Кулларыннан гөлләр түгелә…

UcKRPxLj06AКулларыннан гөлләр түгелә… Кеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясаучылар турында әнә шулай диләр. Самар өлкәсенең декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсебе остасы, шәһәребез рәссамнары һәм декоратив-гамәли сәнгате осталарының “Палитра” союзы әгъзасы — Әзвәт кызы Миләүшә Зәвьялова нәкъ шундыйлардан. Ул менә инде 20 елкул эшләре белән шөгыльләнә.

Миләүшә ханым Татарстанның Азнакай районына кергән Уразай авылында туа. Аннары аның гаиләсе Әлмәт шәһәренә күчеп урнаша. Кыз биредә унъеллык мәктәпне тәмамлый һәм Яр Чаллы (ул вакытта Брежнев) шәһәренең политехник институтына керә. Ләкин бер ел укыгач, төгәл фәннәрнең күңеленә бер дә хуш килмәгәнен аңлый. Гуманитар фәннәргә тартыла ул. Шуңа күрә, әлеге уку йортын ташлап, Куйбышев шәһәренә килә һәм план институтында, сәнәгатьне (промышленность) планлаштыру факультетында белем ала. Әмма һөнәре буенча бер көн дә эшләми, ә сәүдә белән шөгыльләнә башлый. Кооперативлар, бизнес чәчәк аткан  90нчы еллар була бу.

Язмам герое башта Ленинградский урамында урнашкан сәүдә рәтләрендә сатучы хезмәтен башкара, ә бер елдан соң шәхси предприятиесен ачып җибәрә. Берничә ел эчендә җиләк-җимеш, хушбуйлар (духи) да, сувенирлар, картиналар да сата ул. Ә тора-бара балачактан ук кул эшенә галәмәт оста Миләүшә үзе ясаган әйберләрне – идән себеркеләрен, йомшак курчакларны (күбесенчә йорт иясе — домовой) сатуга чыгара.

Әмма, хатын-кыз буларак, аның күңеле гүзәллеккә, иҗатка тартыла. Һәм ул, туташ-ханымнарга матурлык бүләк итү ниятеннән, бизәнү әйберләрен (украшения) ясап сата башлый.

gd3IFQBl8bA0lVfoY0WDkk OejG5GlGD1E

Симбирцит ташыннан, чын тиредән җитештерелгән искиткеч күркәм, күз явын алырлык муенса, беләзек, алка, брошкаларны күргәч:

- СөбханАллаһ! Шулкадәр сәләт сезгә кайдан килгән икән?! – дип гаҗәпләндем.

- Ике әбием дә оста куллылар иде. Туку, йон эрләү, бәйләү дисеңме, барысына да уңган булдылар. Әнием Тәскирә шулай ук бик яхшы итеп чигү чигә, бәйләм бәйли. Дөрес, хәзер 81 яшендә инде, кул эшләре белән сирәк утыра, — дип җавап бирде әңгәмәдәшем.

aqKfqA9wmrI

Алтын куллы Миләүшә хәзер генә күбрәк тире һәм ташлардан бизәнү әйберләрен ясый. Элегрәк ул ефәкҗепләр,вак сәйләннәр белән чигү чиккән, декупаж, милли курчаклар ясау һәм башка төрле кул эшләре белән шөгыльләнгән.  Ә төрле конкурсларда, күргәзмәләрдә катнашканда милләттәшебез инсталляцияләр (төрле әйберләрдән җыелган композиция), паннолар да иҗат итә. Бер елны шундыйларның берсен – “Тормыш дәвам итә” дип исемләнгән, балчыктан ясалган ватык чүлмәктә үсеп утырган гөлләрдән торган инсталляциясен ул Бөек Җиңү көненә багышланган күргәзмәгә чыгарган.

- Ватык чүлмәк белән мин сугышны тасвирладым. Ә тиредән ясалган гөлләр, ничек кенә авыр булса да, тормышның дәвам итүен күрсәтүче билге буларак кулланылды, — дип аңлатты Миләүшә әлеге композициясенең мәгънәсен.

Бизәнү әйберләре тиредән һәм ташлардан торса, паннолар иҗат иткәндә агач каерысын һәм кисәкләрен дә куллана икән ул. Аның кул эшләре арасында картиналар да байтак. Күбесендә  симбирциттан һәм тиредән ясалган мәк, көнбагыш, ирис чәчәкләре тасвирланган.  

- Яратам мин бу чәчәкләрне. Шуңа күрә дә иҗатымда алар аерым урын алып торалар, — дип елмая Миләүшә.

Ул — бай фантазияле кеше. Эшендә төрле техника, ысул-юллар куллана, һәр әйбергә уникаль дизайн уйлап чыгара, форма, төс буенча материалларны җентекләп сайлап ала.

Әңгәмәдәшем сүзләренчә,идеялары үзлегеннән барлыкка килә икән. Эшкә тотынгач та, ул,җыр-моң,  чишмәдәй,үзеннән-үзе агыла, ди. Барысын да кәефе, фантазиясеәйтеп тора.Бу, әлбәттә, Миләүшәнеңҗитештергәнһәр әйберенә үзхисләрен, тойгыларын салуына, яратып, чын күңеленнән иҗат итүенә бәйле. 

- Эш җимешләрем кешеләргә ошаса, аларда уңай хис-тойгылар уятса, бу минем өчен–олуг шатлык, иң яхшы бүләк, — ди ул.

Әйтергә кирәк, милләттәшебезнең сәләте аның кызына да күчкән. Менә инде күп еллар ул әнисе белән бергә иҗат итә, төрле бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә, фестивальләрдә катнаша.

- Кызым үзлегеннән дә күп нәрсәгә өйрәнә, кайбер әйберләрне миннән остарак та ясый әле. Ул бик актив. Күргәзмәләр, мастер-класслар белән йөрмәгән җире калмады. Төрле шәһәрләрдә узган чараларда катнашып килә, җиңүләр яулый. Әле җәмәгать, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә дә өлгерә.

Бергә эшләве күңеллерәк тә, җиңелрәк тә. Тәҗрибә белән уртаклашабыз, мин аңа белгәннәремне аңлатам, ул мине нәрсәгә булса да өйрәтә, — дип шатланып сөйли язмам герое.         

Эш җимешләрен алар масштаблы чараларда, күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә, интернет аша саталар. Ә җәйләрен Идел яры буена, Елга вокзалы мәйданына чыгаралар.

- Төрле шәһәрләрдән теплоходта Самарга экскурсиягә бик еш килеп йөрүче кешеләр, ел саен сездән берәр нәрсә сатып алабыз, диләр.

Гомумән, Аллаһыга шөкер, бизәнү әйберләрен яратып алалар. Даими клиентларыбыз да бар инде. Бер таныш хатын Швейцариядә яши. Ул үзенә алка, муенса, беләзекләр алып киткән иде. Аннары таныш-белешләре дә күреп, бик ошатканнар һәм безгә заказлар бирә башладылар. Самарда туып-үсеп, бүгенге көндә Америкада яшәүче бер кыз да шулай ук без ясаган бизәнү әйберләрен бик яратты. Туган шәһәренә кайткан саен берәр нәрсә сатып алмыйча китми, — ди Миләүшә ханым.

- Аларга иҗат җимешләрегез нәрсәсе белән шулкадәр ошый икән? – дип кызыксындым аңардан.

- Беренчедән, кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Икенчедән, кешеләрне әлеге бизәнү әйберләренең эксклюзив, уникаль, гадәттән тыш булуы кызыктыра.

Кайберәүләр хәтта без ясаган беләзек, алка, муенсалардан коллекция дә җыялар әле.

Безгә шулай ук махсус значокларга да заказ бирәләр. Әйтик, футбол, баскетбол клубларыннан мөрәҗәгать итәләр яисә берәр нинди чарага туры китереп ясаталар.

Татарстанда яшәүче татарлар исә Самарда оста куллы милләттәшләрен тапканнары өчен сөенәләр.

Шуны да билгеләп үтәргә телим, кул эше, дип, мин беркайчан да югары хаклар куймыйм. Безнең продукцияне теләгән бөтен кешеләр дә ала алсын, дигән фикердә мин. Шуңа күрә бизәнү әйберләренең бәясе уртача. Шундый очраклар да булгалады — кайберәүләр үзләре акчаны арттырып бирәләр. Шулкадәр затлы әйберләрне шундый арзан бәягә саталармы инде, дип аңлаталар алар бу гамәлләрен.

- Димәк, кешеләрдән аерым рәхмәт сүзләре дә ишетәсез?

- Әлхәмдүлилләһ, бизәнү әйберләренең җыйнак, матур ясалганы, тиешле төсләрне сайлый белүем, бәяләрнең арзан булуы өчен аеруча рәхмәт белдерәләр.

- Иҗатыгыз тормышыгызда нинди урын биләп тора?

-  Мин аңа гомеремне багышладым. Бу – минем тормышым. Иҗатымны бик яратам. Гел үсештә булырга телим. Киләчәккә ниятләрем дә күп.

- Мәсәлән?

- Миңа төрле милләтләрнең бизәнү әйберләре, аксессуарлары бик ошый. Төрле халыкларның бәйрәмнәрендә, чараларында булганыбыз бар. Барысы да күз явын алырлык! Аллаһы теләсә, алга таба шундый әйберләрне дә җитештерү теләгем бар. 

Миләүшә ханым һәм аның кызы шәһәр, өлкә, бөтенроссия һәм халыкара чараларда катнашып киләләр һәм еш кына җиңүгә ирешәләр, призлы урыннар яулыйлар. Шулай, алар Мәскәү,Санкт-Петербург, Саранск, Сарытау,Казан, Өфе,Чебоксар һәм илебезнең башка шәһәрләрендә булып кайтканнар.

Миләүшә Завьялова бушлай йөздән артык мастер-класс күрсәткән. “Үткәннәргә сәяхәт” (Самар өлкәсе), “Канитель” (Пенза өлкәсе)  Халыкара фестивальләрдә җиңү яулаган. Аның эшләренең Татарстан һәм Башкортостан республикаларының милли музейларында саклануы да милләттәшебез өчен горурлык хисләре уята. Миләүшә ханым югары уңышлары өчен алган Рәхмәт хатларын, Грамоталарны, Дипломнарны кадерләп саклый. Самарның халык китапханәсендә үз күргәзмәсен дә тәкъдим иткән ул.   

Ә татар чараларын аеруча ярата әңгәмәдәшем. Бигрәк тә Сабан туе аның өчен бик мөһим бәйрәм булып тора.

- Мин үз милләтем белән горурланам. Татарлар — бай тарихлы, бай мәдәниятле халык. Ана телен, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны саклап, аларны киләчәк буынга тапшырырга тырышсак иде. Бөек милләтебез мәңге яшәсен, дип телим, — ди Миләүшә Әзвәт кызы.

Алар кызы белән бергә хәйриячелек белән дә шөгыльләнәләр — сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә, ятим, инвалид балаларга хәләл малларыннан өлеш чыгаралар, алар өчен мастер-класслар үткәреп, күңелләрен күрәләр.

Гомумән, Миләүшә ханым иҗат иткән әйберләр нинди матур булса, аның холкы, күңеле дә шундый ук күркәм.

sW_Z2yaTYmc wCXZQbcpXwE 7yyQmIbyo5I S88Uk5wB-mw

Дүрт баласы өчен кайгыртучан ана ул (кызганыч ки, күптән түгел бер улы бик яшьли якты дөньядан китеп барган). Биш бала тудырып үстергәне өчен милләттәшебез икенче дәрәҗә “Ана батырлыгы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Әнисе өчен яхшы кыз (әтисе дүрт ел элек вафат булган). Бертуган абыйсы Радик һәм аның гаиләсе белән дә, калган туганнары белән дә аралашып, бик дус булып яши. Күңеле мәрхәмәт белән тулы бу ханым башкаларга карата бик булышучан, беркайчан да кеше кайгысына битараф калмый, ярдәм кулын сузарга ашыга.

Әнисе турында баласыннан да ихласрак итеп беркем дә әйтә алмас, дип, язмам героеның 33 яшьлек кызыннан анасы турында сораштым.       

- Әниебез без, балалары, өчен һәрьяклап үрнәк булып тора. Башкаларга да өлге булырлык шәхес ул.

Искиткеч миһербанлы, бик тыйнак, якыннарына да, хәтта чит-ят кешеләргә дә үтә дә ярдәмчел. Мохтаҗларның ихтыяҗларын үтәргә тырыша, яннарыннан битараф, тыныч кына үтеп китә алмый.

Аның белән үзеңне уңай хис итәсең, җанга шундый рәхәт. Һәм бу безнең өчен генә шулай түгел. Кунакка килгән дус-ишләрем, әни белән танышкач, аннары күбрәк аның янына киләләр. Кайчак хәтта әниемне көнләшеп, бүтән үзләрен чакырмыйм, дим (көлә). Ул аларны чәй дә эчерә, моң-зарларын тыңлап, хуплау сүзләрен дә әйтә.

Безнең гаиләдә бик матур гадәт яшәп килә. Һәр көнне кичен барыбыз да чәй өстәле янына җыелабыз. Бер-беребезгә көн эчендә булып үткән вакыйгалар турында сөйлибез, әниебездән төрле мәсьәләләр буенча киңәш сорыйбыз. Һәм ул һәрвакытта акыллы сүзләре белән ярдәм итә, күңелебезне тынычландыра, киләчәккә ышаныч тудыра. Без әниебезгә бик рәхмәтле. Газизебез исән-сау, озын гомерле була күрсен.

Ә Миләүшә ханымга:

- Сез бәхетлеме? – дигән соңгы сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- Бик авыр кайгы кичерергә туры килсә дә, Аллаһы Тәгаләгә барысы өчен дә рәхмәтле мин һәм үземне бәхетле, дип саныйм.

Әти-әнием безгә лаеклы тәрбия бирделәр, мәхәбәттә, назда үстерделәр, балачагыбыз бәхетле булды. Алар — безнең өчен иң кадерле, иң газиз, иң кадерле кешеләр. Әтиебезне догабыздан калдырмыйбыз. Ә әниебез һаман да безнең өчен янып-көеп, кайгыртучанлык күрсәтеп яши. Без абыем Радик белән әти-әниебезгә барысы өчен дә бик рәхмәтлебез. 

Кызым, улларым, яраткан эшем, дусларым, фикердәшләрем, ашарга – ризыгым, яшәргә йортым бар. Илләребез тыныч булсын да, Раббым башкача бала кайгысы күрергә генә язмасын.

- Амин, Миләүшә ханым. Аллаһы Тәгалә сезне, бәгырь җимешләрегезне, якыннарыгызны Үзенең ярдәменнән, мәрхәмәтеннән ташламасын.

6O4nK1c5onk TZRBxy88jwA mrLSTvCZn2Y m62sbr51Vrs

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №3 (40), 2023 ел.

     

 

     

   

 

 

Просмотров: 760