Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Җәмигъ мәчете имам-мөхтәсибе Ислам Минсалих улы ГОМӘРОВка — 50 яшь!

IMG_1027-975x1024Хөрмәтле Ислам хәзрәт!

Сезне чын күңелемнән юбилеегыз белән котлыйм! 

Сез Тольяттида яшәүче дин кардәшләребезгә, милләттәшләребезгә армый-талмый хезмәтегезне багышлыйсыз. Эшегезне югары бәялибез.

Якты ният белән кыласы гамәлләрегез алга таба да күп, исәнлегегез ныклы, җаныгыз тыныч, күңелегез шат, гаиләгез имин булсын!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте  президенты.

Татар милли хәрәкәтенең активисты, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВка — 90 яшь!

imageХөрмәтле Азат әфәнде!

Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз.

Сез гомерегез буена Туполев исемендәге конструкторлар бюросында инженер-конструктор булып эшләп, зур хөрмәт казандыгыз. Тырышлык, тәртиплелек, күпкырлы сәләтегездән тыш, сез — татар милли хәрәкәтенең пионеры, милли җанлы кеше, халкыбыз өчен янып-көеп яшәүче ир. Самар татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак татар халкының ихтирамына лаек булды.

3f33d5372004Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен! Киләчәктә дә шундый җитез, дәртле, актив булып калыгыз.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

P1050864

IMG-20230105-WA0014

Главному консультанту управления связи и коммуникаций департамента информационных технологий и связи Самарской области Алсу Хасыбулловне САБИРОВОЙ

3253084Уважаемая Алсу Хасыбулловна! 

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения. Желаю Вам  неизменного оптимизма, неиссякаемой веры в себя, терпения, сил и здоровья для претворения в жизнь планов и стремлений.

С уважением 
президент СОТО «Туган тел»,
председатель правления
НКО «Ассоциация содействия татарским
Предпринимателям Самарской области»
И.Г.ШАКУРОВ.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Фәһимә Валентин кызы РӘҖӘПОВАга!

OLYMPUS DIGITAL CAMERAСезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытып торсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Бердәмлек» газетасы фотохәбәрчесе Хәмзә Әнвәр улы МОРТАЗИНга!

DSC_1-3157-300x244Сезне туган көнегез белән  котлап, исәнлек, иминлек, кайгы-хәсрәтсез тор­мыш телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Язмыш Сезгә бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетегез мул, саф, самими булсын!

246b52137fd4И.Г.Шәкүров, 
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Хамиту Муталлябовичу АЮПОВУ!

017Уважаемый Хамит Муталлябович!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения.

Позвольте выразить наше восхищение и уважение Вам, как талантливому и отзывчивому человеку, полному энергии и работоспособности.

Желаем Вам, уважаемый Хамит Муталлябович, доброго здоровья на долгие годы, счастья, благополучия в Ваших делах и добрых начинаниях!

С уважением 
президент СОТО «Туган тел»,
председатель правления
НКО «Ассоциация содействия татарским
предпринимателям Самарской области»
И.Г.ШАКУРОВ.

 

Рөстәм Зиннәтулла улы ГАРИФУЛЛИНга!

image-138Кадерле сыйныфташым! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларың гамәлгә ашсын, һәр эшеңдә уңышлар юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Иң матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.