7 июньдә Елховка районы Тупли авылының иң өлкән кешесе үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте.
Шәфигулла абзый атна буе котлаулар кабул итте. Күпләгән туган-тумача, район һәм авыл администрациясе вәкилләре, туган авыл халкы котлады. Юбилярның кәефе дә әйбәт иде. Бу аның үзе өчен дә, якыннары өчен дә дулкынландыргыч вакыйга булды. Гәрчә кайбер истәлекләрдән күзгә яшь килсә дә, бабай еш елмайды, күп шаяртты. 95 ел эчендә күп күрелгән бит. Бәхет тә бар, кайгылары да, тормышның Шәфигулла бабай лаеклы кичеп чыккан искиткеч сынаулары да.
Шәфигулла Гәрәй улы Шәраповның бөтен тормышы Елховка районындагы Тупли авылы белән бәйләнгән. Ул биредә туып-үскән, мәктәпне тәмамлаган, сугыш елларында колхозда эшләгән, өйләнгән һәм хатыны Минзифа апа белән бергә ике кыз тәрбияләп үстергән.
Шәраповлар гаиләсе элек-электән һәрвакыт дус һәм тату яшәгән. Шәфигулла бабайның әти-әнисе Гәрәй бабай һәм Галия әби дә авылның иң хөрмәтле кешеләре булганнар. Үзләренең тырышлык, максатчанлык кебек яхшы сыйфатларын балаларына да биргәннәр. Ә аларның гаиләсендә барлыгы тугыз бала — алты ул һәм өч кыз, ә Шәфигулла шуларның сигезенчесе, малайлар арасында кечесе булган. Балачактан ул үз куллары белән нәрсәдер ясарга тырышкан һәм тора-бара яхшы балта остасына әйләнгән. Әле хәзер дә алар өендә күп нәрсә — аның үз куллары белән ясалган әйберләр.
Шәфигулла бабайның яшүсмер еллары авыр сугыш вакытына туры килә. 13 яшендә чакта ук аның җилкәсенә зур йөкләр салына. Авылдагы атларны да фронтка алып китү сәбәпле, алар урынына тыңлау белмәгән, чыгымчы үгезләрне җигәргә туры килгән. Тик яшь Шәфигулла шул үгезләрне дә эшкә өйрәтә, тыңлата алган.
Авылда калган картлар белән беррәттән ул да кырларны сөргән, чәчкән, үстерелгән уңышны урган, суктырган, җыелган ашлыкны амбарларга озаткан. Ул елларда барсы да фронт өчен эшләнгән бит.
- Кыш җиткәч, безне урман кисәргә җибәрәләр иде. Район өчен дә, өлкә, ил өчен дә утын да кирәк бит. Әле паровозларга ягарга ягулык та (аны “куб” дип атыйлар иде) әзерли идек. Кар да бик күп явып, бот төбенә кадәр җитә, аяктагы чабаталарыбыз юешләнә дә ката иде. Ә яз җитүгә, җәяүләп Кошки районына урганда коелып калган башакларны җыярга бара идек, — дип хәтеренә төшерә хәзер Шәфигулла бабай.
Бу беркемне дә аямаган, дәһшәтле сугыш кайтавазы Шәраповлар гаиләсен дә уратып узмаган. 1943 елда Смоленск янында барган каты сугышларда аның Вазыйх абзыйсы һәлак була. Абыйларының бары дүртесенә генә төрле җәрәхәтләр алып, өйләренә җиңүчеләр булып кайтырга насыйп була.
1950 елда Шәфигулла да армия сафларына алынып, Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Биредә ул чик гаскәрләрендә хезмәт иткәндә радиотехник һөнәрен үзләштерә һәм Кытай чигендәге радиолокация үзәкләренең берсенә хезмәт күрсәтә. Бу һөнәре аңа тыныч тормышта да ярап куя.
Армиядә хезмәтен тәмамлагач, ул Ватан сугышында катнашкан өлкән Фатыйх абыйсы белән бергә Куйбышев шәһәрендә (хәзерге Самара) шәһәр кешеләренең өйләренә радио кертү белән шөгыльләнә башлый.
Берничә ел үтүгә, Шәфигулла туган якларына әйләнеп кайта һәм аңа биредә район авылларына радио кертүне йөклиләр. Ә бу эшне уңышлы тәмамлап чыкканнан соң, Шәфигулла авыл радиосы челтәре җитәкчесе итеп билгеләнә.
Үткән гасырның 60нчы елларында Шәфигулла Гәрәй улы авылны электр челтәренә тоташтыруда да актив катнаша. Гади электромонтер булып эшли башлап, электр челтәрләре системасында 35 ел дәвамында эшләп, лаеклы ялга чыкканда ул инде авыл электр подстанциясенең баш электригы дәрәҗәсенә күтәрелгән була. Биредә аны әле дә онытмыйлар, һәр елны һөнәри бәйрәм көннәрендә аның адресына рәхмәт сүзләре яңгырый.
Шәфигулла бабай хәләл җефете Минзифа әби белән 60 елдан артык яшәде. Картларның зур шатлыклары һәм горурлыклары, әлбәттә, яраткан кызлары Зәйнәп белән Гөлсинә. Алар һәрвакыт әти-әниләренең төп таянычы була. Берничә ел элек Миңзифа апа бакыйлыкка күчкәч (ул да олпат яшьтә, 90да иде), кызлар әтиләренә тагын да ныграк якынаялар. Шәфигулла бабай мондый кайгыртуга сөенә һәм, әлбәттә, киләчәккә дә ышаныч-өмет белән карый.
Шәфигулла бабай гомер буе ата-анасы йортында яши, нәсел-нәсәбәсе белән багланышларын саклый. Мөгаен, бу да озын гомерле булуның бер середер. Гәрәй бабай һәм Галия әби Шәраповларның тугыз баласыннан Шәфигулла бабайдан кала бүгенге көндә Ульян өлкәсендә яшәүче апаларының иң кечесе Сания апа гына исән инде. Алар үзара гел телефон аша шалтыратышып, озак-озак сөйләшеп торалар. Шәраповлар нәселенең балалары һәм оныклары бер-берсе белән бик тыгыз аралашуларына шатландыра. Ә яшь буын, авылга кайткач, һаманда, һичшиксез, төп йортка килә. Тормыш дәвам итә дигән сүз бу!
Туксан биш яшегездә сине нәрсә бәхетле итә дигән сорауга Шәфигулла бабай: «Бөтен гомерем буе мин эшләдем, эшемдә ләззәт табып, үземне аямыйча кешеләргә ярдәм иттем. Бу бәхет түгелмени? Гаиләбезнең бердәм, тату булуы — үзе бер бәхет бит», — дип җавап бирде.
Олуг юбилеегыз котлы булсын, Шәфигулла бабай! Аллаһы Тәгалә сезгә хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп итсен.
Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.
Просмотров: 774