Самарада яшәүче шагыйрә Наилә Хөсәенова: Кешене хурлап, аны начарлыктан аралап булмый

1c4d05fbf21b2e741f7b58143b05135eУльяновск татарларының «Өмет» газетасында Шамил Баһаутдинның «Наилә Хөсәенова: Шигырь язучы хатын белән яшәве авыррактыр» дигән әңгәмәсе чыкты.

Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылында туып үскән, хәзер Самара шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә, берничә китап авторы Наилә Хөсәенова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Ничә яшегездә шигырь яза башладыгыз? Алар ни турында иде?

Шигырьләрне мин мәктәп елларында яза башладым. Беренче иҗат җимешләрем табигать турында булды. Аларны «Күмәк көч» район газетасында бастырып чыгардылар. Язылмаган шигырьләрем нәни балачагымда калганнар. Ул вакытта яза белми идем. Әле дә хәтеремдә – урман, болыннарда йөргәндә һәр чәчәк, үлән, бөҗәкләр белән сөйләшә идем, ниндидер җырлар да җырлый идем үзләренә. Әнием һәм әбием белән урманга печән, утын җыярга йөрдем. Аңлап, төшенеп шигырь язарга 40 яшьләремдә тотындым. Шул вакытта беренче шигырьләрем туган авылым, әнием, әбием турында булды.

Бу мавыгуыгызны тирә-юнегездәгеләр ничек кабул иттеләр? Елмайдылар? Көлделәр? Көнләштеләр? Куандылар?

Минем каршымда гел шатландылар. Көнләшүчеләре дә булгандыр инде. Газеталарда чыккан һәрбер шигырем өчен рәхмәт әйтәләр. Ә инде ике китап чыгарып, аларны авыл халкына сәдака итеп тараткач, миңа карата ихтирамның тагын да артуын тоям.

Шигырь язарга аталап утырасызмы, әллә илһам чишмәсе көтмәгәндә ачыламы?

Юк, шигырь язарга аталап утырмыйм. Төнлә дә, көндез дә, машинада барганда да илһам чишмәсе мөлдерәп агарга мөмкин. Аталап утырганым бар. Анысы инде туйларга, юбилейларга, бәйрәмнәргә заказ биреп, язарга сорасалар.

Усал кеше шигырь яза аламы?

Усал кеше шигырь яза алмый дип уйлыйм. Күңелендә чишмә аккан, күбәләкләр очкан шәхес кенә яза ала. Усаллык белән нәрсә язарга мөмкин… Матур сүзләр дә усал вакытта чыкмый.

Күңелегез җәберләнгәндә шигырь язып буламы?

Әйе, була. Шигырь язып, җаныңны җәберләгән кеше белән сөйләшкән күк буласың.

Сезнең шагыйрә булганыгызга кемнәр сөенеп яшәде һәм яши?

Иң беренче чиратта, үзем. Миңа бу, җирне гизеп, күккә күтәрелергә ярдәм итә. Хәләл җефетем дә, балалар, туганнар да булышып, шатланып яшиләр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Шигырьдә хикмәт бар», — дип әйткән. Димәк, ул поэзияне аңлаган. Бу турыда фикерегез?

Пәйгамбәребез әйткән сүзләргә ышанам. Вәгазь дә, мөнәҗәт тә, динебез, телебез турында бик гыйбрәтле, тирән эчтәлекле шигырьләр бар. Сокланып укырлык.

Динебез Исламга ничә яшьтә кереп киттегез? Ничә яшьтә Коръән уку бәхетенә ирештегез?

Әбием белән балачактан ук сәхәргә тора идем. Догаларны да шул вакытта ук өйрәндем. Намаз дигән сүз миңа нәни вакыттан ук билгеле иде. Ә инде 50 яшемдә «Әль-Акса» мәчетендә булып кайткач, күңел күзем ачылды. Ул мәчеттә бөтен пәйгамбәрләребез, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләнең яныннан төшкәч, беренче тапкыр күмәк намазны укыганнар. Хаҗдан кайткач та, мәдрәсәгә укырга кердем, Коръән укырга өйрәндем.

Калебегез Коръән фикерләре белән тулгач, шигырьләрегезнең тематикасы үзгәрдеме?

Әйе. Күбрәк дин, әхлак, ана теле турында яза башладым. Күңелем тагын да йомшарып китте.

Гомергә шагыйрьләрне йә хурлаганнар, йә зурлаганнар. Калебендә Коръән булган шагыйрь хурлый аламы?

Хурлаганнары юк. Ә менә зурлаганнарын тоеп яшим, бу миңа көч бирә. Калебендә Коръән булган шагыйрь хурлый алмый дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә кешеләрне төрле итеп яралткан. Башкаларда нинди дә булса начар гадәт күрсәм, яхшылык белән аңлатырга тырышам. Тыңламаганнары да була, алар белән дә уртак тел табарга тырышам. Кешене хурлап, аны шул рәвешле начарлыктан аралап булмый. Башта ни өчен шундый булганлыгын аңларга кирәк.

Шигырьне сата башладылар. Моңа ничек карыйсыз?

Гомумән, шигырьләремне сатканым юк. Рәхмәтләрен белдереп, сәдака биргәннәре бар. Шигырьләрем минем балаларым кебек. Ә балаларны сатуны кем дә хупламас дип уйлыйм. Әле бит заманасы шундый, сату-алу белән бөтен дөнья мәш килә. Сатканнарга да начар кеше дип әйтә алмыйм.

Ирегез Сәиткә гашыйк булгач, аңа багышлап шигырь яздыгызмы?

Юк, Сәиткә гашыйк булгач, аңа атап шигырь язмадым. Тик яши башлагач, үзенә багышлап иҗат иттем. Күрәсең, язар өчен эчке халәтен, холкын яхшылап белергә кирәк булган.

Ирләрнең шигырьләре хатын-кызларныкыннан аерыламы?

Аерыла дип уйлыйм. Без бит табигатьне, мәхәббәтне, мөнәсәбәтләрне башкачарак күрә беләбез, күңелебез нечкәрәк.

Шигырь язу – каләм белән җир сөрү, дигән мәкаль бар. Хуплыйсызмы?

Әйе, бу дөрес мәкаль. Менә авылда иртән бәрәңге утыртырга чыгабыз да, өйлә вакытына бетереп тә керәбез. Ә бит 10–15 сутый җирдән тир түгеп үтәбез. Шигырьне бер, ике көндә язып бетермәскә мөмкин. Әле тәмамлагач та, аның турында ничә көн уйланып йөрисең.

Холкыгыз шигырьләрегезгә күчәме?

Күчә. Мин шигырьләремне әллә кайлардан алып язмыйм бит. Күңелемнән чыга алар, эчке тойгыларым аша уза.

Мин шагыйрәләрне җирдәге фәрештәләргә тиңлим. Сез ризамы?

Белмим инде. Андый булыр өчен бөтен яктан үрнәк, мәрхәмәтле, дини булырга тырышырга кирәк.

Тормышта карар кабул итәргә кирәккәндә, аның Коръән таләпләренә каршы килмәвен тикшерәсезме?

Әйе, тикшерәм. Ансыз булмый. Уйламыйча, бернинди дә карар кабул итмим.

Шагыйрә булуы авырмы?

Юк, авыр түгел. Бәлки, җиңелрәктер дә. Шигырь язганда күңелем йомшарып китә. Бәлки, минем белән яшәү катлаулырактыр. Шундый шигырем дә бар:

Шагыйрь белән яшәү бик катлаулы,
Күңеле нечкә, йомшак аларның.
Уйламаган чакта дәшми калып,
Бала кебек көлә кайчагын.
Кара төндә йоклый алмый каушап,
Сүзне сүзгә бәйләп интегә.
Ниндидер бер сәерлектә яшәп,
Үз-үзеннән хәтта ваз кичә.
Кемнеңдер ул әнкәсе дә, сөйгәне дә,
Була ала тыныч күләгә.
Менә шундый сәер кеше белән
Кем лаеклы икән соң яшәргә?

Танылган җырда «Сандугач керде күңелгә» дигән сүзләр бар. Күңелегезгә сандугачлар еш керәме?

Сандугачлар минем күңелемдә еш сайрый. Авылыма кайткач. Гаиләм, балалар, оныклар янында. Шунда шигырь юллары да туа. Әлбәттә инде, тормышта төрлесе була. Кайчак сандугач моңсу итеп, йөрәкне өздереп сайрый. Ул вакытта аерылышу, дөньяда булган ыгы-зыгылар турында язып, күңелне бушатасы килә.

Телевидениедән спортны күп күрсәтәләр. Шагыйрә буларак, спортның кайсы төренә өстенлек бирәсез?

Балачакта чаңгы чабышларында катнашып, күп төрле Мактау грамоталары ала идем. Хәтта өлкә ярышларында да катнаша идем. Әле инде иртән 15–20 минутлык гимнастика белән генә чикләнәм. Телевизорны бик аз карыйм. Анда хәзер мәгънәле, позитив яңалыклар юк, дисәң дә ярый. «Хәбәрләр» тапшыруын карыйм. Дөнья яңалыкларыннан артта каласым килми.

Гомерегез шау ирләр арасында кайнап узган. Сердәшчеләрегез булдымы?

Әйе, гомерем ирләр арасында үтте. Ләкин мин үземне сердәшсез идем дип әйтә алмыйм. Иремә дә, улларыма да эчке серләремне сөйли алдым. Аңлый алдылар, рәхмәт. Дусларым бик күп. Серләремнең иң-иңнәрен шигырьләремдә чагылдырам.

Ничек лирик күңелле була алдыгыз?

Лирик күңелле булып туалар, дип уйлыйм.

Дошманнарыгыз булганга шатланасызмы, әллә авыр хисләр кичерәсезме?

Дошманнарым юк, дисәм, дөрес булыр. Тәнкыйть сүзләре әйтсәләр, куанам гына. Мин үз гомеремә кеше әйткән сүзләргә анализ ясыйм. Берсе дә сәбәпсез әйтми бит. Уйлап, хаталарыңны төзәтү өчен яхшы мөмкинлек ул. Мактасалар да, борыныңны чөермичә яши белергә кирәк.

Сезнең өчен бәхет – нәрсә ул?

Бәхет ул бик күп пазллардан тора. Менә шул пазлларны табып, матур, якты тормыш төзесәң, бәхеткә ия буласың. Бәхет – ул гаиләң, балалар, оныклар, яраткан эшең, ата-анаң, җан тынычлыгың.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 717

Комментирование запрещено