Таң атканда…(Хикәя)

 PeZbnEai9Z81нче бүлек

 Сентябрьнең эссе көне иде. Бер атна буе яуган яң­гыр­лардан соң ялтырап чык­кан кояш, көзге көнне җы­лытып җибәрде. Ләкин юеш җирдән күтәрелгән һава парларыннан тын алырга да авыр иде. Өйләгә кергәндә кояш нурлары тәмам аздылар, әйтерсең лә кызу мунчада тун киеп утырасың… Ачык­лыкта гына түгел, күләгәдә дә эссе. Кешеләр генә түгел, терлекләр һәм кошлар да үз­ләрен бик авыр хис итәләр. Кытай диңгезеннән менгән җылы агым Тын океан буендагы суларны да җылытып җибәргән. Халык диңгез буена агылды, суда кояш нурлары ул хәтле рәхимсез түгел иде.

Тик, диңгез буендагы тын­лыкны бозып, якындагы хәрби полигоннан төрле кораллардан аткан тавышлар ишетелә һәм кыяларда оя корган кошлар, күңелдәге шомны тагын да көчәйтеп, фыр-р итеп күккә омтылалар.

Кыя күләгәсендә, кояш нурларыннан качып, күне­гүләрдән арыган матрослар ял итәләр. Матросларның тозлы салкын диңгез җил­лә­рендә кырысланып беткән битләрендә ару белән бергә ниндидер наз да чагыла иде.

- Эх, егетләр, шушында берәр чибәркәй белән диң­гездә су коенып, эскимо ялап, зонтик астында ятасы иде, ә?! Искән җилдән тәннәр яна. Ә без, тараканнар сыман, көне буе кыя­дан-кыяга сикерәбез, — дип куйды арадан берсе.

- Дускаем, синең бу сүз­ләреңә ни дип әйтим инде: беренчедән, таракан түгел, чикерткә сикерә. Чи­бәр­кәй­ләр мәсьәләсенә кил­гәндә, без аларны бинокльдан гына күрәбез. Ә синең чибәрең — итәгеңдә ята, бер ел буе кочак­лап йөрисең инде аны — Дегтярёв пулемёты дип атала, шуны да белмисеңмени, ахмак!

- Мин синең кебек ун ел буе мәктәптә ыштан туздырып йөрмәдем шул, Евсеев. Син укыганда мин шахтада күмер чаптым. Шуңа күрә, дускаем, минем өчен чикерткәме, тараканмы бары да бер.

- Ә шулай да, егетләр, диң­гездә коенып чыксаң, шәп булыр иде бит, ә?! Әнә нинди гүзәл кызлар кояшта кызынып яталар, может берәрсе белән танышыр идек, ә?

- Төш аннан! Куй бинокльны, йә сылу гәүдәле кызлар күреп, күзең сукыраер! Хәзер менә ротный килер дә тагын берәр утрауны дошманнан азат итәргә боерык бирер, ме­нә шунда рәхәтләнеп су коенырсыз, әлегә ял итегез һәм эчегездән генә хыялланыгыз.

- Хыялланырга гына кала да инде, әйеме, Сарыйм абый?

Сарыйм, үзенең исемен ишеткәч, сискәнеп китте. Күзләрен йомып, әллә йок­лап, әллә уйланып утыра иде. Ул ротада иң өлкән һәм иң тәҗрибәле сугышчы бу­лып санала. Сарыйм авыр сулап куйды да, кулын­дагы пу­лемётын кыяга сө­яп, кояшка кибәргә куйган па­пи­рос­ларның берсен алып, көй­рәтеп җибәрде.

- Хыялны, егетләр, беркем дә тыя да, чик тә куя алмый, хыялланып кына яшисе иде дә бит, тик менә булмый, күршеләр ирек бирми. Бер аҗдаһаны дөмектердек, җыйнаулашып, ә калганнары исән әле. Шуңа күрә безгә гел уяу булырга, әзер торырга кирәк.

- Сарыйм  абый, сугыш бетте бит инде. Әнә, олы яшьтәге солдатларны, матросларны де­мобилизовать итәргә ди­гән боерык та килгән, дип ишеттем. Ә син һаман сугыш белән куркытасың.

- Мин сине куркытмыйм, ә кисәтәм, безне әле, Васютин, алда канкойгыч каты бәрелешләр көтә, шуңа күрә әзер булырга кирәк.

- Сарыйм абый, сер булмаса, әйт әле, син ничә ел хезмәт итәсең инде? Син бит мамонтлар һәм динозаврлар белән бер яшьлек, ә һаман да безнең кебек яшь егетләр арасында сугышып йөрисең. Гаиләң, балаларың бармы соң?

- Ай-һай, Васютин, син нәкъ особист кебек, сорауларны яудырасың гына. Минем күпме хезмәт иткәнемне беләсең килсә, комбаттан сора. Үзең әйтмешли, мин хез­мәт итә башлаганда, монда мамонтлар йөри иде, үлән ашап, — дип күз кысып алды.

- Ну, Кәримов, синең авыз­га бармак тыгарга ярамый икән, терсәктән үк өзеп ала­сың. Шулай да, Сарыйм абый, син бит безнең ротада иң олысы, гаиләң, балаларың бармы?

- Эх, егетләр, бар инде, гаилә дә, балалар да бар. Ми­нем өч балам — кызым Сә­гый­дәгә егерме бер яшь, улым Саҗит кайдадыр шушы тирәдә танкист булып хезмәт итә, Әхмәтшәет улыма да унөч яшь инде. Менә шундый карт инде мин, егетләр! Әңгәмәне бетерик, иптәшләр, әнә ротный белән замполит киләләр. Рота, смирно! Иптәш капитан-лейтенант!.. Вольно! Утырышыгыз, егетләр. Кү­негүләр буенча ротаның әзер­леге бик әйбәт. Әмма тук­талырга ярамый. Иптәш капитан-лейтенант, рөхсәт ите­гез мөрәҗәгать итәргә?

- Тыңлыйм, Артамонов.

- Иптәш капитан-лей­те­нант, менә безнең гаскәрләр шулкадәрле көчле бит инде хәзер: ул пехотныйларны, танковыйларны, авиацияне, диңгез көчләрен алыйк… Ме­нә шушы хәрби көчләрдән бер күмәк армия җыярга да, Япониянең квантун армиясен тар-мар итеп челпәрәмә китереп ташларга кирәк тиз арада, мин шулай дип уйлыйм, ә иптәш капитан-лей­тенант?..

- Артамонов, квантун армиясен бик тиз тар-мар  итәргә җыенасыз, ә төп­тән­рәк уйламыйсыз. Квантун ар­миясе ул бит бик көчле. Аны бүрек белән бәреп, ура кычкырып кына да җиңеп булмый. Ә хәрби операция мәсьәләсенә килгәндә, бу турыда башыңны ватма. Аны уйлар өчен генеральный штабта тәҗрибәле генераллар бар. Тагын кемдә нинди сораулар бар? Бәлкем замполит Тимофей Ильичка сорауларыгыз бардыр.

- Иптәш өлкән лейтенант, рөхсәт итегез!

- Әйдә, Белдыев, бир со­равыңны.

- Иптәш өлкән лейтенант,  әйтегез әле, олы яшьтәге солдатларны, матросларны демобилизовать итәргә дигән боерык килгән ди, дөресме шул сүз?

- Ялгышмасам, Белдыев, син беренче ел гына хезмәт итәсең әле?

- Әйе,Тимофей Ильич, ялгышмыйсыз, тик сүз минем турыда бармый, безнең ротада иң өлкән һәм иң тәҗрибәле матрос бар, ул Сарыйм абый  Кәримов, мин аның турында сөйлим.

- Әйе, Кәримов — ул иң тәҗрибәле матрос­лары­быз­ның берсе, сез, егетләр, аның сөйләгәннәренә колак салыгыз, зыян булмас.

- Иптәш капитан-лей­те­нант, штаб хәбәрчесе Кариенко килә. Нинди хәбәр алып килә икән?

- Хәерлесе белән килсен инде, егетләр.

- Иптәш капитан-лей­те­нант, сезне һәм матрос Кә­ри­мовны комбат чакырта.

- Нинди мәсьәлә буенча чакырта икән, белмисеңме?

- Белмим, иптәш капитан-лейтенант, тик кәефе юк, шунысы билгеле.

- Тимофей Ильич, ротаны сәгать җидегә казармага алып кайтырсыз, ә хәзер күнегүләрне дәвам итегез! Ә без, иптәш Кәримов, комбат янына юнәлик.

- Ахыры хәерле булсын, иптәш капитан-лейтенант, гадәттегечә, комбатның кич­кә каршы чакыруы яхшыга түгелдер инде.

- Нәрсә булса — шул була инде, Кәримов, баргач белербез. Чү, туктале, тыңла ничек өздереп сайрый бит тургай, нинди гүзәллек! Әйтерсең лә беркайда да сугыш юк һәм табигать гүзәллеге бар галәмгә сибелә…

- Тик без, иптәш капитан-лейтенант, моның ише гүзәл тынлыкка тиз генә өйрәнә алмабыз.

- Өйрәнербез, Кәримов, өй­рәнербез, бер бетәр әле бу сугышлар да, мәңге бармас. Ә хәзер ашыгыйк, комбат соңга калып йөргәнне яратмый…

- Керергә ярыймы, иптәш капитан второго ранга?

- Керегез.

- Иптәш капитан второго ранга, капитан-лейтенант Медведев һәм матрос Кә­ри­мов сезнең боерык буенча килеп җиттеләр.

- Бик әйбәт булган, узыгыз, утырыгыз, мин хәзер документларны барлап чыгам да сезнең мәсьәләне чишәрбез.

Капитан второго ранга Ду­динның бу сүзләреннән керү­челәрнең тәннәре буенча кырмыскалар йөгереп үтте сыман. Нинди “безнең мәсьәлә”не чишәргә дәште икән? Ниндидер сәер тынлык сизелә бүген комбатның  үз-үзен тотышында, башка вакытта шырпысыз кабынырга торган Дудин, бүген, ки­ресенчә, бик тыныч иде. Дудин, батальон офицерларын киңәшмәгә җыйганда, баштан биш-ун минут бүлмәне тәмәке төтененнән җилләтә иде, ә бүген андый хәл дә булмады. Сугышчылар килүгә особист та килмәгән иде әле. Бу үзгәрешләр хәерлегә генә була күрсен иде.

Дудин ниндидер язуларга имзасын куеп бетерде дә, папкага тутырып, өстәл тарт­масына салгач кына сугышчылар ягына борылды:

- Валерий  Михайлович, ротада хәлләр ничек, күне­гүләр ничек бара?

- Иптәш капитан второго ранга…..

- Утырыгыз Валерий Михайлович.

- Иптәш капитан-лей­тенант второго ранга, күне­гүләр язылган план буенча бара. Мәсәлән, бүген ике тапкыр диңгездән утрауга десантирование уздырдык. Икесе ике утрауда. Беренчесе — Рыбачий утравында, икенчесе — Гремящий утравында, икесе дә бик яхшы узды. Ике утрау­га да беренче булып матрос Кәримов аяк басты, пулеметтан ут ачып, ротага ярдәм итте.

- Бик әйбәт алай булса. Димәк, сезнең рота хәрби боерыкны үтәргә әзер?

- Әзер, иптәш капитан второго ранга.

- Ә менә Кәримовны башка ротага күчерсәк, рота боерыкны үти алырмы, Валерий Михайлович?

- Мин сезне аңламыйм, иптәш капитан второго ранга? Ничек сез Кәримовны башка ротага күчерәсез ди?

- Мәсәлән диик, Валерий  Михайлович.

- Мин бу турыда уйламадым, Вадим Андреевич.

- Ә менә хәзер уйларга туры киләчәк, Валерий Михайлович, чөнки бүген мин боерыкка кул куйдым. Иптәш Кәримов безнең иң өлкән матросларыбызның берсе, шуңа күрә аны демобилизо­вать итәбез. Олы яшьтәге солдатларны, матросларны демобилизовать итәргә боерык килде. Шулай булгач, Кәримовны увольнять итәбез. Камбузга барып өч тәүлеклек сухой паек алырсыз.

- Сарыйм Кәримович, хез­мәтәгез өчен зур рәхмәт! Сез һәрвакыт яшьләргә үрнәк булдыгыз.

- Служу Советскому Союзу, иптәш капитан второго ранга! Сезгә Смольяниново станциясенә таба юл тотарга кирәк булачак. Эшелоннар аннан көнбатышка таба китә. Хәерле юл сезгә, сау булыгыз! Ә сез, Валерий Михайлович, әлегә калыгыз!

Сарыйм Дудинның бүл­мә­сеннән канатлы кош сыман очып чыкты. Аның караеп, шадраланып беткән би­теннән нур сибелә, ә арыган күзләреннән мөлдерәп яшьләр ага иде. Солдат әкрен генә килеп, штаб буенча дежурный өстәле каршындагы урындыкка утырды. Аның кипшенгән ирен­нәре дерелдәп куялар, күз­ләреннән туктаусыз яшь ага. Штаб буенча дежур­ный­ның ярдәмчесе матрос Карпенко Сарыймны бу кыяфәттә беренче тапкыр күрә иде. Шуңа күрә ул беравык тын гына карап торды. Ротадагы иң тәҗрибәле, иң авторитетлы матросның сабый бала сыман елап утыруына шаккатты.

- Сарыйм абый, сезгә ни булды?

- Эх, Никола дустым, ниш­ләргә дә белмим бит…

- Нәрсә булды соң, әллә олы яшьтәге матросларны увольнять итәләр дигән боерык дөрес булып чыктымы?

- Әйе, Никола дустым, дө­рес. Тик мин нишләргә дә бел­мим.

- Димәк, Сарыйм абый, гаиләң, балаларың янына кай­тасың? Котлыйм, чын кү­ңел­дән котлыйм!

- Нинди тавыш дисәң, һа­ман да шул Кәримов белән Карпенко булыр инде ул. Нинди сәбәп буенча шушы хәтле куаныч ә, Карпенко?

- Кәримовка документларын биргәннәр. Олы яшьтәге солдатларны һәм матросларны увольнять итәргә диелгән боерык килгән, иптәш капитан. Өенә кайтырга, ә ул елап утыра…

- Шулаймени! Димәк, өеңә кайтырга җыенасың, иптәш Кәримов? Баштан минем бүл­мәгә кереп чыгыйк әле, аннары күз күрер, өеңә кайтыргамы, әллә башка якка юл тотаргамы? Йә, әйдә, уз, Кәримов, оялма, утыр, тартып җибәр берне. Безнең сөй­ләшүне исеңә төшер һәм әйт инде хәзер. Күнегүләр вакытында окопта граната шартлауда кем гаепле булды инде, Васюковмы әллә Евсеевмы?

- Иптәш  капитан, мин сез­гә күрсәтеп аңлаттым бит инде. Минем окоптан Васюков белән Евсеевның окоплары күренми. Мин күрмәдем, белмим, әйтә алмыйм кем гаепле икәнлеген.

- Уйла, Кәримов, аларның гаебе аркасында син, контузия алып, бер колакка саң­гы­рауландың. Менә хәзер һәм шушы бүлмәдә синең язмышың хәл ителә, йә син, күкрәгеңне киереп, орден-медальләреңне тагып өеңә, гаиләң, балаларың янына кайтып китәсең, йә бөкрәеп Колымага урман кисәргә ки­тәсең. Сиңа уйларга биш минут вакыт бирәм, мин бәд­рәфкә барып килгәнче.

Особист чыгып китте, ә Сарыйм, башын аска иеп, утырып калды. Аның ак болытларга менеп җиткән хы­яллары бер мизгелдә чел­пәрәмә килде. Ул, ни уйларга да белмичә, башын иеп, бер ноктага карап утыруын дәвам итте. Коридор буйлап барган особистның аяк тавышлары ерагая барды. Ә Сарыймның башында төрле уйлар бөтерелде, әллә чыгып качаргамы? Югыйсә, бу особисттан әллә нинди әшәкелек тә көтеп була. Аңарга тараканны басып сытарга ни дә, кеше язмышын таптап үтәргә ни…

- Юк, тукта, моның ише уйларны баштан алып ташларга кирәк. Васюков белән Евсеевның окобында граната шартлауга минем ни катнашым бар? Сарыйм шулай уйланып утырганда, ишек ачылып китте. Солдатның өстенә бер чиләк салкын су салдылармени, тәненнән салкын тир бәреп чыкты һәм, уйларыннан айнып, бүлмәгә Дудин кергәнен күреп алды.

- Сергей Ильич, сез?..

- Кәримов, син нишләп мон­да утырасың?

- Аны мин алып кердем, Вадим Андреевич, безнең ачыкланып бетмәгән кайбер сораулар калган иде, бер бик сәер вакыйгадан…

- Нинди вакыйга инде ул, Сергей Ильич, сер булмаса?

- Сер түгел, Вадим Андреевич, егерме бишенче май көнне үткәрелгән күнегүләр барышында Васюков белән Евсеев окобында граната шартлау турында.

- Белүемчә, Сергей Ильич, ул граната шартлаганда матрослар зур зыян күрмәделәр һәм тикшерү комиссиясе ма­тросларның гаебе юк, дип таныды. Шул ук вакытта, Сергей Ильич, күнегүләр барган вакытта граната ыргыту участогында сезнең нәрсә эшләп йөргәнегез ачыкланмады әле.

- Вадим Андреевич, мин бит тәртип булсын дип тырышам.

- Шулай итеп, иптәш капитан, мәсьәлә чишелдеме? Сезнең Кәримовка башка сорауларыгыз юктыр, дип уйлыйм. Хәзер 1937 ел түгел, халык дошманы дип, һавадан алып эш ачарга йөрмәгез, Сергей Ильич.

- Ничек әйтсәгез, Вадим Андреевич, шулай була.

- Ут белән уйныйсыз, Сергей Ильич. Сак булыгыз, пешә күрмәгез. Кәримов, әйдәгез ми­нем белән.

- Ярый, Вадим Андреевич, сезнеңчә булсын, тик мин моны истә тотармын, бер җае килеп чыгар әле…

- Менә сиңа мә, керми киткән булсам, безнең егет өенә кайтыр урынына турыга Колымага юл тотар иде бит, кара син аны!..

- Рәхмәт Сезгә, Вадим Андреевич, сез булмасагыз, бет­кән иде минем баш.

- Кайгырма, синең гаебең юк анда.

- Булмаса да, гаеп табу андый кешегә берни түгел.

- Син, Кәримов, камбузга бардыңмы әле, паегыңны алдыңмы?

- Юк, иптәш капитан второго ранга, мин бит штабтан да чыгып өлгермәдем.

- Әйдә әле, икәү барыйк, Петрович анда булырга тиеш. Ишеге ачык, димәк, урынында.

Петровичның хуҗалыгы — батальонның азык-төлеге сак­лана торган җир асты склады. Читтән караганда, бер­нәрсәсе белән дә аерылып тор­маган куаклык инде менә. Петрович юан гәүдәле булмаса да, тирә-якта дан тоткан гер һәм штанга күтәрүче баһадир ул.

- Петрович, син мондамы, ә, Петрович? Хәерле көн, Петрович! Син чын күсе кебек, караңгы ояңда ятасың, кояшка чык әле, сукыраясың бит.

- Здравия желаю, Вадим Андреевич, нинди йомыш төште миңа?

- Аркадий Петрович, безгә боерык килде, олы яшьтәге матросларны демобилизовать итәргә. Батальонның иң олы яшьтәге матросы иптәш Кәримовка өч тәүлеклек паек һәм бер фляжка нарком спирты тиешле.

- Иптәш капитан второго ранга, спирт паекка керми бит, ничек инде мин аны бирим ди?

- Ярар инде, Петрович, са­ранланма, көн саен егет­лә­ребезне исән-сау килеш өй­ләренә озатып тормыйбыз бит!..

- Анысы шулай инде, Вадим Андреевич, соңгысы булмасын! Кая әле, бир вещ­мешогыңны! Менә сиңа тушенка, сало, ипи, шикәр һәм бер фляжка наркомовский күч­тәнәч.

- Рәхмәт сезгә, иптәш капитан второго ранга, сезгә дә Аркадий Петрович, бик зур рәхмәт барысы өчен дә. Кузгалыйм, алайса. Смольяниновога хәтле утыз биш чакрым атларга бит әле.

- Ярый, Кәримов, хәерле юл сиңа!

- Тукта, Кәримов, махор­каң­ны мә, калмасын!

- Рәхмәт сезгә, сау булыгыз!

Илшат ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1311

Комментирование запрещено