Туган ягына гашыйк ул

lYPnxse-7Y8Камышлы районының Иске Балыклы авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әлмир Нигъмәтуллин  диссертация якларга әзерләнә

Табигатьтә көз тантана итә. Әле кайчандыр игеннәр шаулап утырган басулар бушап калган, җирләрнең бер өлеше ял итә, икенче өлешендә инде уҗым бодае күтәрелеп килә, кояшлы көннәрдә кырлар зөбәрҗәт төсенә керәләр һәм, югары уңыш вәгъдә иткәндәй, балкыйлар…

Камышлы районы, Иске Балыклы авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әлмир Нигъмәтуллин басуга нәкъ шушы, җирләр ял иткән чорда чыгарга, кояш нурларында җирдән күтәрелгән томаннарны, зөбәрҗәт уҗымнарны күзәтергә, киләчәккә планнар корырга ярата. Ләкин озак хозурланырга вакыты юк аның, абзарларда мөгрәп торган малларга азык, печән салырга дип, фермасына ашыга.

fEFl_-9Xqdo

Анда да тәртип һәм муллык сизелә, берничә урында тау-тау булып печән өемнәре, салам төргәкләре калкып тора. Терлек абзары чиста, җылы, иркен. Маллар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә тиешле шартлар булдырылган.

Әлмир бала чагыннан шушы мохитта үскән бала бит ул. Әтисе Рафаэль Хәбиб улы байтак еллар авылда колхоз җитәкчесе булып эшләгән. Уллары Руслан белән Әлмирне дә эшкә өйрәтеп үстергән. Әтиләренең проблемаларына көенеп, уңышларына шатланып үскән балаларда авыл тормышына тирән мәхәббәт тәрбияләнгән.

Мәктәпне тәмамлаган Әлмир авылда калырга теләк белдерә, дусларын да үгетләп карый, ләкин яшьләр ризалашмыйлар, әти-әниләре дә балаларының читкә китүен хуплыйлар икән. Шуннан соң Әлмир дә Самараның дәүләт техник университетына укырга керә. Аны яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм шунда ук мәгълүмат үзәге лаборанты булып эшли башлый. Тора-бара аспирантура тәмамлый һәм бүгенге көндә университетта “Директор центра разработки и производства перспектив” вазифасына керешә. Тиздән яшь белгеч диссертация якларга җыена.

Гаилә хәленә килгәндә, анда да бар да яхшы – хатыны Венера һәм ике кызы бар.

Ничек фермер булып киткән соң ул? Әтисе Рафаэль Хәбиб улы колхоз җитәкчесе булып эшләгән чорда мин “Бердәмлек”тә “Музейга әйләнгән колхоз” дип аталган мәкалә бастырып чыгарган идем. Кызганычка, Рафаэль Хәбибович булдыклы җитәкче булса да, авыл хезмәтчәннәре ничек тырышсалар да, күмәк хуҗалыкны саклап кала алмадылар, ул таркалды. Авылының таркалуын күреп бик борчылган егет, мөмкинлеге булгач ук, фермадагы бушап калган ике йөз урынлы терлек абзарын сатып ала һәм үзләренең йорт хуҗалыгындагы терлекләрне шунда күчерә. Терлекләр саны да ишәя бара, ә хуҗа крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштереп йөри. Өстәвенә үзенең әби-бабасына, әти-әнисенә һәм хатынының әби-бабасына тиешле колхоз пайларын бүлеп ала һәм, тагын берничә кешенең пайларын сатып алып, кырчылык эшләренә керешә. Менә шулай итеп аның тормышы шәһәр белән авыл арасында үтә башлый. Әлмир ял һәм бәйрәм көннәрендә һәм җәй буе гаиләсе белән авылда тора.

Эш артыннан дан йөри, дип юкка гына әйтмиләр. Әлмир Рафаэль улы, 2020 елда өлкә конкурсында катнашып, “Башлангыч фермер” исеме алуга ирешә. Ул откан 4 миллионга якын грант акчасына, үз акчасын да өстәп, абердин-ангус токымлы нәселле сыерлар һәм заманча техника сатып ала. Бүгенге көндә уңган егет сан буенча йөзгә якынлашкан мөгезле эре терлекләрне асрау өчен йөз гектар чамасы кишәрлегендә бодай, арпа, солы, күпьеллык үләннәр һәм терлек азыгы чәчеп үстерә. Басу-кырларда эш кайнаган вакытта аңа әтисе һәм абыйсы, хәләл җефетенең әтисе Тәлгать булышалар. Ә Илшат Сәрдиев — аның төп ярдәмчесе.

Тиз өлгергән продуктив токымны үрчетү “мәрмәр ит” җитештерергә мөмкинлек бирә. Шәһәр ашханәләрендә аның итен көтеп алалар. Фермер киләчәктә сарыклар һәм атлар да үрчетергә планлаштыра икән.

Күптән түгел Әлмир Рафаэль улы, “Авыл хуҗасы-2023” акциясендә катнашып, “Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Евгений Афанасьев аңа медаль һәм диплом тапшырган.

Шуны да әйтергә кирәк, максатчан Әлмир Нигъмәтуллин спортка да гашыйк. Ул төрле ярышларда, конкурсларда бик теләп катнаша һәм призлы урыннар яулый. Җәмәгать эшләрендә дә бик актив, спонсор буларак та билгеле. Әлмир белән Венераның кызлары Эллина дзюдо һәм спорт гимнастикасы буенча күп тапкырлар призлы урыннар яулаган. Ә Амилә өлкә күләмендә үткәрелгән ярышларда йөзү буенча беренче урынны алган.

- Мин туган авылыма гашыйкмын, аны таркатмас өчен көчемнән килгән кадәр эшлим. Алсуланып таң атканда әтәч кычкырып җир йөзен сәламләсә, чыклы чирәм өстеннән яланаяк үтсәм — минем өчен бу зур бәхет. Яшәгән саен яшисе килә. Башкаларга да шулай рәхәт булсын өчен, авыл көнкүрешен уңайлы итү, җиңеләйтү, яшьләрне авылда калдыру, эш белән тәэмин итү турында нык уйланам. Авылыбызда Сабан туйлары, Авыл көне үткәрелсә, читтә яшәүче авылдашларыбыз кайтып йөри башларлар иде. Авыл яшәсен өчен җәй көне яшьләргә күңел ачу чаралары, су коену урыны, спорт мәйданчыклары булсын иде, дип сөйли ул.

Әлмир Рафаэль улы якын туганы, журналист Фәрит Шириязданов белән Балыклы авылы тарихы, бөек шәхесләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында китап язу турында да уйланалар икән.
…Әлмирнең ишеп яуган көзге яңгыр астында, сазга батып, маллар куалап йөрүен күргәч, кайсы катлам кешесенә кертергә аны дип аптырап тордым. Кем ул? Булачак галимме, әллә крестьян затыннанмы? Әллә инде дөньяның асты-өскә килеп, галимнәргә чирәм үскән колхоз җирләрен күтәрергә, хуҗалыкларны торгызырга калдымы?

 Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 501

Комментирование запрещено