Хөрмәтле Әлфия ханым!
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм.
Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Моңлы тавышыгыз, ягымлылыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.
Озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.