Чын күңелдән котлыйбыз!

JZoQChkX9nQ12 январьдә төбәкнең «Халык тануы» («Народное признание») акциясен йомгаклау тантанасы узды. Татар Байтуганы авылында яшәүче милләтпәрварыбыз,  өлкәбезнең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре,  Фатыйх Мортазин премиясе лауреаты,  Бөтендөнья татар конгрессы медале һәм Камышлы районы  алдындагы казанышлары өчен билгесе белән бүләкләнгән шәхес,  авылында музей булдыручы Нурания Минсәхи кызы АБЗАЛОВА  «Танылу һәм хөрмәт» («Признание и уважение») номинациясендә номинант булды.

Чын күңелдән котлыйбыз!  Халык мәхәббәтенә, хөрмәткә, ихтирамга төренеп, озак еллар яшәгез, Нурания ханым!

AtSqQbPEofELHol7agiKwI JZoQChkX9nQ JX-a503SAu4

Просмотров: 775

3 комментариев

  1. Афәрин, Нурания! Чын күңелдән котлыйм сине шундый мәртәбәле җиңүең белән! Син бу бүләккә , һичшиксез, лаек шәхес!

  2. Нурания Минсахиевна бу исемгә бик тә лаек. Авылдашы, 50 ел буена бөтендөнья татарлары укыган Әлифба авторы Сәләй Вагыйзовны таныту буенча искиткеч зур эш башкаручы бит ул. Аның музей ачуы — батырлык. Нурания Минсахиевнага сәламәтлек һәм уңышлар телибез.
    Арча шәһәрендә генә Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев.

  3. Котлыйбыз. Бик лаек бу булэккэ. Афарин.