Иҗат юлыгыз нурлы булсын

DbLA9N5XY9oМенә кулымда «Бердәмлек» газетасының быелгы бишенче саны. Беренче битендә — «Әгәр мин Кыш бабай булсам» дип аталган мәкаләне бизәп, укытучы белән укучы кыз фотосурәте бастырылган. Мәкаләнең баш исеме дә, геройлары да, һәркемне үз янына чакыргандай, елмаеп карап торалар.


Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Әминә Абдрәхимова, “Әгәр мин Кыш бабай булсам” шәһәр конкурсында катнашып, кешеләрне мәрхәмәтле итү, шәһәребезне яхшырту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк булуына анализ ясый. Кызның хыяллары тормышның бар ягына да кагыла: табигатьне саклау да, ятим балаларны бәхетле итү дә, хуҗасыз калган хайваннарга булышу да, Идел елгасын чистарту да… Беркем дә аның игътибарыннан калмаган, бар кешегә дә исәнлек-саулык, шатлык, сафлык, яхшылык теләгән бу киң күңелле бала. Күзләр генә тимәсен иде үзеңә.

Әминә, син конкурс эшеңдә кешелек дөньясына төрле яктан карагансың. Бу теләкләрнең күпчелеген чынга ашырып булуын син үзең дә бик яхшы аңлыйсың. Әйе, барысы да тик үзебездән генә тора. Кызганыч, тик бик күпләр бу мөһим нәрсәне аңламыйлар. Син кайгыртучан, кеше хәленә керә беләсең, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер булган шәхес булып үсеп киләсең. Шундый изге күңелле бала тәрбияләгәннәре өчен синең әти-әниеңә дә, сыйныф җитәкчесе Фәридә Гомәровнага да зур рәхмәт! Үзеңнең теләкләрең белән син бик күп олы кешеләрне дә уйга салгансыңдыр, дип уйлыйм. Кызганычка, бүгенге көндә күпчелек халык тик үз эченә бикләнеп яши, үзенә генә яхшы булсын дип тырыша, ә башкаларга яхшылык эшләү турында бөтенләй уйламый. Кайвакыт кешегә әйткән бер җылы сүз дә ис китәрлек яхшылыклар чылбыры тудыра ала бит, шуны аңлыйк. Бу яхшылыгың үзеңә үк әйләнеп кайтачак бит!

Бик тирән мәгънәле синең бу язмаң, Әминә. Кем белә бит, бәлки бу инша иҗат юлыңның башыдыр? Сиңа чын күңелдән уңышлар, исәнлек-саулык телим һәм Татар Байтуганы авылындагы Әлифба авторы Сәләй Вагыйзов музей-йортына кунакка көтеп калам.

Нурания АБЗАЛОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 861

Комментирование запрещено