Саимә МОРЗАХАНОВА: «Бәйрәм белән!»

qQhr8N33Ti4Аналарның мәхәббәте
Җылыта йөрәк түрен,
Кадерлеләребез, сезнең өчен
Бирелгән бәйрәм бүген.

Безнең бурыч сезнең алда,
Баш иябез бөгелеп,
Кадер-хөрмәттә яшәгез,
Сөенеп һәм сөелеп!

Өчкерсез һәм күркәм холыклы,
Ачык йөзле, олы җанлы,
Безгә яшәргә көч бирә
Аналарның сүнмәс җаны.

Һәрчак игътибарлы булып,
Якынайтыйк араларны,
Аналар гына дәвалый ала
Йөрәктәге яраларны.

Яшәгез сез озын-озак,
Гел шатлыкка күмелеп,
Кояш-айдан нурлар алып,
Киләчәккә омтылып.

Сөеп-назлап үстердегез,
Бишек җырлары көйләп,
Аллаһы кушса, сынатмабыз,
Сездән алырбыз үрнәк.

Игелекле гамәлләр кылып,
Яшәгез мул тормышта,
Һәркөнегез бәйрәм булсын,
Терәк булып язмышка!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 538

Комментирование запрещено