Иске Усман авылында сайлаулар бердәм узды

i (3)2023 елның сентябрь аенда булган өлкәбезнең Губернаторы сайлауларында мин Самар өлкәсе Иҗтимагый палатасыннан кузәтче буларак катнаштым.

Иске Усман авылы артык зур түгел. Ул урман, тау итәгендә җыйнак кына булып утыра. Сайлаучылар саны да куп түгел.

Авыл халкы таң белән эшләнгән эшнең хәерле булуына ышана. Шуңа күрә Иске Усман авылы мәдәният йорты тирәсендә сайлаулар башланганчы ук шактый кеше җыелган иде инде.

Бу көнне авыл халкына тантаналы рух кергән. Әбиләр башларына бары Коръән ашына гына кия торган энҗе-мәрҗәнле ак яулыкларын япкан, олы абзыйлар чал чәчләрен түбәтәй астына яшергән, апалар матур күлмәкләрен кигән.

Өлкән hәм урта яшьтәге кешеләр hәрчак актив булды. Менә яшьләрнең илебезнең сәяси тормышында актив катнашуына сөенми мөмкин тугел. Бездә беренче тапкыр сайлауда катнашучылар өчәү иде: Садриева Альбина, Кәримова Зарина, Нурутдинов Ильназ. Аларны сайлау участогында бүләкләр белән каршы алдылар. «Без киләчәгебез өчен тавыш бирәбез!» - диделәр алар.

ii (5) i (4) i (3) i (2) i (1)

Барысы да алдан билгеле дип әйтүчеләр белән килешеп булмый. Чөнки әгәр hәрберебез шулай фикер йөртә башласа, сайлауларның кирәге дә бетәчәк. Бүген hәркемнең тавышы мөһим. Сайлауда катнашу — безнең бурыч, дисәк тә була. Илебезнең киләчәге өчен битараф булмаганнар бу бурычны үтәргә тиеш.

«Балаларыбыз, оныкларыбыз тыныч, имин тормышта яшәсен, дип сайлыйм мин. Киләчәктә дә хөкүмәтебез безне карап  торсын иде, дигән теләктә калам», - диде Тәслимә апа Борханова.

«Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә хәерле сәгатьләрдә уңышлы, мәрхәмәтле башлыклар җибәрсен инде безгә. Пенсияләрне арттырып, тынычлыкны сакласыннар, балалар матур тормышта яшәсеннәр, дип өметләнеп киләм сайлауга», — дип кушылды Зөhрә апа Балтаева.

Иске Усман авылы мәдәният йортында урнашкан 1112нче сайлау участогына сайлаучы авылдашлар килеп, гражданлык бурычларын үти тордылар. Сайлау -  бик зур вакыйга. Барысы да яхшы булыр, Аллаһы боерса. Иң мөһиме — татулык hәм тынычлык дигән теләктә барчабыз.

Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА.

 Иске Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 650

Комментирование запрещено