Безгә дигән горур яшел чыршы
Үскән гөрләп якын урманда,
Бик сагынып кайттык сине тагын,
Килерсең дип безгә кунакка.
Иксез-чиксез бәхет йолдызлары
Бизәсеннәр сине башаяк,
Мәңге янсын, мәңге сүнмәс
Якты йолдызларың балкышы.
Кыш бабайның бүләк капчыгында
Булсын иде тигез тормышлар,
Бәхет вә сәгадәт, сәламәтлек
Алып кил син безгә быел да.
Кайгы-хәсрәт, яман авырулар
Капчыгыңа сыймас, төшеп калырлар.
Сугышлар да тынсын,
улларыбыз кайтсын -
Бездән сиңа тик шул теләкләр.
Яңа еллар яңа бәхетләргә,
Шатлыкларга күмеп китсеннәр,
Илебезне, бөтен Җир шарын да
Тынычлыкка гына илтсеннәр!
Сания РӘШИТОВА-МӘҖИТОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 513