Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм.
Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Моңлы тавышыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.
Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.