Дәвамчылар булганда, татар рухы сүнмәячәк

QPM5cX3wngsГомере буе эшләп, вакыты җиткәч, лаеклы ялга чыккан Адәм баласының вакыты иркенәя һәм ул үткән тормышына әйләнеп карый, нәтиҗә ясый башлый. Менә без дә, олы­гайган көнендә Исаклы авылында гомер итүче Равил Фатыйх улы Гыйниятуллинның вакыйгаларга бай тормышын барлап утырабыз.

Фронтовик, Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Гыйниятуллинга хатыны Гөлҗиһан дүрт бала та­ба — Равил, Зөләйха, Наил һәм Гөлсирә. Алар балаларын әдәп һәм әхлак кагый­дәләренә төшендереп, татар рухы өстәп, эшчән һәм тәртипле итеп тәрбиялиләр. Исаклыда заготовитель булып эшләүче Фатыйхны җи­тәкчеләре Мордово-Аде­ля­ково авылына эшкә җи­бәр­гән елны Равил беренче сыйныфка укырга керә. Ул тырышып укый, башка балалар арасында уйнап, мордва телен өйрәнә. Берничә ел үткәч, гаилә Яңа Якушкино авылына күченә. Анда Равил чуваш телен дә үзләштерә. Ә шулай да, Корбан чалып, ураза тотып яшәгән Фатыйх белән Гөлҗиһан балаларына татар милләтенең асылын сеңдерергә тырышалар — телен, динен, гореф-гадәтлә­рен, рухи кыйммәтләрен үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр. Мәсәлән, өйдә балага башка телдә сөйләшү тыела.

Равил, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Сергиевскида укып, тракторист-машинист һөнәрен үзләштерә, ике ел армиядә хезмәт итеп кайта һәм, Яр Чаллыга китеп, “КамАЗ”да эшли башлый. Аннан егет Мәскәүнең Лихачёв исемендәге заводына күчә.

Биредә ул Валентина исемле кыз белән таныша. Яшьләр өйләнешкәч, бәхет эзләп, Казахстан якларына китәләр. Ләкин, анда тамыр җәя алмыйлар, Исаклыга кайтып төпләнәләр. Равил заготконторада машина йөр­түче булып эшли баш­лый, бераздан склад җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Үзе чит­тән торып Саратов өлкәсе, Балашов шәһәрендә товаровед һөнәренә укый. Югары уку йортын тәмамлагач, аны заготконтора директоры итеп билгелиләр. Тормыш тәҗрибәсе туплаган Равил Фатыйх улы моның белән генә канәгатьләнми, карьера баскычы буйлап кү­тәрелә-күтәрелә, Куйбышев әзерлек базасы директоры дә­рәҗәсенә җитә.

Озакламый илебездә үз­гәртеп кору чоры башлана. Ул үзе белән дин иреге, азатлык алып килә. Татар халкының рәхәтләнеп үз телендә сөйләшәсе, татар мәктәпләрен, үз матбугатын булдырасы килә. Билгеле, өлкәбездә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә татар автономиясе оеша. Шундый үз­гәрешләр вакытында Равил Гыйниятуллин да тик ятмый, зыялы шәхесләр оештырган җыелышларда катнаша.

Озакламый, төрле авыр­лыкларны җиңеп чыгып, өлкәбездә “Бердәмлек”, “Сәлам”, “Азан” газеталары нәшер ителә, яшьләр өчен татар дискотекалары эшли башлый. Татар балалары өчен “Яктылык” мәктәбе ачыла. Татар радиосы эфирга чыга. Дөрес, бу яңарышлар зур чыгымнар таләп итә. Әмма татарның зыялы шәхесләре тырышлыгы белән барысы да алга бара. Татар басмаларын дөньяга танытуда Равил Гыйниятуллинның да өлеше зур. Ул, спонсор буларак, көчен дә, малын да кызганмый. “Бердәмлек” чыга башлаган вакытта газетаны татарлар күпләп яшәгән авылларга өләшеп йөреп, халыкны яңа басма белән таныштыра. Соңрак халык газетаны яратып, почта бүлеге аша үзе яздырып ала башлый.

Равил Фатыйх улы Са­мараның зыялы шәхесе, эшкуар Равил Яһудин турындагы истәлекләре белән дә уртак­лашып:

— Равил ага күп еллар Бөтендөнья татар конгресы президиумы әгъзасы бу­лып торган, Самарада Җә­мигъ мәчете төзелешенә зур өлеш керткән милләтпәрвәр кеше иде. Урыны оҗмахта булсын! Ул һәрвакыт: “Дәвам­чыларыбыз булганда, татар рухы сүнмәячәк, динебез дә, телебез дә, гореф-га­дәтләребез, мәдәниятебез, сән­гатебез дә мәңге яшәя­чәк!”- дип әйтергә ярата иде. Аның сүзләрендә хаклык бар, Аллага шөкер, бүгенге кө­небез зарланырлык түгел. Равил ага Яһудин теләгәнчә, әле дә өлкәбездә татар газета-журналлары чыгып килә, татар рухы яши. Мин аның улы Наил белән әле дә элемтәдә, еш аралашабыз, — дип сөй­ләде.

Заготконторалар ябыла башлагач, Равил Гыйниятуллин Исаклыга күченә. Ул салым инспекциясе начальнигы булып хезмәт юлын дәвам итә һәм шуннан лаеклы ялга да чыга. Ләкин пенсиядә дә үзенә эш таба: Шенталыда мәчет төзелә башлагач, Равил ага иганәче буларак ярдәм итә — төзелеш материаллары кайтара, кирәккәндә акча белән дә ярдәм итә. Мәчет бинасы төзелеп бет­кәч, мөгаллим Әнвәр ага Су­фияновтан ислам дине ни­гезләрен, гарәп графикасын өйрәнә. Хәйриячелек, дин­гә бирелү сыйфатлары да аңарда әтисеннән: Фатыйх ага да заманында мәчет фундаменты өчен төзелеш материаллары кайтарган булган. Ә мәчет төзелеп беткәч, “Шенталы районының Мак­таулы гражданины” исе­менә лаек булган. Әнвәр хәз­рәт Суфиянов, “Шенталы мөселманнарының ислам тарихы” китабын язып, милли җанлы татарлар ярдәмендә бас­тырып чыгара. Ундүрт бүлектән торган китап Шенталы авылы имамнарын, яңа мәчет тарихын, аны төзүгә өлеш керткән спонсорлар исемлеген үз эченә алган. Анда безнең героебызның да исеме бар.

Равил Фатыйх улы Рос­сия­нең һәм Самара өлкәсенең мактауга лаеклы хезмәт ветераны. Хезмәтенә күрә хөр­мәте, дип әйтергә ярата татар халкы. Казанышлары өчен ул орден-медальләр, бихисап Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Аларның кызлары Алия һәм кияүләре Александр, әти-әниләренә ике онык һәм бер оныкчык бүләк иткәннәр инде.

…Адәм баласының гомере сикәлтәле шул. Чөнки ул югалтулардан һәм табышлар­дан тора. Рәхимсез язмыш якын кешеләреңнән аерса да, яшәү дәрте йөрәгендә янсын өчен яңа көч бирә. Менә Равил Фатыйх улы да, алты ел элек хәләл җефете Валентинаны гомерлеккә югалта. Шулай да яшәү дәвам итә бит.

Әйе, җир йөзенә килгән һәр кешенең үз сукмагы, үз юлы бар. Гамәл кылып, матур итеп яшәү өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Мәр­хүм Фатыйх бабай белән Гөлҗиһан әби тәрбияле балалар үстергәннәр. Уллары Равил белән Наил дә мә­чет юлыннан тайпылмыйлар, кызлары Зөләйха белән Гөлсирә дә ата-ана үрнәгендә яшиләр.

 Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 628

Комментирование запрещено