Хәтере барның — әйтере бар

Аняс Мингали (1)«Тарих — ул фонарь кебек, үткәннәрдән безнең киләчәккә юлны яктырта!»  В.О. Ключевский. 

Тарихчы галим В.О. Ключевский (1841-1911г.г): «Тарих — ул халыкның үзәк тамыры. Үз тарихын югалту нәтиҗәсендә күп илләр, халыклар, хәтта цивилизацияләр дөнья тарихы сәхнәсеннән төшеп калганнар. Аларны көчле рухлы халыклар йота барган».

Халкыбызның тарихы, аның үткәннәре белән горурланып яшәгән бабаларыбыз үз динен, телен һәм үз азатлыгын саклау юлында үлемгә дә барганнар. Нинди генә басым, газаплар кичермәсеннәр — алар милләт бөтенлеген, аның рухи бөеклеген югалтмыйча, безнең дәверләргә кадәр саклап килгәннәр. Ни кызганыч, хәзер телебез, милли үзаңыбыз зәгыйфьләнә, гореф-гадәтләребез сансызлана һәм татарлык рухы торган саен сүрелә бара. Чөнки аның үзәк тамыры булган тирән тарихы — хәзер кимсетелгән, авыр хәлдә. Үзе тирән фаҗигалы гомер кичерүгә дә карамастан, халкыбызның бөек улы — шагыйрь, рәссам Гакил Сәгыйров та үзенең иҗатында бу хәлләрне яктыртуга шактый зур урын бирә һәм тирән кайгыртучанлык күрсәтә.

Менә якында аның тууына 85 ел тулу уңаеннан ул яшәгән, иҗат иткән һәм шунда күмелгән Иске Фәйзулла авылының үткәннәре турында язылган китап басылды. Халык арасында таралгач, аның эчтәлеге хакында фикер алышулар дәвам итә. Шуларның кайберләре түбәндә тәкъдим ителә:

Әхтәм Әсмәгҗан углы Зарипов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан телевидениясенең баш режиссёры булып эшләгән, кырыклап телефильмнар авторы, язучы, язучылар берлеге әгъзасы:

Ахтям Зарипов

«Иске Фәйзулла авылы тарихы турындагы китап — олы маякка тиң басма. Аның авторына котлау сүзләренә өстәп, олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Рәхмәт сүзе — ул мәхәбәткә тиң тойгы. Менә бу китапның һәрбер бүлеге дә рәхмәткә лаек. Ул саф татар телендә, әдәби кагыйдәләр кысасында язылган. Миңа калса, аны укыган һәр кеше — һичшиксез үзенең татар булуы белән гогурланып, күп милләтле илебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләрне хәтерендә яңартып, алар рухына догасыз калмастыр кебек тоела. Милләтебез тарихында лаеклы урын алган казанышларны саклау hәм шуларны замана тудырган традицияләр белән баету — һәр милләтнең изге бурычы. Шулай булганда татар милләте яшәячәк, үсәчәк hәм илебез тарихында лаеклы урынын алачак.

Бу китапта урын алган һәр шәхеснең тарихы — гыйбрәт алырлык, үрнәк булырлык, оригиналь күренеш. Гакиль Сагиров — безнең илдә генә түгел, дөнья күләмендә танылган шәхес. Ул — фаҗигалы язмышны җиңү үрнәге.

Мин үзем һөнәрем буенча режиссер булганга, 90 яшем якынлашып килүгә карамастан, бу китапта урын алган шәхесләргә багышланган телевизион фильмнар төшерү теләге туды. Әлбәттә, бу хәзер инде минем өчен тормышка ашудан ерак булган хыял.

Шунсы гаҗәп, бу китапта мин үземнең әсәрләремдә үрнәкле кешеләр итеп тасфирлаган шәхесләргә тап булдым. Бүгенге көндә алар турында төшерелгән телевизион фильмнар — Татарстан телевидениясенең Алтын Фондында сакланалар бит! Шуңа да мин Җүрәйдән чыккан шәхесләр белән якын дуслар булуым белән горурланам!

Әгәр дә үз иҗатыгызда минем, режиссер hәм язучы буларак, киңәшләремне кирәк, дип тапсагыз, белегез, һөнәри консультацияләр бирү минем өчен нур өстенә нур булыр иде”.

Ягудин Җәмил Габделхәй улы, отставкадагы МВД полковнигы, педагогика фәннәре кандидаты, атказанган юрист, 1999- 2009 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

????????????????????????????????

— Иске Фәйзулла авылы турында китап басылуы — безнең өчен шатлыклы вакыйга булды. Чөнки нәсел тамырларыбыз шушы авыл белән тыгыз бәйләнгән. Мин үзем дә әтием кебек шушы авылда туганмын. Бу басма безнең барыбыз өчен дә кыйммәтле истәлек булачак. Ник дисәң, бу китапта элек безгә билгеле булмаган хәбәрләр дә бар. Мәсәлән, бабабыз Ягудин Абзальдин, аның семьясы, балалары hәм туганнары белән горурланырлык тарихи мәгълүматлар да бар.

Анда бабабыз үзенең якын туганы Хөснетдинов Ямалетдин белән 1928-1930 елларда авыл советы эшчәнлегендә актив катнашканы һәм ахырда аның авыл советы рәисе булып эшләгәне дә язылган. Соңыннан бабабыз колхоз рәисе булып та эшләгән. Алар олы углы Габделәхәт белән Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы аяусыз сугышканнар һәм икесе дә сугыш кырларында һәлак булганнар. Авторның халыкка иң кирәк әйберләрне гади тел белән, аңлаешлы итеп җиткерергә тырышуы да китапның отышлы ягы. Анда авылның төрле чорларда үткән тормыш юлын халкыбызның тирән тарихына бәйләп бирелүе — шулай ук тирән кызыксыну уята. Шул ук вакытта әлеге китап, hичшиксез, Урта Идел халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә дә үз элешен кертә. Шуңа күрә, бу китапның әһәмияте аеруча зур дип саныйм. Китап авторына авыллар тарихын, халкыбызның үткәндәге тормышын өйрәнүдә һәм гомүмиләштереп, киләчәк буынга җиткерүдә зур уңышлар телим.

Шамил Сәлиметдин углы Баһаутдин, Самар өлкәсендәге «Туган тел» татар җәмгыяте эшчәнлеген җитәкләп, татар халкына зур хезмәт күрсәткән милли лидер, отставкадагы авиация майоры:

Шамил Баһаутдин (1)

— Мин бу тарихи җыентыкны зур кызыксыну белән, яратып укып чыктым. Авылларда гомер-гомергә булдыклы, уңган, милли йөрәкле, динебез Ислам өчен көрәшүче халык яшәгәне — билгеле хәл. Менә бу китап шулкадәр күп кырлы ки, исләр китәрлек! Автор монда борынгы татар дәүләтчелегеннән башлап, губерна тарихын да барлаган, Кошки районы тарихына да тукталып, Иске Җүрәй кыр капкасына килеп җитә! Ул китап меңләгән язмышны үз эченә сыйдырган.

Бүгенге көндә китап язу – гаҗәеп авыр хезмәт. Китап язу – энә белән кое казу. Ә китапны бастыру мәшәкатен үзе китап язган адәм генә аңлый! Илдә кыргый капитализм бар нәрсәне кырып ташлаган чорда әкрен генә, тирән тамырлар җибәреп, татар буржуазиясе тергәкләнә. Бу – яхшы күренеш. Татар мәдәниятен бүгенге көндә тик татар байларыбыз гына үз җилкәләренә сала ала!

Әле бит китап язучыга шул татар байларының арбасына утыра да белергә тиеш! Аллаһыга шөкер, безнең татар байлары арасында да татар йөрәкле, милли мәдәниятебезне аңлый белүче ир-егетләребез дә бар.

Китапта автор яшәешнең барлык катламнарын да яктырта. Ләкин ул үзе генә язып калмый, авыл халкының фикерләренә дә урын бирә! Китап киң болынны хәтерләтә. Шунысы белән бу җыентык кадерле дә! Безнең татарда тормышны башкаларга карап көйләү гадәте дә бар. Матур гадәт! Менә бу авылда шулай ук матур тормышлы, йорт-куралары башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр дә бар. Шуңа күрә, алар үрнәгендә бу авыл киләчәктә гөлбакчага әверелер дигән ышаныч бар. Ә инде менә бу китап — Иске Җүрәйне тәррәкыять (прогресс) юлына чыгаручы яшел светофор булып хезмәт итәчәк!

Иске Фәйзулла авылы мәсҗите имам хатыйбы Габдулхак хәзрәт Халитов:

Габдулхак хазрат Халитов

«Бу китапның дөньяга чыгуы — ул авыл тормышын җанландырып җибәргән, шатлыклы бер вакыйга булды. Ул үткәннәрне күз алдына китереп, якты истәлекләр уяту белән бергә безнең төрле югалтулар турында да уйландыра. Хәзерге халык ни уйларга белми аптыраган, каршыга өметсезлек баскан, буталчык вакытта аның әһәмияте аеруча зур. Аны укыганда ирексездән ата-бабаларыбызның гыйбрәтле тормыш итү рәвеше, аларның яшәү батырлыгы күз алдына килә. Бәлки әле безнең буын кешеләре дә, алардан үрнәк ала алсак, без дә тормыш авырлыкларын җиңеп, киләчәккә өмет белән яши алырбыз дип ышанам. Борынгылар тормышының кайсы гына чорын алма — анда тәрбия, хезмәт сөю, чисталык-пакълык, дингә, олыларга хөрмәт, туганнарның кадерен белү кебек һәм башка бихисап тормыш үрнәкләре алып була шул».

Запастагы подполковник, ФСБ хезмәткәре Шәбиб углы Ирек Мустаев:

Безымянный

«Бу китапны булдыруда минем дә өлешем керде. Шуңа мин бик шатмын. Материллар табу өчен төрле эзләнүләр алып барырга туры килде. Ни кызганыч, тик күп кенә кыйммәтле хәбәрләрнең югалган, онытылган булуы да ачыкланды. Мәсәлән, хәтта моннан 40-50 ел гына элек булып узган вакыйгаларның да күбесе югалган. Менә бу китапны туплау дәверендә күпләрнең үз әти-әниләре, әби-бабалар һәм туганнары турындагы кыйммәтле хәбәрләрне китапка кертүгә битараф булуы — аеруча аяныч хәл. Бигрәк тә сугыш һәм хезмәт батырлары, колхоз чоры турындагы материалларның аз булуы борчу тудырды. Бәлки бу китап белән танышкач, ул кайберәүләрне уйландырып, төрле нәтиҗәләр ясарга юл ачар, икенчеләргә яңа хәбәрләр табарга, яисә хәтерләрен яңартырга сәбәпче булыр. Кеше хәтере — аның иң зур байлыгы. Бары тик әби-бабаларыбызның истәлеген, халкыбызның тарихын зурлап, хәтердә саклый алган очракта гына, безнең күңелебез саф, рухыбыз бай булачак».

ПСК «Степно-Шенталинский» кооперативы җитәкчесе Дамир углы Рамил Гиззатуллин:

Гиззатуллин Рамиль

— Бу китапта авылның үткәннәре, бигрәк тә авыл хуҗалыгы турындагы хәбәрләр — минем күңелемә аеруча якын. Чөнки минем Хәйрулла бабам Иске Фәйзулла авылында беренче колхоз оештыручылар исәбендә булып, иң авыр елларда аны җитәкләгән һәм үз гомерен авыл хуҗалыгына багышлап, аны үстерүгә күп көч куйган.

Әтием дә, үз гомеренә колхозда шофёр булып эшләп, алдынгылардан саналган. Мин үзем дә алар үрнәгендә гомеремне авыл хуҗалыгы белән бәйләдем.

Авыл хуҗалыгы — иң экстремаль эшләрнең берсе булу белән бергә, ул һәр хезмәткәрдән аның үз эшенә бар булдыгын, белемен, осталыгын һәм бар көчен бирүне таләп итә. Ә җитәкчеләрдән — бигрәк тә.

Бу китапта язылганнар арасында авыл тормышына хөрмәт белән карап, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эшенә югары бәя бирелүе — минем күңелемә аеруча хуш килде. Чөнки авыл хуҗалыгын алып бару — ул беркайчан да җиңел булмаган. Ә хәзерге буталчык вакытта — бигрәк тә.

Аняс Мингали (3) Аняс Мингали (2) Аняс Мингали (4)

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы, №3 (40), 2023 ел.

Просмотров: 733

Комментирование запрещено