В работе «круглого стола» приняли участие председатель Регионального духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип-хазрат Яруллин, председатель Самарского областного татарского исторического общества Шамиль Галимов, президент СОТО «Туган тел» Ильяс Шакуров, председатель Попечительского совета культурно-исторического фонда «Булгарское наследие» Гумар Батршин, доктор исторических наук, профессор Наиля Тагирова, представители общественных татарских организаций и мусульманского духовенства.
Открывая встречу, Шамиль Галимов сообщил, что приезд казанских историков в Самарскую область связан с реализацией совместного проекта с институтом им. Ш.Марджани по написанию книги, посвященной битве Тохтамыша и Тамерлана на реке Кондурче. Считается, что крупнейшее сражение, завершившееся разгромом Тохтамыша и положившим начало крушению Золотой Орды, состоялось в июне 1391 года в междуречье рек Сок и Кондурча. Точное место этого сражения и его значение в истории Золотой Орды и Среднего Поволжья до сих пор является предметом для изучения не только для российских, но и для европейских и американских ученых.
Муфтий Талип-хазрат Яруллин, приветствуя участников встречи, подчеркнул, что в истории золотоордынского периода, Болгарского ханства, положившего начало распространению Ислама на Средней Волге, истории появления татар на самарской земле, остается еще очень много «белых пятен». И наша общая задача – как можно скорее эти пробелы восполнить.
Руководитель Центра исследований Золотой Орды и татарских ханств института истории им. Ш.Марджани Ильнур Миргалеев рассказал о той большой работе, которую институт проводит для реконструкции целостной истории Золотой Орды. Она включает в себя подготовку и выпуск книг, среди которых уже изданные 7-томная «История татар», «Золотая Орда в мировой истории» и другие труды. Издается журнал «Золотоордынское обозрение», проводятся научные мероприятия. Со всеми этими книгами и журналом можно ознакомиться на сайте Института им. Ш. Марджани.
- Мы все с вами воспитывались на советских учебниках, в которых Золотая Орда и татары рассматривалось как некое зло. В современных российских учебниках понятия «иго» уже нет, но вместе с тем там нет и истории самой Золотой Орды, истории средневековых татар. Эта тема, к сожалению, остается слишком политизированной, - рассказал Ильнур Миргалеев.
Доктор исторических наук Искандрер Измайлов в своей небольшой лекции рассказал об истории появления татар на Средней Волге и связанных с этим спорах среди ученых. Также он отметил большой вклад самарских историков и краеведов в изучении прошлого своего народа.
В конце встречи казанские гости рассказали о планах посетить предполагаемое место битвы Тамерлана и Тохтамыша, археологический памятник «Муромский городок» и ответили на все интересующие участников «круглого стола» вопросы.
***
Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин татарларның Самарада борынгыдан яшәүче халык икәнен дәлилләп торырга кирәклеген әйтте.
Самара татарлары Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән очрашып, Алтын Урда тарихы һәм халыкның милли үзаңын күтәрү турында фикер алышты.
Очрашу 5 июньдә Самараның Җәмигъ мәчетендә узды. «Без бүген монда Самара татарлары тарихының бүгенге хәле һәм тарихны өйрәнү юнәлешендә Татарстан фәнни оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшергә җыелдык», — дип аңлатты очрашу максатын Самараның татар төбәкчеләре җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов.
Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин тарихын белмәгән халыкның киләчәге булмавын әйтте.
«Күп вакыт татарларны монда килмешәк халык дип таныйлар. Әгәр без борынгыдан монда яшәвебезне дәлилләп торсак, киләчәгебез хәерле булыр. Милләтебезне, динебезне сакларга кирәк. Былтыр тарихчыларыбыз Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Самарада һәйкәл куйды. Аның «тавышы» хәзер дә яңгырап тора әле. Тарихыбыз белән горурланып яшәргә язсын иде», — диде Талип хәзрәт Яруллин.
Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Самараның татар төбәкчеләре белән хезмәттәшлек итүен әйтте. Аның сүзләренчә, 1391 елда Самара янында, ягъни Кондырча елгасы буенда, урта гасырлар тарихында иң зур сугышларның берсе — Туктамыш хан белән Аксак Тимер бәрелеше була. Бу сугыш Алтын Урданың җимерелүенә этәргеч ясый.
«Татар тарихын бозып күрсәтергә теләүчеләр күп. Моны Самара өлкәсе төбәкчеләре аеруча авыр кабул итә. Алтын Урданы җимергән Аксак Тимергә һәйкәл куюга беренчеләрдән булып Самара татарлары каршы чыкты, аны Гитлерга тиңләде. Нәтиҗәдә, һәйкәл куелмады. Моның өчен мин Самара татарларына рәхмәт әйтәм», — диде Илнур Миргалиев.
Илнур Миргалиев Алтын Урда чорын өйрәнү һәм бу җирлектә 7 гасыр элек туган шагыйрь Сәиф Сараи шәхесен күтәрү аша Самара татарларының бай тарихын күрсәтеп булуын әйтте.
Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов татар милләтенең килеп чыгышы теорияләре турында сөйләде, урта гасырлар татар тарихы белән таныштырды.
Очрашуда катнашкан төбәкчеләр халыкның тарих белән кызыксынуы артуын әйтте. Алар халыкчан язылган, җиңел аңлаешлы тарих китапларына, инфографикаларга, кыска видеороликларга ихтыяҗ зур булуын җиткерде. Төбәк тарихы белән мавыгучылар фикеренчә, заманча форматта эшләнгән тарихи мәгълүмат социаль челтәрләрдә яхшы тарала һәм күп карала.
Просмотров: 1071