Көзге алтын юллар ята, күңел туган якка тарта

1iPF9FNdjpU11 ноябрьдә «Ялкынлы яшьлек» җыр-бию һәм шигърият ансамбле тамашачыларга яңа программа тәкъдим итте

Бу көнне башка чарага чакырылган булсам да, яраткан ансамблем концертына бармыйча кала алмадым. Чөнки ансамбльнең солистлары булган якын дусларым мине бу чарага күптән үк чакырып куйганнар иде.

Ерак барасы да түгел, Стройкерамика бистәсенең «Юбилейный» мәдәният йортында гына, өстәвенә ял көне дә, вакыты да бик җайлы – 16 сәгатьтә. Дус-туганнарым белән җыелыштык та киттек концертка.

Фойеда Мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларны ачык йөз белән каршы алып, залга кадәр озатып тордылар. Татар моңы агылган залны ак яулыклы ханымнар, түбәтәйле абзыйлар, балалары белән килгән яшь гаиләләр тутырганнар, рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшеп, хәл-әхвәлләр сорашып утыралар. Бу күркәм күренеш тә концертка ямь өстәде.

Пәрдә ачылды, һәм, «Каз канаты» җырына уралып, сәхнәдә пәйда булган биюче кызлар, гүя аккошлар, тамашачыны сихерләделәр.

Соңгы елларда «Ялкынлы яшьлек» театральләштерелгән концерт программалары белән гаҗәпләндерә. Бу юлы да беренче бүлектә куелган эчтәлекле күренеш тамашачыны көлдереп дә, елатып-моңландырып та, биетеп тә алды. Чын мәгънәсендә профессиональ артистлар дәрәҗәсендә куелган театраль бүлек кыска гына вакыт эчендә күп проблемаларны күтәрә алды. Югалып бара торган авыллар, авыл җирендә ялгыз яшәүче картлар тормышы, балаларының кайтуын зарыгып көткән әбиләр – болар барысы да һәрбер тамашачының йөрәгенә үтеп кереп, үзләренең туган якларын искә төшерергә мәҗбүр итте.

Берәрсен онытырмын да, хәтерләрен калдырырмын дип, артистларның берсен дә аерым-аерым атамыйм биредә. Аларның һәрбер номерга ныклап әзерләнгәне һәм бөтен күңелләрен биреп чыгыш ясаганы күренеп тора. Костюмнары да башка, тамашачы яңа образларны югары бәяләде, бик матур. Залда утыручыларның күңелен яулап алган җырларның дәртле биюләр белән алышынып торуы талчыктырмады, ике сәгатьтән дә озаграк барган концерт сизелмичә узды да китте. Ниндидер күзгә күренми торган нурлар артистлар белән тамашачы арасында позитив элемтә тудырды. Зал һәр номерны «Браво!», «Афәрин!» дип алкышларга күмде.

«Ялкынлы яшьлек»кә киләчәктә дә зур уңышлар һәм юмарт иганәчеләр телим. Гаиләләрендә бәхет, шатлык, сәламәтлек булсын! Тулы заллар алдында гөрләтеп концерт куюлар тынмасын!

CwG7ejQhINQ1iPF9FNdjpU aaKlnQ_7NnU

 Нәҗибә ШӘЙХЕТДИНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 586

Комментирование запрещено