Сезне чын күңелемнән туган көнегез белән котлыйм!
Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек!
Ихлас йөрәктән сәламәтлек, тынычлык, иминлек, барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар, чиксез тормыш дәрте, зур җиңүләр телим.
Ильяс Гомәр улы Шәкүров, Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.