Авылыбызда күп кеше җиңүгә ярдәм итә.
Ярдәмче шәмнәр ясап, үзеннән өлеш кертә.
Ул шәмнәрне оста итеп калай савыттан ясыйлар,
Эченә парафин салып, катыргы белән урыйлар.
Блиндаж да, окоплар да солдатка ярдәм итә,
Ризыкны җылытып ашап, тәнгә җылылык кертә.
Авылдашлар ярдәм итте, кем-ничек булдыра ала.
Матди һәм рухи ярдәм бик тә кирәк аларга.
Изге эшне оештыручылар бик күп савап алалар.
Ярдәм итүче кешеләр кул көчләрен салалар.
Бергәләшеп өмә ясап, күп эшләре башкаралар,
Эшләгән барлык эштән бик канәгать калалар.
Ярдәм иткән кешеләргә Аллаһы саулык бирсен.
Барыбызда теләгән, шатлыклы җиңү килсен.
Аллаһының рәхмәтендә исән-имин яшәгез.
Гомер юлын ахыргача яшеннәрдәй балкып яшьнәгез.
Әмин.
Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 673