Яңа елдан бәяләр кыйммәтләнәчәк, дип, ел ахырында һаман да нәрсәдер сатып алырга омтылу каныбызга сеңгән инде, ахры. Дөнья хәлен белеп булмый бит, бәясе тагын да күтәрелгәнче, фатир алып куючылар да юк түгел. Мондый очраклар, торак базарында ихтыяҗны арттырып, бәяләрнең үсүенә йогынты ясыймы икән?
Сорауларыбызны күчемсез милек өлкәсендә эшләүче шактый тәҗрибәле риелторлар, апалы-сеңелле Фирүзә Минәхмәтова һәм Гүзәл Рамазановага юнәлттек.
— Әлбәттә, сатып алучылар күбрәк булган саен, тәкъдим итүчеләр саны да арта бара. Гадәттә торак базарында активлык көз башында ук күзәтелә башлый, һәм башлыча икенчел торакка сорау күбрәк була иде. Ә менә быел, киресенчә, күчемсез милек базарында эш әлегә туктап тора. Моның төп сәбәбе Үзәк банкның кредит ставкаларын күтәрүендә. Моннан 5 – 7 ел элек икенчел торакка ипотека кредитын бик уңайлы, 8 – 9 процентлы ставка буенча рәсмиләштереп булса, бүгенге көндә ул кайбер банкларда 19 проценттан да артып китә. Шуңа күрә клиентлар яңа төзелгән йортлардан фатирлар сайлый башладылар. Өстәвенә, ипотека кредитына ярдәм итүче төрле дәүләт программалары эшләп килә. Алар нигезендә мәгълүмат технологияләре юнәлешендә эшләүчеләргә, яшь гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә ташламалы кредит рәсмиләштерергә мөмкин. Ипотеканы фатир сатып алу өчен генә түгел, шәхси йорт төзүгә дә алырга була. Бу программалар шулай ук төзүче компанияләргә дә ярдәм итә, дәүләтнең торак фондын яңарту өчен дә этәргеч булып тора. Әмма 2024 елның июленнән соң бу юнәлештә үзгәрешләр кертеләчәк, — дип аңлаталар риэлторлар. — Хәзерге вакытта беренчел түләү фатир бәясенең 20 процентын тәшкил итә, ә киләсе елда ул 30 процент булачак, кредит ставкалары да берничә пунктка үсәчәк.
- Шулай булгач, бәлки, фатирны арендага алу арзанрак, отышлырактыр?
- Икенчел торак сатып алу белән чагыштырсаң – арзанрак була, ә яңа фатир вариантында аренда оттыра. Өстәвенә, кайбер төзелеш оешмалары, йорт куллануга тапшырылганчы, ипотека буенча минималь взнос түләп торырга рөхсәт итәләр. Бу, арендалаган фатирда яшәп, үз фатиры төзелеп беткәнне көтүче кешеләр өчен бик җайлы ысул, — ди Фирүзә.
Гүзәл белән Фирүзәнең агентлыгы ана капиталы, хәрбиләргә бирелә торган махсус сертификатлар һәм Луганск, Донецк Халык Республикаларыннан Россиягә бөтенләйгә күчүчеләргә бирелә торган сертификатлар белән дә эш итә.
- Эшегездә гадәти булмаган очраклар булгаладымы?
— Әйе. Мәсәлән, башка республикада яшәгән клиентларыбызга Самарада фатир сатып алырга туры килде. Килешү төзү өчен алар әти-әниләре исеменә ышанычнамә (доверенность) рәсмиләштерделәр. Икенче очракта төбәкара килешү төзелде. Килешү төзелгәндә сатучы — Казанда, ә без сатып алучы белән Самарада идек. Бөтен операцияләр Сбербанкның онлайн сервислары аша үткәрелде. Бу искиткеч җайлы. Мондый онлайн килешүләр популярлаша бара. Мәсәлән, Сбербанкның «Дом.Клик» сервисы күчемсез милек белән эшләү өчен менә дигән ярдәмче булып тора. Гомумән, без ВТБ, Промсвязьбанк, Альфа-Банк кебек эре банклар белән эшлибез. Сүз уңаеннан, күптән түгел генә Сбербанк безне «Көмеш партнерлар» дипломы белән бүләкләде.
- Ипотекага фатир сатып алу өчен якынча күпме вакыт китә, ә сату озак барамы?
- Клиент мөрәҗәгать иткәннән башлап, уртача өч ай тирәсе вакыт уза. Ә менә сату төрлечә була. Чөнки монда бәя, этаж, район, инфраструктура һәм башка бик күп факторлар исәпкә алына, — дип аңлата Гүзәл.
Фирүзә белән Гүзәл шулай ук аренда, җир кишәрлекләренең чикләрен билгеләү (межевание), приватизация, иминиятләштерү (страховка) белән дә шөгыльләнәләр.
- Ипотека рәсмиләштерү яки күчемсез милек сатып алу турында уйланучыларга нинди киңәш бирер идегез?
- Бу юнәлештә сыйфатлы хезмәт күрсәтүче белгечләргә мөрәҗәгать итәргә. Турыдан-туры төзүче оешмага барсаң, ул үз товарын гына тәкъдим итәчәк. Ә риэлторлар сезгә булган бөтен вариантлар арасыннан сайлап алу мөмкинлеге бирәчәк. Ә менә ышанычлы риелторларны инде аеруча җентекләп сайларга кирәк, чөнки хәзер алдакчылар бик күп.
Таныш-белешләр тарафыннан, “сарафан радиосы” аша тәкъдим ителгән белгечләр, кагыйдә буларак, соңында дуслар булып китәләр. Безнең клиентларыбыз арасында да андыйлар бар. Рекламага акча түкмибез, чөнки рәхмәтле клиентларыбыз кайвакыт үзләре кабат киләләр, дусларына, туганнарына, танышларына безне тәкъдим итәләр. Бу — эшебезгә иң зур бәя, — диләр кызлар. — Клиентларыбыз өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдырырга тырышабыз. Шуңа күрә офисыбызны да банк һәм нотариаль конторалар белән бер бинада ачтык.
Мәкаләбез геройлары уңышлы риелторлар гына түгел, күп укучыларыбыз аларны татар җәмәгатьчелеге активистлары буларак та беләләрдер. Фирүзә дә, Гүзәл дә 6 -7 яшьтән студент булганчыга кадәр «Ялкынлы яшьлек» җыр-бию һәм шигърият ансамбленең Әлфия апа Гыйниятуллина җитәкчелегендәге бию төркемендә шөгыльләнгәннәр, милли хәрәкәт активистлары булганнар.
Фирүзә, мәрхүм Фәрхәд Мәхмүтов тәкъдиме буенча, Казанда узган «Ягымлы яз» бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек була. Кызлар, тормышка чыгып, гаилә мәшәкатьләренә чумгач, милли җәмәгать эшләреннән бераз читләшергә туры килә. Әмма, балалары үсеп җиткәч, татар җанлы милләттәшләребез активистлар сафына кире кайталар.
Шулай, Гүзәл Рамазанова, 2020 елдан башлап, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте директоры булып тора, төрле милли чаралар оештыруда, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда күп көч куя.
Фирүзәнең ике кызы да җыр-моңга гашыйк балалар, эстрада вокалы белән шөгыльләнәләр. Олы кызы Камилә хәзерге вакытта Мәскәүдә укый һәм әлеге шәһәр татарлары мәдәни үзәгенең актив вәкиле. Ул башкалабызда татар киноларын күрсәтүне оештырырга ярдәм итә, быел Казанда узган Татар яшьләре форумында катнашкан. Афәрин!
- Кызлар, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт! Сезне 16 декабрьдә билгеләнеп үтәчәк һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм эшегездә зур уңышлар телибез!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 528