Әни берәү генә була ул

zXkRQ1rwoV4Егерме бер бала тәрбияләп үстергән Фатыйма һәм Фәрит Вәлиевларга багышлана

Машинада барган кешегә шома асфальт юлы бормаланып аккан елга суын хәтерләтә. Кеше тормышы да шулай, агымсу кебек бормалы-әйләнмәле, ә төбе ташлы һәм чокырлы… Бу чагыштыру редакция заданиесе белән Камышлы районына барганда башыма килде.

Җәннәт почмагыдай гүзәл җирдә урнашкан Бозбаш авылына сентябрь аенда ук барган идем инде. Анда Фәрит белән Фатыйма Вәлиевлар яши. Мин килеп җиткәндә йорт хуҗасы тәрбиягә алган уллары Олег һәм Артём белән йортта нидер эшләп йөриләр иде. Исәнләшеп тә өлгермәдек, Тойота машинасына утырып Фатыйма ханым кайтып җитте.

Бу йорт капкасын ачып керүгә гөлбакчага эләгәсең. Инде көз булуга карамастан, чәчәкләр әле шиңмәгән, җимеш куаклары әле саргаймаган, умарталыкта, оялары өстендә мәш килеп, бал кортлары очып йөри иде.

— Быел бал һәм бәрәңге уңышы әйбәт булды, Аллаһыга шөкер. Үзебезгә дә җитә, сатуга да кала, — ди Фатыйма ханым, канәгать елмаеп.

Монда чынлап та җәннәт бакчасы — ерак та түгел камышлар белән уратып алынган түгәрәк күл кояш нурларында ялтырап ята, өстендә чулт та чулт килеп балыклар сикерешеп уйныйлар. Аны хуҗалар үзләре ясаганнар. Бакча башындагы таллыкта кошлар чыр-чу килгән, теплицада помидорлар кызарып пешкән, ә бакчада эре-эре кабаклар тәгәрәшеп яткан вакытка туры килдем. Терлек азыгы өчен үстерелгән чөгендерләре, биллаһи, самавыр хәтле. Гомумән, кай якка карасаң да, көзге муллык хуҗаларның уңган-булганлыгын раслап тора. Бакчадан өй янына күтәрелсәң, чәчәкләр дөньясына аяк басасың.

- Беседкада улларыбыз ял итәләр, ә менә монда алар спорт белән шөгыльләнәләр, — дип дәвам итә Фатыйма ханым. — Балалар күп булгач, тормышыбыз ямьле дә, кызык та. Без алардан башка яшәүне күз алдыбызга да китерә алмыйбыз.

Вәлиевларның өйләре дә гөлбакчага тиң. Нык итеп мәңгелеккә дип салынган өйнең икенче катында тәрбиягә алынган алты бала яши. Бөтен җирдә дә идеаль чисталык, тәртип хөкем сөрә. Хуҗалар, исем китеп карап торуымны күреп: «Балаларыбызны бөтен эшкә дә өйрәтеп үстерәбез, тормышка яраклы итеп тәрбияләргә тырышабыз», — дип тыйнак кына елмаялар әти белән әни.

Фатыйманың тормыш юлы гел шулай ал да гөл булмаган икән. Югары уку йортында зооинженер һөнәрен үзләштереп йөргән чагында Дамир исемле егет белән очрашып йөргән. Билгеле, ахыры туй белән тәмамланган. Ләкин, ни сәбәпледер, аларның никахы кыска гомерле булган. Яшь хатын, кызлары Гөлнара белән Алияне алып, Камышлыга кайта. Берникадәр вакыт үткәч, ялгыз ана юлында Фәрит Вәлиев очрый. Алар берсен-берсе бер күрешүдән ошаталар. Басынкы, сабыр холыклы, эшчән егет аның кулын сорарга килгәч, Фатыйма ризалыгын бирә.

Алар яңа тормыш учагын Бозбаш авылында тергезеп җибәрер өчен башта оя коралар — өй җиткереп керәләр. Гөлнара белән Алия үсеп җитеп, югары белем алгач, олы тормышка аяк басалар: Гөлнара белән Илшат — Самарада, Алия белән Руслан Мәскәүдә яшиләр хәзер. Шушы ике гаиләдә берәр бала үсеп килә.

Вәлиевларның тормыш сукмагыннан бергә атлап китүләренә байтак гомер үткән инде. Фәрит әфәнде күп еллар нефть чыгару өлкәсендә оператор булып хезмәт итә. Ә Фатыйма егерме бер ел буе, балалар әйтмешли, «әни» булып эшли. Ул шушы дәвердә егерме бер ятим баланы тәрбияләп үстергән. Шушы гөнаһсыз инвалид балаларны яратуын, аналарча кайгыртып, бөтен назын, мәхәббәтен бүләк итүенә сокланмыйча мөмкин түгел.

— Балаларның берәрсе чирләп китсә, бер минутка да кеше кулына калдырасым килмәде, аның белән үзем дә хастаханәдә кереп ята идем. Әле дә исемдә, миңа аерым койка булмаганлыктан, төне буе кочаклашып бер караватта йоклый идек. Ә сабый терелгәч, шатлыгыбыз чиксез була иде! – дип исенә төшерә әңгәмәдәшем.

Фәрит белән Фатыйма үзләре үстергән балалары белән элемтәне өзмиләр, уңышларына ихлас күңелдән сөенәләр. Үз фатирында Камышлыда яшәүче Василий Андреев – спортсмен. Ул җиңел атлетика буенча үткәрелгән ярышларда Камышлының гына түгел, Самара өлкәсенең дә йөзен аклый. Илья Уразаев өйләнгән, гаиләсе белән Самарада яши, ике бала үстерәләр.

Биредә үсеп, олы тормышка аяк баскан бөтен балалары турында да сөйләп бетерерлек түгел. Фәрит әтиләре аракы һәм тәмәке белән дус булмагач, улларының да начар гадәтләре юк. Алар барысы да үскән нигезләрен онытмыйлар, кайтып йөриләр, кирәк чакта булышалар. Яраткан әти-әниләре дә аларны читкә типмиләр, әле дә ярдәм итеп торалар.

Менә шулай сөйләшә торгач, әңгәмәбез башка төс алды.

— Без татарлар, мөселманнар буларак, Аллаһы Тәгалә кушканча ислам дине кануннары буенча яшибез, ә сез христиан динендәге кешеләр буласыз. Аллаһыгыз — “Всевышний бог”, — дип әйткән идем (гаилә малайлар гына тәрбияләгән), ә алар, әнкәй, без дә ислам диненә буйсынабыз, син бит безнең әниебез, — дип җавап бирделәр, дип сөйләп торганда, безнең сүзләрне ишетепме, бүлмәгә Олег йөгереп керде дә Тәҗвид белән Иман кәлимәсен, Коръән аятьләрен аһәң белән җиренә җиткереп укыды. Аннары әнисенә килеп сыенды да, миңа карап: “Апа, безнең әти-әниебез бик әйбәт кешеләр, без аларны бик нык яратабыз. Алар безне бик яхшы тәрбиялиләр, без алардан канәгать”, — дип, әнисен кочты.

Шушы хәлләрне күргәч, мин түзмәдем, ирексездән, күзләремә яшьләр килде. Нәкъ, менә шул чакта мин күп сорауларыма җавап таптым. Тикмәгә генә: “Әни ул берәү генә була”, — дип әйтмәгәннәр.

Менә Фатыйма белән Фәрит тә, тормышка әзер булган улларына канат куеп очырганнар, ә Николайны үз яннарында яшәргә алып калганнар. Аңа инде 32 яшь, исәнлеге юк. Озакламый аны диңгез буена алып барырга җыеналар икән.

Әйе, ихлас күңелле кешеләрнең тормышлары җитеш була. Җәен җыеп алынган яшелчә-җимешләрне, иттән әзерләп куелган полуфабрикатларны саклау өчен бу өйдә җиде суыткыч бар. Шуларның бишесе — туңдыру камералары.

— Берничә баш терлек асрыйбыз, тиздән сугым вакыты җитә, кышка җитәрлек итеп шыплап тутырып куябыз. Калган ике суыткыч та ашамлыклардан сыгылып тора. Анда пешкән әйберләр һәм сөт продуктлары гына саклана — каймак, катык, кызыл эремчек, үзебез ясаган сыр. Кибеттән балаларга шоколад һәм балык икрасы гына алабыз. Кибет ризыгын ашамыйбыз, балалар өйдә пешергәнне яраталар. Сыерыбыз тәүлегенә егерме алты литр сөт бирә. Балалар туйганчы сөт эчәләр, — дип сөйләде хуҗабикә.

Үз гомерен ятим сабыйларга багышлаган Фатыйма апага бик күп Рәхмәт хатлары, бихисап Мактау грамоталары бирелгән. Арада “Күрсәтелгән зур тырышлык, ихтыяр көче һәм тормыш сөючәнлек өчен” премиясе һәм 2020 елда өлкә губернаторы Дмитрий Азаров тапшырган “Кешеләргә хезмәт иткән өчен” медале анарга аеруча кадерле. Ә мин, мөмкинлегем булса, Фатыйма апаны “Ана даны” ордены белән бүләкләр идем. Чөнки әлегә кадәр бер хатын-кызның да егерме бер бала тәрбияләп үстереп, олы тормышка аяк бастырганнарын күргәнем булмады.
Ул шуңа лаек та.

zXkRQ1rwoV4

 Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 601

Один комментарий

  1. Исэннек саулык телим сезгэ ,олылайгач балалар хермэтендэ яшэргэ ходай язсын