В РИИ представят первую монографию об истории функционирования ислама в России со времен проникновения до наших дней / РИИда Россиядә исламның үтеп кергәннән алып безнең көннәргә кадәр чорны колачлаган тарихы турында беренче монография тәкъдим ителәчәк

IMG_917312 января 2023 года в Российском исламском институте состоится презентация уникального издания – книги «История ислама в России». Издание было анонсировано в рамках мероприятий 1100-летия принятия ислама народами Волжской Булгарии и вышло в свет при поддержке Министерства культуры Республики Татарстан, Фонда поддержки исламской культуры, науки и образования.

«История ислама в России» — первая коллективная монография, в которой на высоком научном уровне  предпринимается попытка разностороннего анализа вклада мусульманских народов России в развитие исламской цивилизации через системное изложение всех этапов развития ислама в стране, становления и функционирования основных институтов мусульманского сообщества, путем анализа процессов духовного обновления и интеллектуального развития российской мусульманской уммы, а также основных тенденций возрождения ислама в современных условиях.

Книга подготовлена на русском, английском и арабском языках в стенах Российского исламского института ведущими российскими специалистами в области истории ислама с привлечением широкого круга источников и литературы.

Спикерами презентации книги «История ислама в России» станут:

Рафик хазрат Мухаметшин — ректор РИИ и КИУ, заместитель муфтия РТ по вопросам образования, доктор политических наук, профессор.

Саид хазрат Шагавиев — заведующий кафедрой религиозных дисциплин КИУ, кандидат исторических наук.

Время и место проведения: 12 января 2023 года в 11:00 часов, Российский исламский институт (г. Казань, ул. Газовая, д.19, 3 этаж, 320 кабинет).

Аккредитация СМИ по телефону: +79274166010 (Тазиев Ильдар Гарипзянович), e-mail.: press-slujbariu@mail.ru.

dumrt.ru

***

2023нче елның 12нче гыйнварында Россия ислам институтында уникаль басма – “Россиядә ислам тарихы” китабы тәкъдим ителәчәк. Ул Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән дөнья күрде.

“Россиядә ислам тарихы” – беренче коллектив монография, анда югары фәнни дәрәҗәдә Россия мөселман халыкларының ислам цивилизациясен үстерүгә керткән өлешен илебездә ислам үсешенең барлык этапларын системалы рәвештә бәян итү аша төрле яклап анализлау омтылышы тормышка ашырыла. Китапта мөселман берләшмәләренең  барлыкка килүе һәм эшчәнлеге, Россия мөселман өммәтенең рухи яңарыш барышын һәм интеллектуаль үсешен анализлау юлы белән хәзерге шартларда ислам дине күтәрелешенең төп тенденцияләре яктыртыла.

Китап Россия ислам институтында рус, инглиз һәм гарәп телләрендә әзерләнгән. Аны язуда күпләгән чыганак һәм әдәбият файдаланылган, ислам тарихы өлкәсендә әйдәп баручы Россия белгечләре җәлеп ителгән.

“Россиядә ислам тарихы” китабын тәкъдим итүдә спикер буларак катнашалар:
Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин – РИИ һәм КИУ ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, профессор;
Сәид хәзрәт Шәһабиев – КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты. 

Үткәрү урыны һәм вакыты: 2023нче елның 12нче гыйнварында сәг. 11.00-дә Россия ислам институты бинасында (Казан шәһ., Газовая ур., 19нчы йорт, 3нче кат, 320нче бүлмә). 
Массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү телефоны: +79274166010 (Таҗиев Илдар Гарифҗан улы), e-mail.: press-slujbariu@mail.ru.

dumrt.ru

Просмотров: 556

Комментирование запрещено