Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез.
Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз.
Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте исеменнән оешманың президенты И.Г.Шәкүров.