънәле татар халык җырларын тыңлап үсәргә тиешләр, дигән фикердә мин. Заманча такмаклар дискотека, күңел ачар өчен ярый ул, ә нарасыйларга милләтебезгә карата мәхәббәт орлыкларын нәкъ менә эчтәлекле халык җырлары гына сала ала.
- Бүгенге милли хәрәкәт элеккегедән аерыламы?
- Ул елларда, хәзерге кебек, Казан телевидениесе күрсәтмәде, татар концертлары бик сирәк булгалады. Халыкның күңеле татар мохитына шулкадәр сусаган иде. Теләкләре дә, кызыксынулары да булды. Шуңа күрә милли бәйрәмнәребезне оештыра башлагач, кешеләр, язгы ташкындай, ургылды. Бер-берсе белән очрашалар, аралашалар, рәхәтләнеп татар моңнарын тыңлыйлар, бииләр, җырлыйлар, чын күңелдән шатланалар.
1988 елда Фаик Фарукшин, мин, Әхмәт Нәфигин, Шамил Әхмәров, Рәшит Абдуллов, Шамил Галимов, Шамил Баһаутдин һәм башкалар “Туган тел” оешмасын булдырдык һәм халкыбыз өчен Сабан туйларын, башка чараларны үткәрә башладык.
Бу эшләрдә Фәрхәт Мәхмүтов һәм ул җитәкләгән яшьләр төркеме, Хәбил Бикташев, Наил һәм Хәйдәр Гәрәевләр, Әсфәндияр Вәлитов, Илшат Бикташев, Марат Гибадуллин, Шәүкәт Хәйбуллов, Фәһимә Рәҗәпова, Ринат Шәрифуллин, Рәфыйк Шәфигуллин, Салих Вәлиәхмәтов, Риф Нәҗмиев, Наилә Сабирҗанова, Раилә Сафина һәм башкалар зур хезмәт куйдылар.
Разия Әюпова, Сания Каюмова, Шамил Хисаметдинов, Вазыйх Сәйфетдинов, Рәшит Салахов һәм башкалар матди ярдәм күрсәттеләр.
Бүгенге көндә Казан телевидениесе күрсәтеп тора, татар чаралары зурлап уздырыла. Барысы да җитәрлек, мөмкинлекләр күп. Әмма, кызганыч ки, никтер халыкның активлыгы да, кызыксынуы да сүрелде. Милли хәрәкәттә катнашырга теләүчеләр дә алай күп түгел. Һаман шул бер кешеләр хезмәт куя.
Балалары, оныклары татарча бик әз белүләре белән уңайсызланып, оялып, хурланып яшәмәсеннәр, рус канатлары кебек, татар канатлары да көчле булсын өчен, әти-әниләр, илебезнең кануннарына таянып, Хәридә Дашкина кебекләрдән үрнәк алып, мәктәпләрдә татар теле, әдәбияты дәресләрен булдыра алалар. Халыкларның телләрен өйрәнергә, сакларга мөмкинлекләр булдыруга Конституция гарантияләр бирә. Ләкин әти-әниләр тырышса гына, бу тормышка ашырылачак.
- Азат абый, 90 яшь – бик тә озын гомер бит ул. Тормыш юлыгызны ничек тасвирлар идегез? Сез бәхетле кешеләр исемлегендәме?
- Һәрбер кеше тормышында авырлыклар да, үкенечле вакытлар да, хаталар да була инде ул. Минем дә алар бар иде, әлбәттә. Әмма, ничек кенә булмасын, дөньяда яшәүләре шулкадәр рәхәт! Әткәй-әнкәйгә рәхмәт, дөньяга тудырдылар, лаеклы тәрбия бирделәр.
Иң беренче бәхетем – ул минем гаиләм. Утны-суны бергә кичкән хатыным Чәчәк, безнең терәгебез, таянычыбыз булган акыллы, тәүфыйклы кызларыбыз Галия, Гөлназ, үзебезне өзелеп яратучы оныкларыбыз.
Гомер буе туганнарыбыз белән аралашып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек. Бүгенге көндә без өч бөртек, өч бертуган калдык. Сеңелләрем Венера, Рима Казанда яшиләр.
Алда әйтеп үткәнемчә, укыганда да, эшләгәндә дә, милли хәрәкәттә дә үрнәк алырлык дусларым булды. Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады.
“Туполев” бюросында бергә хезмәт иткән тырыш иптәшләрем — татарлар, урыслар һәм башка төрле милләт вәкилләре – бердәм булып эшләдек һәм үзара бернинди дә каршылык булмады, бер-беребез белән бик дус идек. Уртак эш, уртак максат берләштерә бит ул.
Гаилә, шәхси эшләрем булса да, газиз милләтем хакына тырышырга вакыт та таптым, көчемне дә кызганмадым.
Шундый матур җир шарында, җылы кояш астында яшәү – үзе үк бәхет ул.
Горур, моңлы, гүзәл телле, тырыш, батыр халкым булуы – шул да бәхет.
90 яшемә исәнлек белән җитеп, кешеләргә тормышның, бер-берегезнең кадерен белегез, бер-берегезне хөрмәт итегез, балаларыгызга яхшылык кылыгыз, күркәмлеккә генә омтылыгыз, яман гамәлләрдән ерак торыгыз, дип әйтә алгач, ничек инде мин бәхетле булмыйм ди?!
Миләүшә ГАЗИМОВА.
(“Сәлам” гәҗитәсе).
Просмотров: 1262
Азат абый! Олы хөрмәткә лаек кеше Сез! Юбилеегыз белән котлыйм! Гомер юлыгыз, иҗатыгыз сокланырлык һәм сокландырырлык!!!!Ходай Сезгә исәнлек бирсен.
Азат абый Юбилей бэйрэме белэн тэбрик итэбеэ Сезгэ исэнлек именлек телибез Ссз узегез Бер Бэйрэм Батенжэмгыяткэ узегезнен булуыгыз белэн бэйрэм ясыймыз Сезгэ хаерле гомер телибез Ижаткешелэре Йоз елда аннан артыгыда аздыр диеп уйлыйм Исэнлек Сезгэ
Азат Камилевич! С Юбилеем! Живите долго, здоровья вам, вы, Человек, достойный большого уважения!