Самар Җәмигъ мәчете имамы, өлкә «Туган тел» татар оешмасының Шура әгъзасы Иршат хәзрәт САФИНга!

2-z55-701ba575-41cc-4628-ae92-fbc3a8be3505Хөрмәтле Иршат хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм.

Динебез юлыннан тайпылмыйча, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенә дә ярдәмчел булып яшисез.  Дин кардәшләребезгә һәм милләттәшләребезгә  багышлаган хезмәтегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек.

Якты ният белән кыласы гамәлләрегез алга таба да күп булсын. Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты. 

Просмотров: 3055

Один комментарий

  1. Иршат хазрэт, туган кенегез белэн!!! Ходай тэгалэ исэннек-саулык, таза тормыш, Ян,адан ян,а ун,ышлар насыйп итсен.