“Бигрәк пар килгәннәр!” – дип сокланмый мөмкин түгел Илшат белән Юлия Залятдиновларга. Бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр, бер-берсенең кадерен беләләр алар. “Юлиянең зәңгәр күзләре мине гомерлеккә әсир итте”, — дип елмая Илшат.
Никахлашканнарына 18 ел үтеп киткән инде, ә Илшат белән Юлия әйтерсең лә кичә генә өйләнешкәннәр. Бер-берсенә гашыйк күзләр белән карыйлар, мәхәббәт ялкынын сүндермичә, аны саклап яшиләр.
Залятдиновлар – үрнәккә куярлык күркәм татар гаиләләренең берсе. Икесе дә дин юлында, матур итеп, саф татар телендә сөйләшәләр, дүрт бала тәрбиялиләр, ачык йөзле, әдәпле, тәрбияле кешеләр.
Камышлыда туып-үскән Илшат әфәндегә 38 яшь. Юлия – Самар кызы, ул иреннән бер яшькә кечерәк.
Язмам геройлары Татар бистәсендә (Зубчаниновка) йорт салып кергәннәр.
Илшат, “КамАз” машинасы сатып алып, вак таш, ком ташый. Ул Уфада “Лалә тюльпан” ислам мәдәни-мәгариф үзәгендә белем алган, Татар бистәсендәге “Болгар мирасы” мәчетендә имам Расих хәзрәт Вакказовның урынбасары.
Юлия ханым – хуҗабикә, яшелчә һәм чәчәк үрентеләре (рассада) үстереп сата, бакчачылык белән шөгыльләнә, кул эшләре белән мавыга — бәйләм бәйли, чигү чигә.
Ире һәрвакыт диярлек эштә булгач, әлбәттә инде, бала тәрбияләү дә күбрәк аның өстендә.
- Нарасыйларыбыз – тормышыбыз мәгънәсе, Аллаһы Тәгалә биргән иң зурбүләк, бәхет-сәгадәт, — диләр балаларын өзелеп яратучы, һәрберсенә тиешле игътибар биреп үстерүче Залятдиновлар.
Олы уллары егет булган инде, аңа унҗиде яшь икән, кече малайларына – җиде яшь. Кызларына исә сигез һәм җиде яшь тулган.
- Хәләл җефетегезнең нинди сыйфатларына кызыгып өйләндегез? – дип кызыксындым Илшат әфәндедән.
- Яшь вакытта бит әле хыялыйлык, романтика хөкем сөрә. Сыйфатларына караганда, егетләр башта кызның тышкы кыяфәтенә игътибар бирә, чибәрлеге кызыктыра. Ул чакта миңа – 19, Юлиягә 18 яшь иде.
Ә инде еллар уза торган саен, җитдиләнә төшәсең, тормышка башкача карый башлыйсың. Хатының иң якын кешеңә әйләнә, аңа карата хөрмәт тагын да арта, балаларыңның әнисе буларак, үзенә рәхмәт хисләрең көчәя.
Хәләл җефетем – миңа һәрьяклап терәк. “Ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын”, диләр. Юлия итагатьле, сүземне тыңлый, дәрәҗәмне төшерми. Бик яхшы ана ул. Балаларыбызга тиешле тәрбия бирә, үзләрен һәрьяклап карый. Гомумән, Аллаһыга шөкер, тышкы яктан да, эчке дөньясы да матур.
- Ә сез ирегез турында ни әйтер идегез? – дип Юлиягә мөрәҗәгать иттем.
- Үз сүзендә тора, вәгъдәсен үти торган кеше ул. Без — хатын-кызлар өчен бу – ир-аттагы иң мөһим сыйфатларның берсе. Җаваплы, җыйнак. Илшат бөтен мәсьәләләр буенча да минем белән киңәшә, аңа минем фикерем мөһим. Гаиләсен саклап-яклап яши, гомумән, безнең өчен ул — ышанычлы таяныч, терәк, һәм мин аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен.
- Юлия, балаларыгызны тәрбияләүдә нәрсәгә өстенлек бирәсез?
- Мин аларны исраф итмәскә өйрәтәм. Динебездә бу – тыелган нәрсә.Исраф – акча, мал һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән кадерле гомерне, вакытны, нигъмәтләрне сәбәпсезгә, файдасызга туздыру яки әрәм-шәрәм итү. Балаларыбызга шуны гел аңлатып киләм, Раббыбыз биргән һәрнәрсәнең кадерен белегез, дип туглап торам.
Шулай ук аларныхезмәткәөйрәтеп үстерәбез. Һәрберсенең өйдә, йортта үз вазифалары бар.
Японнарда: “Әгәр әти-әниләре эшләгәндә, балалары ял итә икән, оныклары хәер сораячак”, дигән тирән эчтәлекле мәкаль бар.
Нарасыйларга артларыннан савыт-сабаны юып кую, тузан сөртү һәм башка шундый гади эшләрне башкару авыр түгел бит. Бу аларда бәләкәйдән хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Эштә чыныгып, аны сөяргә өйрәнеп үскән кешеләр дөнья көтүчән булалар, тормышта югалмыйлар, дип саныйм.
Улларыбыз-кызларыбызны, үзара тату булыгыз, сез – дөньяда бер-берегезгә иң якын кешеләр, ярдәмләшеп, кадерләшеп яшәргә кирәк, дип тәрбиялибез.
Алда әйтеп үткәнемчә,
Залятдиновлар — дин таләпләрен үтәүчеләр исемлегендә.
- Әбием – әтиемнең әнисе минем иң беренче остазым иде. Ул безгә кечкенәдән исламга мәхәббәт тәрбияләде. Аның намаз укыганын, ураза тотканын күреп үстек без.
Аннары Гали авылыннан Камышлыга Төркиядә укып кайткан Расих хәзрәт Вакказов килде. Ул безнең мәчеттә имам булып эшләде. Нәкъ аның һәм мөтәвәллиятебез әһелләре тырышлыгы белән авылыбызда мәдрәсә ачылды. Мин шунда белем алдым. Ул чакларда миңа бер 13 – 14 яшьләр булгандыр. Гомумән, ул елларда биредә бик күп бала укыды.
Мин Расих Вакказовка бик рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә, миңа һидәят биреп, дин юлына бастырса, Расих хәзрәт, безгә гакыйдәне аңлатып, тирән гыйлем биреп, иманыбызны тагын да көчәйтте.
- Миңа да исламга мәхәббәт балачактан сеңеп калган, — дип сүзгә кушылды Юлия. – Әтиемнең әнисе безнең белән бергә яшәде. Бик дини кеше иде ул. Аның белән бергә сәхәргә тора идем. Әле мин бала гына булгач, әлбәттә, көн буена ураза тотмый идем. Әмма әби белән бергә сәхәр ашау, кичен авыз ачу, аның гыйбадәт кылганын күрү динебез нигезләренә төшенергә мөмкинлек бирде.
Ә инде 30 яшьләремдә намазга бастым, башыма яулык бәйләп, озын күлмәк киеп йөри башладым. Моңа мине бер аянычлы хәл этәрде. Иремнең ике туган апасы ике ай эчендә яман чирдән үлеп китте. Мин гел аның янәшәсендә булдым, хастаханәләргә озата бардым.
Ул вафат булгач, башыма төрле уйлар керә башлады. Менә кеше бүген бар, иртәгә юк. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына үзебез белән алып бара торган намазларыбыз да, уразаларыбызда, биргән садакаларыбыз да булырга тиеш бит. Ә минем әле һаман боларның берсе дә юк. Раббыбызга мең шөкер, шулай уйлана торгач, дин юлына бастым, намаз укыйм, ураза тотам, әлһәмдүлилләһ. Ирем дә бу карарымны шатланып кабул итте, мине хуплады. Хәзер инде башка төрле яшәү рәвешен күз алдына да китерә алмыйм.
Күпләр, лаеклы ялга чыккач, яисә балаларны үстергәч, яисә эшләрем беткәч, намазга басармын әле, дип, вакыт булмавына сылтап, гыйбадәт кылуны кичектерәләр. Ә бит Аллаһы Тәгаләдән күпме гомер бирелгәнен кем белә?! Әйткәнемчә, бүген без исән, иртәгә инде якты дөньядан китеп барырга мөмкин. Шул турыда уйлансак иде. Аннары, гыйбадәт кыла башлагач, кешенең тормышы яхшы якка үзгәрә, Раббыбыз гел ярдәмен биреп тора бит ул.
- Бүген яшьләр дингә тартыламы? – дип мөрәҗәгать иттем мәчеттә хезмәт итүче Илшат әфәндегә.
- Аллаһыга шөкер, ел саен гыйбадәтханәгә йөрүчеләр саны арта бара. Мәчетебез җәмәгатендә күбесе – 25 – 45 яшьлек диндәшләребез.
Шуны да әйтеп үтәсем килә, Зубчаниновкада бик күп татарлар яши. Шуңа күрә дә без аны Татар бистәсе, дип атап йөртәбез. Әлһәмдүлилләһ, бердәм, дус булып яшибез. Расих хәзрәт тә, мин дә, башка күп дин кардәшләребез дә — Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте (җитәкчесе – Линар Сабиров) әгъзалары. Милләттәшләребезне берләштерүгә, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, динебезне саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән чараларда катнашып киләбез.
- Балаларыгызга дини тәрбия бирәсезме?
- Әйе, вәгазьлибез, яхшыны — яманнан, хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтәбез, Исламның әһәмиятлелеген, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, мәрхәмәтле, бөек булуын аңлатабыз.
“Болгар мирасы” мәчетендә балалар өчен дини дәресләр оештырдык. Кечкенәләребезне шунда алып барырга тырышабыз.
Гомумән, нарасыйларны сүз белән генә түгел, күбрәк үрнәк күрсәтеп тәрбияләргә кирәк бит ул. Улларыбыз-кызларыбыз, бездән күреп, гыйбрәт алалар, әхлак кагыйдәләрен сеңдереп баралар, дип уйлыйбыз.
Балаларны иманлы, тәүфыйклы итеп тәрбияләүдә Исламның әһәмияте искиткеч зур. Кечкенәдән дин нигезләрен өйрәнеп үскән нарасый тәртипле була ул.
- Гаилә бәхетле булсын өчен, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш? – дип кызыксындым Илшат әфәндедән.
- Аллаһы Тәгалә безгә түземле булырга кушкан. “Сабырлыкның төбе – сары алтын”, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит инде. Ир белән хатын арасындагы шушы сыйфат – иң мөһиме. Очрашып йөргәндә, мәхәббәт хөкем сөрә, бернинди проблема юк. Ә бергә яши башлагач, бәхәсләр дә, аңлашылмаучылык та килеп чыгарга мөмкин. Тормыш бит ул, төрле хәлләр була. Менә шул вакытларда түземлек кирәк тә инде. Бәхетле гаиләнең нигезендә сабырлык ята. Бер-береңнең сүзенә колак салып, юл бирә белеп, һәрхәлдә түземлек күрсәтеп яшәү мөһим. Әлбәттә инде, ир-ат буларак, мин гаиләмә карата гадел, йомшак булырга тырышам. “Хатыннарына һәм балаларына иң яхшымөнәсәбәттә булганнар — сезнең арагызда иң яхшыларыгыз ”, — дип әйткән бит Пәйгамбәребез с.г.в.
Коръәни-Кәримдә: “Мөэмин хатыннар да, мөэмин ирләр дә бер-берсенә дус булырлар, бер-берсен хәерле якка өндәрләр, гөнаһтан тыярлар”, – диелә. Ир дә хатынының акыллы киңәшенә колак салырга тиеш. Хатын-кызның зирәклеге бар икән, ул ирен дөрес юлга кертеп җибәрер.
- Юлия ханым, хәләл җефетегезнең сүзләренә ниләр өстәр идегез?
- Аның белән тулысынча килешәм. Хатын-кыз буларак, тагын шуны әйтер идем, ирне ир итеп, хөрмәтләп, балалар алдында аның югары абруен күрсәтеп яшәргә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең
“Ире канәгать хәлдә вафат булган һәрбер хатын-кыз җәннәткә теләгән ишегеннән керсен,” –дигән сүзләрен исебездән чыгармасак иде.
- Тормышта кемнәргә таянып яшисез? – дип сорадым Залятдиновлардан.
- Иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә таянабыз, — дип башлады сүзен Илшат. – Минем әти-әнием – Мәксүм белән Зәйнәб, Юлиянең ата-анасы – Фәрит белән Фәлүзә – безнең терәгебез. Алар – безнең иң газиз кешеләребез, үзләренә барысы өчен дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.
Әлһәмдүлилләһ, ышанычлы, кайгыны да, шатлыкны да тигез итеп бүләрлек иптәшләребез бар.
- Мин дә әти-әниләребезгә, безне дөньяга китергәннәре, лаеклы тәрбия биргәннәре, ярдәм итеп яшәгәннәре, һәрвакыт яныбызда булганнары өчен олы рәхмәтемне белдерәсем килә, — дип өстәде Юлия.
- Үзегезне бәхетле кешеләр, дип әйтә аласызмы? – дигән соңгы соравымны бирдем әңгәмәдәшләремә.
- Аллаһы Тәгалә мине мөселман итеп яралткан, исәнлек биргән, дин юлыннан атларга насыйп иткән, гаиләм тулы, әти-әниләребез исән-сау, эшем, яхшы иптәшләрем бар – шуларның барысы да минем өчен зур бәхет. Гомумән, дөньяда яшәү – үзе бәхет ул. Раббыбызга шөкер кылам, — дип җавап бирде Илшат әфәнде.
- Әлһәмдүлилләһ, ата-аналарыбыз, якыннарыбыз, туганнарыбыз исән-имин, ирем яхшы, газиз балаларым, йортыбыз, яраткан шөгылем бар. Аллаһыга шөкер, әлбәттә, мин бик бәхетле, — диде Юлия.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, №2 (39), 2023 ел.
Просмотров: 917
Гордимся вами, любим
Бэхетле булыгыз тигезлектэ яшэгез
Гомерлерегез бэхетле, бэхетегез гомерле булсын. Амин