Гали авылы мәктәбе директоры: “Ышанычлы терәгем булган хезмәткәрләрем – үзенә бер бәхет”

Фидаил Маннанов укучыларны бүләкли

Фидаил Маннанов укучыларны бүләкли

Похвистнево районының Гали авылында туып-үсеп, биредә гомер итүче Мәҗит улы Фидаил Маннановка Аллаһы Тәгалә мәктәп директоры вазифасын юкка гына насыйп итмәгәндер инде. Затлы нәсел дәвамчысы, төпле, һәр сүзен үлчәп сөйләүче, зыялы, интеллигентларга хас кыяфәтле, югары тәрбияле Фидаил әфәнде нәкъ үз урынында, дияр идем. Гәрчә, әле агроном хезмәтен башкарган вакытларында ул укытучы, бигрәк тә мәктәп директоры, булырмын, дип уйлап та карамаган бит! Ә хәзер аңа карата “Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи”, дигән гыйбарәне тулы ышаныч белән кулланырга була. Фидаил әфәнденең исеме дә җисеменә туры килеп тора бит әле — ул “мәрхәмәтлек кылучы, яхшы сыйфатларга ия, дәрәҗәле, абруйлы” дигән мәгънәне аңлата.

Үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкаручы, итагатьле, мәрхәмәтле, коллективыөчен җан атып торучы җитәкчегә хезмәткәрләренең дә ихтирамы зур.

Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган милләттәшебез ничек итеп уку йорты директоры булып куйган? Гали авылы мәктәбе бүген нинди хәлдә? Шушы һәм башка сораулар буенча Фидаил абый Маннанов белән әңгәмә кордык.

- Татар халкы “Оясында ни күрсә – очканында шул булыр”, дигән бик акыллы сүзләр әйткән. Сезнең дә уңышлы тормышыгызда әти-әниегезнең хезмәте зурдыр?

-  Әйе, һичшиксез, шулай, дип әйтә алам. Әти-әни тәрбиясе кешенең язмышына, тормышына зур йогынты ясый. Әлһәмдүлилләһ, әткәй белән инәкәй безне яхшы үрнәк күрсәтеп үстерделәр. Тәртипле, эш сөючән, тырыш, ярдәмчел кешеләр буларак, балаларында да шушы сыйфатларны тәрбияләделәр. Алар безнең һәр башлангычыбызны хуплап, акыллы киңәшләрен бирделәр, ярдәм кулын суздылар. Әти-әниебезне хөрмәтләп, сүзләрен тыңлап үстек һәм хәзер дә шулай ук.

Без гаиләдә дүрт бала. Олы абыем Наил Оренбург өлкәсендә гомер кичерә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Апам Зөлфия үз авылыбызда, әти-әниебез күршесендә генә яши.Энем Рафаил Оренбургның үзендә тора, сәүдә белән эш итә.

Газиз кешеләре - әтисе Мәҗит, әнисе Фәния

Газиз кешеләре — әтисе Мәҗит, әнисе Фәния

Дүрт бөртек, бертуган - Фидаил әфәнде, абыйсы Наил , апасы Зөлфия һәм энесе Рафаил

Дүрт бөртек, бертуган — Фидаил әфәнде, абыйсы Наил, апасы Зөлфия һәм энесе Рафаил

Раббыбызга шөкер, әткәй белән инәкәй тигезлектә, иминлектә, бәхетле булып гомер итәләр. Әтием Мәҗит 84 яшендә, әнием Фәния 82 яшен тутырды. Аларга без һәрвакыт күз-колак булып, ярдәм күрсәтеп торабыз.

Әткәй 40 елдан артык колхозда машина йөртүче булды. Лаеклы ялга чыккач, күп еллар мәчеттә имам хезмәтен башкарды. Ә инде олыгайгач, вазифасын яшьләр кулына тапшырды. Әмма бүгенге көндә дә Аллаһы йортына йөреп, гыйбадәтләрен кыла.  

Инәкәй дә башта – колхозда, ә пенсиягә китәр алдыннан мәктәптә сәркатиб булып эшләде.

Әткәебез белән инәкәебезгә үз гомеребездә рәхмәтле булачакбыз. Газиз кешеләребезне Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәтеннән ташламасын.

- Фидаил абый, агроном белгечлеген алып, ничек итеп укытучы булып киттегез?

- Мәктәптән соң Куйбышев авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Кинель-Черкасс районындагы Кабановка авылында үз һөнәрем буенча эшләдем. Аннары инде, колхозлар таркала башлагач, 2000 елда хәләл җефетем белән туган авылыбызга кайтып урнаштык.

Кинель-Черкасста теплицаларда яшелчә үстереп сату эше киң җәелгән бит. Мин анда бу бизнесның кайбер нечкәлекләренә төшенгән идем. Һәм Галигә кайткач, йортыбызда теплица салып, яшелчәчелек белән шөгыльләнә башладык. Хәер, бу эшебез әле бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

Ә 2004 елда авылыбыз мәктәбенең директоры Исламнур улы Мөхтәр Алтынбаев мине эшкә чакырды. Балаларны яратканга, аның тәкъдимен кабул итеп, биология укытучысы хезмәтенә керештем. Әлбәттә инде, педагогик белем алырга кирәк булды. Һәм мин, Мөхтәр абыйның сүзен тыңлап, Мәскәү дәүләт педагогика университетының Самардагы филиалында магистратура тәмамлап, диссертация якладым.

Кызганыч ки, Мөхтәр әфәнде якты дөньядан иртәрәк китеп барды шул. Күңеле алдан сизгәндәй, мине үз урынына әзерләп калдырды ул. Шулай итеп, аның вафатыннан соң вакытлыча директор вазифаларын башкардым. Ә  бер елдан соң, коллектив хуплавын алып, мәктәпне җитәкләдем һәм бүгенге көнгә кадәр биология дәресләрен алып барам.

Биредәге хезмәтемә 19 ел үтеп киткән инде.

- Хәзер мәктәптә ничә бала укый?

- 162 укучы белем ала. Аларның саны елдан-ел кими бара шул. Мин директор вазифасына керешкәндә мәктәптә 221 бала иде.

- Татар теле укытыламы?

- Атнасына ике сәгать керә. Шунысы кызганыч ки, кайбер ата-аналар балаларына ана телен укытуны кирәксенмиләр. Алар белән даими рәвештә аңлату әңгәмәләре алып барабыз, татар теленең кирәклеге турында сөйләп торабыз да бит. Шулай да, бу проблема һаман да кала бирә.

- Укучылар нинди чит ил телен үзләштерәләр?

- Бездә инглиз теле укытыла.

- Мөгаллимнәрегез күпме? Аларга кытлык юкмы?

-  Минем белән бергә барлыгы 20 укытучы —  Хәсән кызы Әлфия Шиһапова, Николай кызы Надежда Иванова, Камил кызы Раилә Мортазина, Гомәр кызы Гүзәл Гозәерова, Минтин кызы Нурия Сәйфетдинова, Хәйдәр кызы Рәйхан Нуриева, Хәмәтнур кызы Рушания Манашева, Виктор улы Владимир Фогель, Абдулла кызы Фәния Мөхәммәдиева, Мингазиз кызы Гөлия Мөхәммәтова, Зәйнулла улы Равил Искәндәров, Рәис кызы Гөлчәчәк Таҗетдинова, Фәрит кызы Ләйлә Гозәерова, Дәрҗеман кызы Раилә Маннанова, Мөхәсим кызы Әлфирә Гайнанова, Шәрифулла кызы Фирдәүсә Йосыпова, Әхәт улы Халит Шәһиев һәм бүгенге көндә декрет ялында булган Рәис кызы Айгөл Габдуллина белән Василий кызы Александра Латыйпова.

Укытучылар

Укытучылар

Коллективыбызның нигезен инде күптән эшләүче мөгаллимнәр тәшкил итә.

Әлегә, шөкер, укытучыларга андый ук кытлык кичермибез. Әмма алар олыгая бара шул. Яшьләр бик аз бездә.

Әле менә пенсиягә киткән ике мөгаллимәне яңадан эшкә кайтуларын сорарга туры килде. Татар теле дәресләрен алып барган Нәзахетдин кызы Зөлфим Асылгәрәева лаеклы ялга чыккач, аның урынына яшь укытучы Искәндәр Латыйпов килгән иде. Әмма ул озак эшләмәде, кайбер сәбәпләр аркасында мәктәптән китте. Хәзер татар телен ветеран укытучыбыз Мингазиз кызы Гөлия Мөхәммәтова укыта. Шулай ук инглиз теленнән лаеклы ялда булган Абдулла кызы Фәния Мөхәммәдиева белем бирә. Соңгы ел укытам, ди дә ул, без сорагач, тагын эшкә чыга. Үтенечләребезне  кире какмаганнары өчен, аларга Аллаһының рәхмәтләре яусын.

- Гомумән, коллективыгыз турында ни әйтер идегез?

- Хезмәткәрләрем – үзенә бер бәхет ул. Бердәм, дус, бер гаиләдәй без. Барысы да — үзебезнең кешеләр. Аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез.

Менә мин мәктәпне биш ел җитәклим инде. Берәр укытучы канәгатьсезлек белдерсә, караңгы чырай күрсәтсә! Тәкъдимнәрне хуплап каршы алалар, үзләре дә инициатива күрсәтәләр, һәрьяклап булышалар. Алар – минем ышанычлы терәгем. Һәрберсенә рәхмәтем зур. Алга таба да бергәләп шулай матур гына хезмәт итәргә насыйп булсын!

Ветераннарыбыз белән дә элемтәдә торабыз. Эчкерсез мактауга, олы хөрмәткә лаек булган бу мөгаллимнәребезне төрле чараларга чакырабыз, бергәләп күңел ачабыз, аралашабыз. Алар безнең өчен үрнәк, маяк булып торалар.  

- Директорның хезмәте авырмы?

- Җиңел, дип әйтмәс идем. Һәр җитәкченең өстендә зур җаваплылык ята бит. Ә балалар белән эш иткәндә — бигрәк тә.   

Аннары, хәзер кәгазь мәшәкате күбәйде. Мониторинг, анкеталау, анализ ясау, хисап бирү һәм башкалар, һәм башкалар.     

- Мәктәбегезнең уңышлары турында да әйтеп үтсәгез иде.

- Шатлыгыбызга, ел саен медалистларыбыз була. Менә быел гына юк иде.

Балалар югары уку йортларына керәләр. Элегрәк күбесе Самарның аэрокосмик, политехник, медицина университетларын сайлап алалар иде. Ә менә соңгы елларда Казан шәһәренә китүчеләр күбәйде. Анда алар дәрәҗәле уку йортларында белем алалар. Шөкер, йолдызчыкларыбыз бар, дип әйтәсем килә.     

Фидаил әфәнде укучыларын олы тормыш юлына озата

Фидаил әфәнде укучыларын олы тормыш юлына озата

Мәктәптә балалар Сабан туе

Мәктәптә балалар Сабан туе

Фидаил Маннанов укучыларны бүләкли

Фидаил Маннанов укучыларны бүләкли

Укучыларыбыз төрледән-төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, җиңүләр, призлы урыннар яулыйлар. Авылыбызның укытучылардан торган “Мирас” фольклор төркемендә җырлыйлар, бииләр, төрле төбәкләргә чыгыш ясарга йөриләр.

Куанычлы ки, тәртипләре ягыннан да битебезгә кызыллык китергәннәре юк. Һәр баланың әти-әнисен, нәселен яхшы беләбез. Һәрберсенә җаен табып, психологиясен исәпкә алып эшләргә тырышабыз. Ата-аналар белән дә мөнәсәбәтләр яхшы, алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.     

Белем бирү сыйфатын ачыклау һәм бу юнәлештә нәтиҗәлелекне арттыру өчен, Самар өлкәсенең фән һәм мәгариф министрлыгы ел да мәктәпләр рейтингын төзи.Һәр районда гыйлемһәм тәрбия бирү нәтиҗәләре буенча лидер мәктәпләр ачыклана. Шатлыгыбызга,  Гали авылы мәктәбе 2021, 2022 елларда «Самар өлкәсенең иң яхшы уку йорты” исеменә лаек булды.

Бездә волонтерлар, юл хәрәкәте иминлеге отрядлары бар. Гомумән, укучыларыбыз иҗтимагый оешмалар эшчәнлегендә актив катнашалар.

Сүз уңаеннан шуны да искәртеп узасым килә — киләсе елга 1904 елда ачылган мәктәбебезгә — 120 ел, ә яңа бинага – 50 ел тулачак. Шушы юбилейлар уңаеннан, Аллаһы бирсә, февраль аенда зур бәйрәм үткәрергә ниятлибез.

- Бүгенге көндә нинди дә булса проблемалар белән очрашасызмы?

- Шул кадрлар мәсьәләсе күңелне борчый. Әйткәнемчә, әлегә укытучыларыбыз җитә. Ә менә алга таба ничек булыр?! Яшьләр авылга ашкынмыйлар, аларга тормыш көтәргә кирәк. Галидә дә эш урыннары бармак белән санарлык бит – администрация, мәктәп, балалар бакчасы, хәләл колбаса җитештерү цехы, олыларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге. Халык күбесенчә мал асрый, теплицада яшелчә үстереп сата, шулай көн күрәләр.

Аннары, укытучы булу, балалар, аларның ата-аналары белән эшләве дә җиңел түгел бит инде.

- Мәктәпкә ярдәм кулын сузучы кешеләр бармы?

- Әйе, әлһәмдүлилләһ, андыйлар бар. Авылдашыбыз, хәзерге көндә Казанда яшәүче Әсхәт кызы Дания Тулова безгә һәрдаим бик зур ярдәм күрсәтә. Ышанмассыз, ун ел элек ул үз акчасына өч катлы мәктәп бинасына капиталь ремонт ясатты! Диварлардагы штукатурканы кирпечкә кадәр куптарып, янәдән сыладылар, идәнгә яңа такталар һәм линолеум җәйделәр, түшәмнәрне ясадылар, утүткәргечләрне, сигнализация системасын алмаштырдылар һәм башкалар, һәм башкалар. Бинаның фасады җылытылып, сайдинг белән капланды.  Гомумән, галәмәт булды ул ремонт. Әле бит видеокүзәтү камералары куелды, һәр класс — проектор, һәр укытучы компьютер белән тәэмин ителде. Безгә мәктәпне шул хәлдә саклап, тәртиптә тотып, җылы, матур, якты бинада рәхәтләнеп эшләргә генә кала. Дания ханым Туловага Аллаһының олы рәхмәте яусын!

Бу эштә ул вакыттагы директор Мөхтәр абый Алтынбаевның да хезмәте зурдан. Җитәкче буларак, күп көч куйды ул.

Исламшәриф улы Наил Баһаутдинов,

Миргазиз улы Рамил Мостафин,

Шәйхулла улы Халит Йосыпов,

Габдулла улы Сәйфулла Маннанов,

Әбүбәкер улы Камил Исхаков,

Әсхәт улы Рәфкать Исхаков,

Мингани улы Радик Сафиуллин,

өч бертуган – Шамил уллары Рафаэль, Равил, Салават Галимуллиннар шулай укмәктәбебезгә булышып торалар.

Игелекле гамәлләре, балаларга ярдәм иткәннәре өчен һәрберсенә Раббыбыз савапларын арттырып кайтарсын. Алардан башка безгә бик кыенга туры килер иде.  

- Һәр мәктәпнең үз юнәлеше була бит. Сез нинди кыйблада эшлисез?   

- Безнең юнәлешебез – татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләребезне саклау, аларны үстерү һәм пропагандалау. Дини йолаларга да зур игътибар бирәбез. Укучыларыбыз төрле төбәкләрдә уздырылган дини бәйгеләрдә катнашалар, призлы урыннар алып кайталар. Бу яктан алар белән Мөхәммәтнур кызы Кәүсәрия Шәйхетдинова яхшы эш алып бара. Җәйләрен нарасыйлар авылыбыз мәдрәсәсендә оештырылган лагерьга йөриләр.

Менә инде 25 ел буена мәктәптә балалар Сабан туе үткәрелеп килә. Аны да Кәүсәрия апалар оештырып җибәргәннәр иде. Былтыр без аны район күләмендә уздырдык. Төрле авыллардан, хәтта башка районнардан да кунаклар килде. Концертлар куеп, төрле ярышлар оештырып, бик күңелле итеп үтә бу милли бәйрәмебез. Көрәштә җиңгән малайларга, гадәт буенча, тәкә бирелә.          

- Хәзер илнең барлык мәктәпләрендә директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе, ярдәмчесе вазифасын кертәләр. Сез моңа әзерме инде?

- Похвистнево районындагы берничә мәктәптә бу гамәлдә йөри инде. Яңа елда бездә дә әлеге вазифа кертелергә тиеш. Коллектив белән үз арабыздан кандидатураны сайлап алдык инде, бу юнәлештә махсус курсларда да укып кайтты ул. Тарих фәненнән белем бирүче яшь укытучыбыз, оста оештыручы булган Шәрифулла кызы Фирдәүсә Йосыпованың яңа вазифаны лаеклы рәвештә башкарачагына шикләнмибез.

- Мәктәптә эш яхшы барсын өчен, нәрсәләр таләп ителә?

- Һәр кеше үз хезмәтен зур җаваплылык белән башкарырга тиеш. Шул чакта уңышларга ирешергә мөмкин.

-  Хәзер, балалар булмау сәбәпле, кайбер авылларда урта белем бирүче уку йортларын ябалар. Ә сез мәктәбегезнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

- Аллаһы теләсә, ул яшәр, дип уйлыйм. Галидә яшьләр, бәби табучылар барыбер бар әле, алга таба да, инша Аллаһ, алар булыр.

Балалар бакчасына бүгенге көндә 52 бала йөри, дүрт тәрбияче эшли.

Раббыбыз ярдәме белән, мәктәбебезнең дә, авылыбызның да киләчәге булыр, дип ышанам.

- Фидаил әфәнде, кешенең тормышында иң ышанычлы тыл — ул гаилә. Сездә дә шулаймы?

-  Бәхетемә, нәкъ шулай! 1991 елда, 24 яшемдә, авылыбызның Фәһимә исемле кызына өйләндем. Ике бала тәрбияләп үстердек. Икесе дә Самар шәһәрендә яшиләр.

Фидаил һәм Фәһимә Маннановлар оныклары Кәрим белән

Фидаил һәм Фәһимә Маннановлар оныклары Кәрим белән

Ике улы - ике терәге, Фаил белән Раил

Ике улы — ике терәге, Фаил белән Раил

Олы улыбыз Фаил реклама өлкәсендә эшли. Киленебез Ирида белән безгә Кәрим оныгыбызны бүләк иттеләр. Үзенә алты яшь тулды инде.

Кече улыбыз Раил әлегә өйләнмәгән. Төзелеш тармагында хезмәт куя.

Гаиләбез тату, Аллаһыга шөкер, малайларыбыз безне сөендереп яшиләр, киленебез үз кызыбыздай якын.

Хәләл җефетем Фәһимә — өлешемә төшкән көмешем! Барысы өчен дә аңа мең-мең рәхмәт. Бәхетле тормышта яшәвем өчен Раббыбызга шөкер кылам.

- Балаларыгыз татар телендә сөйләшәме?

- Әйе, ана телен яхшы беләләр алар. Без үзара гел татарча гына аралашабыз. Шунысы да сөендерә – киленебез Ирида, Самарда туып-үскән булса да, саф татар  телендә сөйләшә. Кызларына тиешле белем-тәрбия биргәннәре өчен кодабыз Марс белән кодагыебыз Юлиягә рәхмәт.

- Хезмәтегезне яратып башкарасызмы?

- Бу сорауга түбәндәге шигъри юллар белән җавап бирсәм, барысын да аңларсыз, дип уйлыйм:

“Фани дөнья гүзәллеген күрү өчен, 

Җиргә туа, матур итеп яши кеше,

Максат куя һәм ирешә, үргә менә,

Булса әгәр чын күңелдән сөйгән эше”.

Дөресен генә әйткәндә, директор вазифасына караганда, укытучы эше күңелемә якынрак, чөнки, әйткәнемчә, балаларны яратам мин.

Яшь чакларда да, институтны тәмамлап, эшли башлагач та, укытучы булырмын дип уйга да килмәгән иде. Әмма әле Кабановка авылында эшләгән чакта андагы мәктәп яныннан үтеп барганда никтер: “Ә мин мәктәптә эшли алыр идемме икән?” – дигән фикернең башымнан йөгереп узганын хәтерлим. Ул вакытта Раббыбыз күңелемә мөгаллимлек орлыгын салган булса кирәк. Һәм мин шул орлыкның, шытым биреп, ныклап үсеп китүе өчен Аллаһыга чиксез рәхмәтлемен.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №4 (41), 2023 ел.

   

 

 

 

 

   

 

      

     

    

 

Просмотров: 703

Комментирование запрещено