Комментарии: Остаз һәм укучы

Автор: Нурзидә Файзуллина
Хәерле Яңа уку еллары , Белем бәйрәме белән барыгызны да котлыйм! Мин дә Сәләй Гатыч Вәгыйзовны һәм Рәмзия  Гыйләҗева Вәлитованы  бик тә яхшы белә идем. 1969 нчы елда мин,   Татарстаннның  Нурлат районы Түбән Норлат авылы мәктәбендә 8 нче сыйныфны  бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Арча педучилищесына  кабул итү имтиханнарыннан азат булып, укырга кердем. 1969-1970 нче уку елында, беренче курста, татар теле һәм әдәбиятыннан безне  ЗУР ХӘРЕФТӘН

язарлык бөек шәхес Сәләй Гатыч Вәгыйзов укытты.   Шунда  беренче  көнне үк татар теле дәресендә мин үземнең  ,,мишәр,, икәнемне белдем!   Сәләй Гатыч безгә  дәрестә татарлар һәм татар теле турында бик күп кызыклы мәгълүматлар бирде, аның камил һәм матур яңгырашлы тел булуы турында сөйләде. Мин, мишәр булсам да, татар теленнән әйбәт укып бардым, тик беренче семестр ахырында гына  минем өчен бик тә  күңелсез хәл булды. Ул вакытта бит стипендияне  1 нче семестрны гел ,,4,, ле һәм ,,5,, ле билгеләренә тәмамлаган студентларга гына бирәләр  иде. Ә Сәләй абый миңа татар теленнән   1 нче семестр өчен ,,3,, ле билгесе куйган. Мин  күпбалалы гаиләдән булганга,  әнинең  миңа артык акча салу мөмкинчелеге булмады.  Ә 20 сум стипендия  ишкә-куш дигәндәй, миңа ай буе  яшәргә җитә иде.  Мин  дәрестән соң  елап,  һәм бу билгене ,,4,, легә төзәтү максаты белән, Сәләй  абый янына килдем. Аның нигә миңа  семестрга  ,3,, ле  билгесе генә куюын сорадым. Ул көлеп: ,, Син бит мишәр, сөйләшкәндә, ,,пыЦак,, ,, әтәчне ,, КУЧАТ,, дисең, шуңа сиңа семестрга әлегә ,, 3,, ле генә куям, » — ди бу. Мин елый-елый : ,, Сәләй Гатыч, безнең авылда әтәчкә ӘТӘЧ, пычакка ,,пыЧак,, диләр, — дидем. Әллә мине кызгандымы остазым, әллә башка сәбәбе булдымы, ул мине тынычландырып : ,,Ярар, мишәр кызы, тынычлан, киләсе семестрда тырышырбыз югары билге куярга…,, — диде. Ә инде 2 нче семестр ахырында остазым миңа , татар теленнән ,5,, ле билгесен куйды. Һәм 1 нче курсны да мин ,5,, легә тәмамладым. ,,Самар татарлары,, сайтында ,Әлифба,, авторы, остазым Сәләй Вәгыйзов турындагы мәкаләне укыгач та, менә шушы мизгелләр исемә төште.

,,Яктылык,, мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран укытучы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нурзидә Фәйзуллина.

Автор: Остаз һәм укучы | Всемирный конгресс татар
[…] Чыганак: samtatnews.ru […]