Комментарии: Минзакир Нуртдиновка 95 яшь тулыр иде…

Автор: Нурзидә Файзуллина
Мин Минзакир Шакировичны беренче тапкыр Самарада 1977 нче елда күрдем. Әле күптән түгел генә Куйбышевка яшәргә күчеп килгән вакытыбыз иде.  Авылда мәктәптә укытканга ,   шәһәрдә инде балалар бакчасына  тәрбияче булып  эшкә кермәкче идем. Тик  бернинди  танышлыгы  булмаган  ханымны балалар бакчасына эшкә алырга җитәкчеләр атлыгып тормыйлар шул. Минем Арча педучилищесында укыткан мөгаллимәм  Минзакир абыйның курсташы икән. Шулай итеп, беренче тапкыр күргән  Минзакир Шакирович  мине тиз арада  балалар бакчасына тәрбияче  итеп урнаштырды.  Ул минем эшем, тормышым  белән дә һәрдаим кызыксынып торды.  1992 нче елда Самарада   12 нче кичке мәктәп каршында  татар класслары  ачылгач, мине табып, инде  татар теле укытучысы  булырга  чакырды.  Шул көннәрдән соң күп еллар үтте.  Шулай итеп, Минзакир абыйның  хәер-фатихасы  белән, мин 1993 нче елдан 2020 нче елга кадәр , Самарадагы , Яктылык,, мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыттым,  мәктәбебез каршындагы якшәмбе мәктәбендә  укырга теләге булган  һәркемгә  татар теленнән белем бирдем. Мәктәп администрациясе дә минем хезмәтемне югары бәяләде, шуңа мин ,, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы,, исеменә, Россия Федерациясенең  ,,   Мәгариф өлкәсендә Мактаулы хезмәткәре,, дигән Күкрәк билгесенә лаек булдым. Ә бит минем тормышым юлымда  Минзакир Шакирович очрамаса,  белмим,  нинди өлкәдә миңа хезмәт куярга насыйп булыр иде. Шуңа да мин хәзер дә аның минем   тормышымда  нинди зур роль уйнаганын һәрвакыт истә тотам. Шундый олы шәхес,  Самара татарларының  милләтпәрвәре, безнең өчен ,чын мәгънәсендә, УКЫТУЧЫ, методист, инспектор һәм  зур хәрефтән язылырлык КЕШЕ  булган Минзакир Шакир улы Нуретдиновның авыр туфраклары җиңел, гүрләре якты, җаны шат, урыннары оҗмахның түрләреннән булсын иде!..