Бәйрәмнәрнең барысы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Тик шулай да язгы кояш нурлары белән яктыртылган 8 март бәйрәмен һәрчак аерым түземсезлек белән көтеп алабыз.
Бәйрәм алдыннан Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре Яңа Ярмәк авылы апаларын бәйрәмгә чакырдылар.
Авылыбызның булган, уңган апалары белән киңәштек, әзерләндек тә юлга чыктык. 7нче март көнне иртән иртүк Жәгъфәр абый безне алырга килеп тә җитте. Тиз арада, ипләп кенә Иске Ярмәккә алып барып та җиткерде.
Ишектән килеп керүгә безне җыр, гармун моңы белән «Ак каен» кызлары, Динар, социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре каршы алдылар. Безне шулай зурлап каршы алулары бик ошады.
Бәйрәм кичәсен сүз остасы, кадерле укытучым Әлфия апа Баһаутдинова алып барды. «Ак каен» ансамбле кызлары, Наил абый Галимуллин, Динар Гарипов, Лилия Әбдерәхимова безгә җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
Яңа Ярмәк апалары да моңга бай, күчтәнәчкә алып килгән җырларын башкардылар, Гөлсинур апай Гафурованың, Галия апай Сабитованың бәйрәм уңаеннан иҗат ителгән шигырьләре укылып үтте. Кичә барышында Динар Гарипов гармунда өздереп уйнады.
Бәйрәмнең икенче өлеше сый тулы табын артында дәвам итте.
Шундый күркәм бәйрәм кичәсе оештырып, безне ял иттергән өчен Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләренә, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наил улы Гали абыйга, кичәне оештыручы Гөлисә Батрединовага, Гөлия Хәнәфиевага, «Ак каен» кызларына-егетләренә, табын әзерләүче кызларга — Рәшидә Хәмидуллинага, Алия Каюмовага иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, эшегездә уңышлар телибез. Киләчәктә тагын бик күп бәйрәмнәрне шатланып каршы алырга язсын!
Яңа Ярмәк клубы эшчеләре.
Камышлы районы.
Просмотров: 803