Хәерле көн «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре!
Татар телендә чыгып килүче бердәнбер газетабыз киләчәктә өлкә халкына кирәгерме? Җавап кыска — әлбәттә! Әлбәттә кирәгер! «Бердәмлек»нең 13нче санында (1 апрель 2023 ел) басылып чыккан «Татарларны татар итү өчен» дип аталган мәкаләне игътибар белән кат-кат укып чыктым. Анда яраткан газетабызны укучы Камышлы авылы хатын-кызлары почта эшчәнлегенә зарланалар. Янәсе, хат ташучылар газетаны вакытында китермиләр, яисә бөтенләй югалталар. Халыкта «Кем тели — шул эшли, теләмәгән — сәбәп эзли», диләр. Минемчә, монда да шул хәл. Теләгән кеше, почта начар эшли дип тормый, газетага языла ул.
Безнең Челно-Вершины районында, мәсәлән, почта бик әйбәт эшли. Ә Камышлы кебек зур районда почта бүлекләре начар эшли дигәнгә ышанып бетмим. Газета бер-ике соңгарып килергә яки югалырга мөмкин, әмма бу бит «Бердәмлек»кә язылмас өчен сәбәп түгел. Бердәнбер татар газетасы ябылмасын өчен, аның иганәчеләре күп булырга тиеш. Шуңа күрә, әйдәгез, язылыйк, бердәм булып, редакциягә ярдәм итик!
Газетаның тиражын үстерергә йогынты ясый алырлык тагын бер фактор бар, минемчә. «Бердәмлек»не күбесенчә пенсионерлар, авыл кешеләре яздырып ала. Шуңа күрә аның битләрендә өлкәдә яшәүче һәвәскәр хәбәрчеләрнең мәкаләләре күбрәк бастырылса, газетабыз тагын да кызыклырак булыр иде кебек. Авыл кешеләрен «Бердәмлек»кә ешрак язарга өндим. Матур итеп яза белмим дип куркып, икеләнеп тормагыз, редакция хезмәткәрләре барысын да тәртипкә китерерләр.
Тагын бер киңәшем бар. Соңгы вакытта газетада дин темасына кагылышлы мәкаләләр саны артты. Алдарак билгеләп үткәнемчә, газетаны укучылар арасында күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр. Шуңа күрә аларның һәрберсендә дини китаплар, календарьлар җитәрлектер, дип уйлыйм. Шулай булгач, «Бердәмлек»тә «Кыйбла» кушымтасы кирәкме дигән сорау туа. Бәлки, ул урынны башка актуаль темаларга багышларгадыр? Дөнья үзгәрә, ә дин шул ук.
Форсаттан файдаланып, күңелемдә тирән уйланулар уяткан тагын бер мәкалә турында да язып үтәсем килә. «Бердәмлек»нең 15нче санында (15 апрель, 2023 ел) Әсфәндияр Вәлитовның «Нишләп болай булдык әле?» дип аталган мәкаләсе басылып чыккан иде. Чыннан да бик кискен мәсьәлә күтәрелә анда. Әмма авторның кайбер фикерләре белән килешеп бетмим. Мин инде тугызынчы дистәне ваклаган олы яшьтәге кеше. Гомеремне укытучы һөнәренә багышладым, озак еллар илебезнең төрле шәһәрләрендә мәктәп директоры булып эшләдем. Авыл мәктәбендә саф татар телендә укып, ике югары белем алдым. Шуның берсе — чит ил телләре юнәлеше. Тырышкан табар — ташка кадак кагар, дип юкка әйтмәгәннәр. Минем кебекләр бик күп. Әйе, теләк булса, мәктәптә бөтен фәннәрне дә татар телендә укып та, югары уку йортына керергә була. Әсфәндияр Вәлитовның бу фикере белән килешәм. Әмма авыл мәктәпләрен ябу, берләштерү юкка гына килеп чыккан нәрсә түгел бит ул. Авыл мәктәбендә укучы 5 — 6 балага белем бирү өчен 10га якын укытучы, мәктәп бинасын тәртиптә тоту өчен күпме акча кирәк. Сәбәпләр исемлеге озын, санап торасы да юк. Һәр авылда мәктәп булсын дисәк, бала санын арттырырга кирәк элек. Моның өчен яшьләрне авыл тормышы белән кызыксындыру таләп ителә. Авыл мәктәпләре ябылуының төп проблемасы бала санында. Эшне шуннан башларга кирәк, дип уйлыйм.
Гомумән, мәкаләгә анализ ясап, шуны әйтер идем: идеяләр, «кәнишне», бик матур язылган, аларны чынга ашырырлык милләттәшләребез бармы икән? Бүген, кызып махсус операция барган көннәрдә, хөкүмәтне бөтенләй башка мәсьәләләр борчый, минемчә.
Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз?
Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1505
«Бердэмлек» газетасын куберэк олы яшьтэге укучылар яздырып ала. Шрифт бик вак тугелме?