Сезне - танылган җәмәгать эшлеклесен, халкыбыз өчен янып-көеп яшәүче милләтпарвәрне, меценатны - туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Шулай ук Сезгә гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге һәм хезмәтегездә зур уңышлар телим. Тормышыгыз хезмәт шатлыгы, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның мәхәббәте белән сугарылып торсын. Сезнең бөтен башлангычларыгызга һәм матур уй-планнарыгызга гел уңыш кына юлдаш булсын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.