11 ноябрьдә район үзәгендә Татар халык мәдәнияте көне узды
Чарага хворостянкалылар гына түгел, җирле татарларның өлкә авылларында һәм шәһәрләрендә яшәүче туганнары һәм дуслары да килгән иде. Мөхтәрәм кунакларны — район башлыгы В.А. Маховны һәм Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р.М. Насыйрованы һәм башка кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар.
Элек руслар гына яшәгән Хворостянка районында бүген утыз милләт кешеләре яши. Татарлар сан буенча өченче урында – 400ләп кеше исәпләнә. Алар бирегә Татарстан, Башкортостан, Мордовия республикаларыннан, Ульян һәм Пенза өлкәләреннән, Самара өлкәсенең төньягыннан килеп урнашканнар. Ә аларның балалары һәм оныклары өчен Хворостянка инде туган җирләре.
Татар бәйрәменә килгән кунакларны район башлыгы сәламләде. “Бүгенге чара – дуслык һәм аңлашучанлык, бер-беребезне хөрмәт итү бәйрәме ул, — дип билгеләп үтте Виктор Алексеевич Махов. – Шушы болганчык заманда, төрле милләт халыклары арасында дошманлык ялкыны кабызып җибәрүчеләр күбәйгән чакта, безнең регион тынычлык һәм дуслык мохитында яши. Бу иң мөһиме. Бүгенге бәйрәмдә без хезмәт кешеләрен зурлаячакбыз, нәкъ алар Хворостянка районы тормышын бай һәм сыйфатлы итүгә зур өлеш кертәләр. Татарларны – оешкан, дус, тәртипле һәм укымышлы халык дип беләбез. Алар мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә җаваплы белгечләр булып танылдылар», — диде.
Район башлыгы иң эре агрохолдинг җитәкчесе Гамәл Замальтдиновның эшен югары бәяләде. Ул Новокуровка авылындагы сөтчелек комплексын торгызып, халыкка сыйфатлы сөт продукциясе, эш биргән. Аның кырлары югары уңыш белән куандыра, чәчүлекләр әйләнешенә чирәм җирләр дә кертелә бара. Аның тырышлыгы һәм акчасына Хворостянкада менә дигән мәчет төзелгән.
Виктор Алексеевич Хворостянка районы эшчәнлегенә, татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән татарларны – Ринат Курмакаев, Гөлнур Курмакаева, Рифкать Куряев, Наилә Мортазина, Мәзгуть Рәфыйков, Сәмия Рахмаева, Гөлнур Алиева, Аббас Әюпов, Гөлфия Аширова, Зөлфия Батова, Ришат Бигеев, Венера Доронина һәм Ринат Суликовны Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Ә иң югары бүләк –“Хворостянка районы алдындагы казанышлары өчен” күкрәк билгесенә Хворостянка мәктәбе укытучысы Кадрия Абушаева лаек булды. Кадрия Хәйдәровна – кырык еллык педагог стажы булган хөрмәтле укытучы, җәмәгать эшлеклесе, татар халкы гореф-гадәтләрен саклап яшәүче, ике баласы һәм биш оныгында да шушы кыйммәтләрне тәрбияли алган ана һәм әби ул. Абушаевлар — Әфганстанның утлы юлларын үткән тормыш иптәше Фәрит Мөнир улы һәм Кадрия Хәйдәр кызы бик матур тормыш юлы үткәннәр. Нинди генә хәл килеп чыкса да, туганнары һәм дуслары ярдәм сорап Абушаевларга киләләр һәм беркайчан ярдәмсез китмиләр, буш кул белән чыгарып җибәрмиләр.
Якташларын шушы бәйрәм белән котлап, Кадрия Хәйдәровна шундый матур чара үткәрелүе өчен район башлыгына рәхмәтләрен әйтте, туган телендә яхшы сүзләр, моңлы җырлар ишетү мөмкинлегенә бик сөенде.
Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын вакытлыча үтәгән Розалия Насыйрова зур дулкынлану белән тамашачыларны татар телендә котлады.
- Милләтебез тамырларын белергә, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне сакларга, телебезне өйрәнергә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен онытмаска тиешбез. Биредә яшәүче башка милләт халыклары да үз милләтен шулай ук сакласа һәм хөрмәт итсә, без аңлашып яши алачакбыз. Бердәмлектә көч булуын беркайчан да онытмыйк!
Якташларын мөселманнар советы рәисе Рәшит Алиев һәм Хворостянка мәчете имамы Рәфыйк Рахмаев та котладылар һәм Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның котлау адресын халыкка җиткерделәр.
Тантаналы өлешне йомгаклау өчен сәхнәгә мәдәният идарәсе җитәкчесе һәм чараның алып баручысы С.А Пичугин чыкты:
— Рус һәм татар халкы, гасырлар буе бергә яшәсәләр дә, һәрберсе үз телен, мәдәниятен, милли кием үзенчәлеген саклап кала алган. Бу бик шәп! Без дә үзебезнең балаларыбызга мәдәният һәм тел байлыгын, үз милләтләребезгә генә хас орнаментларны, җыр-моңнарыбызны, бизәнү әйберләребезне, аш-су төрлелеген тапшырып калдырырга тиешбез. Алар да, үз чиратында, милли кыйммәтләребезне оныкларыбызга тапшырсыннар. Уртак илебездә дуслык җепләре нык булсын иде.
Бәйрәмнең икенче – күңел ачу өлеше ике сәгатьтән дә артыграк барды, бугай. Татарстанның атказанган җырчысы Раяз Фасыйховның көчле һәм моңлы тавышы тамашачыларны тәмам әсир итте. “Сәйдәш” хореграфик коллективының дәртле биюләре, виртуоз-баянчы Ильяс Шәрипов моңнары һәм алып баручы, солист һәм пародист Әбри Хәбриевның мәзәкләре татар җыр-моңына сусаган милләттәшләребезнең күңелләренә май булып ятты.
Өлкәннәр артистларны алкышлаган, Раяз Фасыйхов белән җырлашкан, ә кайберләре хәтта биеп тә киткән арада тәмам ачыккан бала-чагалар фойеда тәмләшкәләр булуын сиземләп алганнар һәм бер-бер артлы фойе ишеге артына кереп югала башладылар. Абау! Өстәлләр татар халкының милли ризыкларыннан сыгылып тора икән! Чарага килгән һәр татар гаиләсе үзе пешергән татар ашлары алып килгән. Бәйрәм атмосферасы шулкадәр җылы һәм аралашу өчен җиңел иде, әйтерсең лә күптән күрешмәгән бер гаилә әгъзалары җыелган иде биредә.
Клара ГАЛИМҖАНОВА.
Сергей ТАЛЮК фотосурәте.
«Бердәмлек».
Просмотров: 417
Добавить комментарий