Самара татарлары дин кардәшләребезгә ярдәм җыя
Төркия һәм Сириянең көньяк-көнчыгышында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 40 меңнән артып киткән — Төркиядә 35418, Сириядә 5800 мәет табып алынган. Хәрәбәләр астында күпме мәет барын әлегә әйтергә дә кыен.
Исән калганнарының кайтырга – өе, ашарга – ризыгы, кияргә киеме юк. ООН бәяләмәләренә караганда, миллионлаган кеше торак-җирсез калган. Бөтен дөнья халкы шушы афәттән исән калган кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, самолетлар һәм йөк машиналары кием-салым, ризык, палаткалар, җылыту приборлары китереп тапшыралар.
Без, Самара татарлары да читтән генә карап торучылардан түгел. Бәла-каза һәркемнең ишеген шакырга мөмкин. Шуңа күрә илләр арасындагы чикләр ярдәм өчен киртә булырга тиеш түгел. Төркия һәм Сирия халкына бүген ашамлык җыелмалары, дарулар һәм җылы әйберләр кирәк.
Самарада җылы киемнәр, оекбашлар, юрганнар, йокы капчыклары, балалар өчен пеленкалар һәм памперслар, термослар һәм палаткаларны Солнечная урамы, 16 йорт адресы буенча урнашкан “Гранд Базар” гипермаркетына китерергә була (Ләйләне сорарга). Аннан әйберләр Казанга, Төркия илчелегенә озатыла. Сораулар булса, 8-960-810-05-53 телефоны буенча Дамирга шалтыратырга. Шулай ук “Зәкәт” фонды “Tooba” кушымтасы аша акча җыя башлаган.
Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте акча җыю өчен QR-кодтан файдаланырга тәкъдим итә. Аның аша җибәрелгән акча Диния нәзарәте счетына килеп төшә һәм шуннан Төркия һәм Сирия илләренең махсус фондына җибәреләчәк.
Садака биреп торган кешенең кулы саекмый. Дин кардәшләребезгә бергәләшеп ярдәм итик!
Акча күчерү өчен реквизитлар:
Централизованная религиозная организация «Региональное духовное управление мусульман Самарской области в составе Центрального духовного управления мусульман России»
ИНН: 6319064539,
КПП: 631901001,
ОКПО: 48149355,
ОГРН: 1026300002112
р/счет:
№ 40703810454400001932 в ПОВОЛЖСКОМ БАНКЕ ПАО СБЕРБАНК
БИК: 043601607
кор.счет:
30101810200000000607
Региональ Диния нәзарәте
«Бердәмлек».
Просмотров: 823