Ләкин газеталарга интернет куркынычы барыбер яный
2023 елның 3 ноябрендә “Бердәмлек” газетасында Эльмира Сәйфуллинаның “Газеталар электрон форматка күчәрме?” дип аталган язмасын укыгач, минем дә газета аша үз фикерләрем белән уртаклашасым килде. Җае булмагач, әлегә кадәр бу эшем кичектерелеп килде. Шулай да, өлкәбезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең кайсылары белән очрашып, кайсылары белән телефон аша сөйләшеп, уй-фикерләрен сорашып, материал туплый алдым. Бүген шушы проблема турында сөйләшәчәкбез.
Зәйнәп Кульчева, сатучы. Иске Балыклы авылы:
— Мин “Бердәмлек” газетасын чыга башлаганнан бирле өемә яздырып алып укып барам. Тормышымны аңардан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Газетага тел-теш тидерерлек түгел, миңа андагы язмалар барысы да ошый. Авыл яңалыклары турындагысы бигрәк тә. Ә электрон форматка күчерелсә, беренчедән, популярлыгын югалтачак, чөнки яшьләр газета укып утырмыйлар, электрон вариантын да кулланмаячаклар, алар өчен газета уку вакыты әле җитмәгән. Милли газета тормыш ыгы-зыгысыннан арынган урта һәм өлкән буын кешеләре өчен кирәк. Ул гомергә шулай булды һәм шулай калачак та. Икенчедән, безнең авылда интернет рәтләп эшләми. Халыкны газета уку бәхетеннән мәхрүм итәргә теләүчеләр белән мин берничек тә килешә алмыйм.
Әбүзәр Галимуллин, Исаклы авылы мәчете имам-хатыйбы:
— “Бердәмлек” – өлкә татарларының бердәнбер яраткан газетасы, дип саныйм мин.Чөнки ул күптән инде сыналу срогын үткән һәм сыйфаты буенча беренче урында тора. Дөрес, “Сәлам” дә бик матур газета. Авылыбызда шушы ике газетаны бергә яздырып алучылар да бар.
“Бердәмлек”кә килгәндә, халык өчен ул истәлекле, тарихи газета, дип әйтер идем. Улларыбыз Әнвәр белән Ленар өчен татар мәктәбе булды ул. Алар аны укып үстеләр, дисәм дә ялгышмам. Билгеле булганча, Исаклыда бары тик рус мәктәбе генә бар. Ә без, тормыш иптәшем Фәния (мәрхүмә инде) белән, җитәкче урыннарда эшләдек, өйгә кичен генә кайтып керәбез. Шимбә көнне улларыбыз газетаны тотып, каршыбызга ук йөгереп чыгалар да: “Әтием, бу нинди сүз, ә бусы ни дигәнне аңлата?” — дип сораша башлыйлар. Мин аларга барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирәм. “Бердәмлек” газетасы менә шулай улларыбызга татар телен өйрәтте. Яшьләр газета укымый, дип әйтергә ярата кайберәүләр. Ә минем балаларым никтер укыйлар. Бәлки башкаларны өйрәтмәгәннәрдер? Хәзерге заманда әти-әниләрнең күбесе балаларына телефон тоттыралар да котылалар. Ә газетада балалар сәхифәсе бар. Ник кичен җыелышып балаларга шуны укымаска, татар хәрефләрен күрсәтмәскә, “әни”, “әти” сүзләрен язарга өйрәтмәскә? Тәрбия ата-анадан килә, минемчә. Мин газета хезмәткәрләренә исәнлек һәм иҗади уңышлар телим. Аллаһы рәхмәтендә булып, ошбу әҗер-саваплы эшегезне дәвам итәргә язсын иде.
Минәсма Хәйруллина, шагыйрә, Денис авылы:
— Мин интернет белән эш итә алмыйм. Үз гомеремә “Бердәмлек” газетасын укып яшим. Быел да язылдым. Шимбә саен почтальонны көтеп алам. Газета килгәч, бөтен эшемне ташлап, укырга утырам. Ул минем сердәшем дә, юанычым да. Әгәр дә газета электрон форматка күчсә, тормышымны аңардан башка күз алдыма да китерә алмам кебек. Өлкә авыллары тормышы, таныш булган кешеләрнең гыйбрәтле язмышлары, уңышлары, иҗади казанышлары турында белеп торабыз, үзебезнең язмаларны язып җибәрәбез, ил өстендә генә түгел, чит илләрдә ниләр булганын да белеп торабыз. Газетадагы тирән эчтәлекле хикәяләр бигрәк тә күңелемә хуш килә. Әйтергә кирәк, минем шигырьләрем дә анда басылып чыга. Тормыш авырлыгына карамастан, күптөрле каршылыкларны җиңеп, шундый сыйфатлы газетаны әлегә кадәр яшәтеп килүче хезмәткәрләрнең барысына да Аллаһының зур рәхмәтләре яусын! Безнең хәер-догаларыбыз аларга бары тик яхшылыклар гына алып килсен иде!
Гөлсирә Гайнанова, Татарстанның “Идел” журналы хезмәткәре, танылган журналист, Карабикол авылы:
— Минемчә, газетаның кәгазь форматын туктатып, электрон форматка күчерсәң, ул бик күп укучыларын югалтырга мөмкин. Авылларда кайчакта интернет эшләми, “Бердәмлек” газетасын сөючеләр өчен бу бигрәк тә авыр булачак. Мин үзем почта хезмәткәренең килгәнен көтеп утыра алмыйм. Интернетны ачып укырга тотынам. Әйтергә кирәк, шәһәр кешесе интернетта теләсә күпме утырырга мөмкин, ә авыл кешесенең буш вакыты булмаса, ул эшләрен бетереп, ял итәргә дип диванына сузылып ята да рәхәтләнеп газета укый. Укыганнарын гаиләсе, хезмәткәрләре, дуслары, танышлары белән ураклашып алырга да өлгерә. Менә бу, ичмасам, буыннан-буынга күчеп килә торган матур гадәт. Газетаны күпмедер вакыттан соң кулыңа алып, яңадан укысаң да ул беркайчан да йөзен югалтмаячак. Чөнки ул мәгълүмати газета гына түгел, мәдәниятебезне, телебезне, динебезне, рүхи кыйммәтләребезне яшь буынга тапшыру, аларны тәрбияләү һәм яңарту өстендә эшли. Шуның өчен аны күз карасыдай сакларга кирәк, югалтырга ярамый…
…Менә шундый фикерләр әйттеләр “Бердәмлек”не сөючеләр. Рәхмәт аларга. Башка милләттәшләребез дә шуны аңласа, бик яхшы булыр иде. Дөрестән дә, тормыш көннән-көн кыйммәтләнә барган заманда кәгазь, типография, салым чыгымнарын түләп, калганын почта хезмәте өчен күчереп, байларга ялынып, буш кул белән китеп, газетаны бурычка чыгаруны бизнес дип атарга тел әйләнми.
Уйлап карагыз әле: гомер буе эшләп пенсиягә чыккан кешеләр күп дигәндә 25 мең сум пенсиягә яшиләр, шулай да җае чыккан саен газетага язылырга акча җитми, дип зарланалар. Ә “Бердәмлек”тә эшләүче өч бөртек хәбәрченең гаиләләрендә икешәр бала, ипотека. Алар 18 — 20 мең сум хезмәт хакы алып кайткач, кайсы тишекләрен капларга белмиләр бит! Шулай да мавыгып эшлиләр, машинасыз, командировкасыз авылларга чабалар, ял көннәрендә, балаларын калдырып, милли оешмалар оештырган төрле чараларны яктыртып йөриләр. Нәрсә этәрә аларны бу эшкә? Акча түгел, билгеле. Патриотизм хисе дип әйтсәң, кайберәүләр аңламас, акылга җиңеләйгәннәрме әллә, дип уйлап куярлар. Ә ничек ташлап китеп була шушы газиз бердәнбер газетабызны?! “Бердәмлек” хезмәткәрләренә, мәсәлән, намуслары комачаулый…
Дөньяда сәдака дигән бик яхшы әйбер бар. Газетага язылуыгыз – ул безнең милли газетабызны саклап калу өчен биргән сәдакагыз була инде. Кайберәүләр, быел газета кыйбатланды дип, язылмадылар. Санап карыйк: ярты елга 689 сум акча түләп, атна саен газета алып торабыз. Алты айны атналар санына, ягъни, 26га бүлсәк, бер саны 27 сумга төшә. Биллаһи, трамвай бәясе дә түгел ич! Табында сәдаканы да илле сумнан ким бирмиләр. Самара татарлары газеталы булсын дигән кеше атнасына 30 сум да чыгарып бирә аладыр, дип уйлыйм.
Һәр яртыеллыкта тираж төшүен күреп, күңелләребез кайта. Электрон форматка күчсәк, чыннан да, укучыларыбыз таралачак. Ә газетаны мондый тираж белән яңадан ачып булмаячак…
Берзаман “Ватаным Татарстан” газетасында “Бердәмлек” бердәмлеккә мохтаҗ” дип аталган мәкалә басылып чыккан иде. Самара татарлары, чыннан да, бердәмлеккә мохтаҗ.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бәрдәмлек»
Просмотров: 709
Безнен тормышта бик кирэк шул Кызлар Егетлэр Туташлар Ханумнар язылыгыз рэхэтлэнеп укыгыз бик кызыклы кирэкле эйберлэр бик куп Разия Апа