Яңа Ярмәк уртасында авылдашыбыз, депутатыбыз Эдуард Кәрәм улы Зәйдуллин истәлегенә Корбан мәҗлесе үтте.
Май башында Зәйдуллиннар гаиләсенә зур кайгы килгән иде. Хәләл җефете Розалия, балалары, туганнары, якыннары өчен кадерледән-кадерле, авылыбызның иң күркәм кешеләренең берсе Эдуард Зәйдуллин 60 яшендә мәңгегә күзләрен йомды. Арабыздан чыннан да мәрхәмәтле, итагәтле, ярдәмчел, ачык йөзле кеше китеп барды…
Билгеләнгән көнне мәчетебез янында зур-зур эстәлләр куелды, алар сый-хөрмәт белән тулды. Корбан ашын имамыбыз Рәис хәзрәт Вәлиәхмәтов Коръән укып, башлап җибәрде. Аннан соң сүзне Эдуардның апалары Венера, Светлана алдылар, барчабызга саулык-сәламәтлек теләделәр.
Чарага Мәскәүдән дә, Тольяттидан да, Самардан да, Камышлыдан да, Кляүледән дә кунаклар кайткан иделәр. Корбан мәҗлесе озак еллар күрешмәгән сабакташларның очрашуына дә әйләнде. Һәркем өчен кадерле мәктәп елларын искә алдык, арабыздан киткән укытучыларыбызга догалар кылдык. Табын тулы ризыклар белән сыйланып, озаклап сөйләшеп утырдык, рәхәтләнеп ял иттек. Оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, таралыштык.
Шуны да әйтәсем килә: авыр кайгылар капкагызны какмасын, шатлыклы хәбәрләр белән генә очрашырга язсын, Ходаем. Барыбызга да исәнлек-саулык, тигезлек телим. Парларыгыздан ялгыз калмагыз. Дөньялар имин булсын.
Розалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Соболезнование
* * *
Зәйдуллиннар гаиләсе: «Һәрбер бала әти-әниле булырга тиеш!»
* * *
Минем башка әти-әнием юк…
* * *
Кеше җирдә яши, мәңгелеккә эзе кала
Просмотров: 617