Мөгаллимә дип язылып куелган аның йөрәк түрендә!

1Мөгаллимнәрне зурлап, 2023 ел илебездә “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Әйе, бу һөнәр ияләре мондый хөрмәткә, һичшиксез, лаек! Мөгаллим, ата-аналар белән беррәттән, балага белем дә, тәрбия дә бирүче, кечкенә нарасыйдан зур шәхес үстерүче, олы тормышка юл күрсәтүче дә бит ул.

Һәр кеше укытучы була алмый. Бу дәрәҗәле һөнәргә киң күңелле, акыллы, эш сөючән, белемле, сабыр, мәрхәмәтле, гадел, ә иң мөһиме, балаларны ихлас яратучы шәхес кенә ия булырга мөмкин.

Нәкъ шундый күркәм сыйфатлары булганга, Аллаһы Тәгалә язмам герое — Рәис кызы Нәфия Муллабаевага мөгаллимлек сәләтен биргәндер дә инде.

Похвистнево районының Гали авылында туып-үскән һәм шушында яшәүче милләттәшебез 41 ел гомерен балаларны укытуга багышлаган. Фидакарь хезмәтен югары бәяләп, аны Мактаунамәләр белән бүләкләгәннәр. Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән Мактау грамотасы да бар аның.

- Нәселебездә бер мөгаллим булмаса да, мин бу һөнәргә кечкенәдән мөкиббән. Балачакта һәрвакыт укытучы булып уйнадым. Сеңелләремне, күрше-тирә кызларны утыртам да, кулыма указка тотып, үзләренә дәрес бирәм. Әле бит, укытучы апабызга охшарга тырышып, носки эченә шүре (шпулька) тыгып, үкчәле туфли ясый идем (көлә).

Аннары, беренче мөгаллимәм – Гыйззетдин кызы Әминә Хөснетдинова безнең күршедә яшәде. Мин аның кызлары белән дус идем. Алардан чыкмадым да, дияргә була. Әминә апаның да тәэсире тимичә калмагандыр, — дип, ни өчен укытучы белгечлеген сайлавын аңлата Нәфия апа.

Мәктәптә сигезенче сыйныфны бетергәч, ул Подбельскиның педагогика училищесында белем алган. Укуын тәмамлагач, башлангыч сыйныфлар укытучысын Кече Толкай авылындагы тәрбиягә авыр бирелүче балалар өчен каралган махсус мәктәпкә җибәргәннәр. Биредә эшли башлагач, Нәфия ханым читтән торып Куйбышев педагогика институтының математика бүлегенә укырга кергән.

- Кече Толкайда бер ел укыттым мин. Аннан соң Алешкино авылында да эшләп алдым. Ә бервакыт вокзалда Гали мәктәбенең директоры Юныс абый Шәгәлиевны очраткач, ул миңа авылыбызга кайтырга тәкъдим итте. Туган җиремне өзелеп яратучы кеше буларак, чит якларда тилмереп йөрисем килмәде. Шуңа күрә шунда ук шатланып ризалаштым. Мине ул вакытта авылыбыз мәктәбенә эшкә чакырганы өчен мәрхүм  Юныс абыйга бүгенге көндә дә рәхмәтлемен.

Башта тәрбияче булып урнаштым, аннары инде математиканы укыттым.

- Ә ни өчен нәкъ бу фәнгә тукталдыгыз? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

- Бу предметны мәктәптә яратып үзләштердем. Ул миңа җиңел бирелде. Берәр нинди авыр мәсьәләне чишәргә туры килсә, очына чыкмыйча, йокларга ятмый идем. “Коры фән”, дип саналса да, математика күңелемә ятты минем.

- Нәфия апа, балачак елларыгыз ничек үтте? Әти-әниегезне дә искә төшереп алыйк әле.

- Без алты бала үстек – биш кыз, бер малай. Әти-әнием колхозда эшләделәр. Әни күбрәк кырларда көч түкте. Әти склад мөдире дә, ревизор да, бригадир да булды.

Балачак, яшьлек елларыбыз матур, бәхетле узды безнең. Әти-әниебезгә мең рәхмәт. Башкалардан ким-хур итмәделәр, яхшы, рәхәт яшәдек, Аллаһыга шөкер. Безне, биш кызны, югары уку йортларында укытып чыгардылар. Төпчек энебез техникум бетерде. Ата-анабыз ярдәмендә кеше булып чыктык.

Әтиебез дә, әниебез дә күркәм сыйфатларга ия иде. Без алардан үрнәк алып үстек.

Әтием Рәиснең кызып киткән чаклары булса да, йомшак күңелле, юмарт, ярдәмчел кеше иде ул. Якты дөньядан иртә китеп барды шул, 66 яшендә вафат булды.

Әнием Нәфисәнең сабырлыгына, мәрхәмәтлелегенә исләрең китәр! Шундый нәзакәтле, түземле, йомшак иде. Кызганыч ки, ике ел элек, 84 яшендә,ул да бакыйлыкка күчте. Гомумән, кайгы-хәсрәтләр кичерергә туры килде шул. Бик тә авыр булды. Әнием һәм ике сеңелем бер-бер артлы үлеп киттеләр. Раббым үзләренә Җәннәт түрләрендә урын насыйп итсен иде.

- Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде. Ничә яшегездә кияүгә чыктыгыз? Ирегезнең нинди сыйфатларына кызыктыгыз?

- 23 яшемдә Идрис исемле авылдаш егетемә тормышка чыктым, параллель сыйныфларда укыдык без. Үзен армиягә озатып, көтеп алдым. 1982 елда өйләнештек. Әлһәмдүлилләһ, яратышып, матур яшәдек һәм яшибез.

2

Нәфия ханым ире Идрис белән

Идрис бик сабыр, тыныч, йомшак, мәрхәмәтле. Менә инде 20 елдан артык авыл башлыгы булып эшли ул. Халыкка карата шулкадәр игелекле. Беркайчан тавышын күтәрмәс. Авылдашларына туганнарына карагандай карый, аларга гел яхшылык кылырга тырыша.

41 ел бергә гомер итәбез. Идрис гаилә җанлы, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен өзелеп тора. Ул кызларыбызның һәр башлангычын хуплап, аларның теләкләрен, карашларын хөрмәт итеп, ярдәмен күрсәтте һәм хәзер дә шулай ук. Дөрес, кызларыбыз да, әлһәмдүлилләһ, битебезгә кызыллык китермәделәр, укыдылар, тырыштылар.   

3

Муллабаевларның тату гаиләсе

5

Оныклары — бәгырь җимешләре

Олы кызыбыз Нәсимә Самар медицина университетында терапевт һөнәрен үзләштерде, үз белгечлеге буенча эшли.

Кече кызыбыз Рәсимә Самар дәүләт университетында, физика һәм математика бүлегендә укыды. Аның ире – табиб. Бергәләшеп үз клиникаларын ачтылар.

Кияүләрем Рафаэль белән Шамилдән дә уңдым, дип әйтә алам, шөкер. Икесе дә булдыклы, миһербанлы, сабыр, ярдәмчелләр.

Рафаэль – хирург, бүгенге көндә Украинада махсус хәрби операциядә катнаша.

Кода-кодагыйларыбыз белән дә тату без, аралашып, күрешеп яшибез.

Дүрт оныгыбыз – күз нурыбыз бар. Дианага 15 яшь инде, тугызынчы сыйныфта укый. Әмир – бишенче класс баласы, баскетболчы, төрле шәһәрләрдә узган ярышларда катнаша. Дүртенче сыйныфта белем алучы Камил йөзү белән шөгыльләнә, шулай ук төрле җирләргә ярышларга йөри. Кәримебез икенче класста, ул — футболчы.

- Авыл башлыгы хатыны булуы авырмы?

- Җиңел, дип әйтмәс идем (елмая). Иртән иртүк өйдән чыгып китә, соң гына кайтып керә. Төнлә чыгып киткән чаклары да була. Кайда ут сүнә, кайда янгын чыга һәм башкалар. Проблемалар җитәрлек инде, барысын да хәл итәргә кирәк бит.

Аннары, Идрис бит – башлык, җитәкче кеше, аңа үрнәк булырга кирәк. Аның эчке дөньясы гына түгел, өс-башы да пакь, чиста булырга тиеш. Ирнең пөхтә киенеп йөрүе – ул хатынының бурычы. Гел карап, юып, чистартып торырга кирәк.

Моңардан тыш, рухи ярдәм күрсәтү дә мөһим. Җаны тыныч булсын өчен, гаиләдә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрергә тиеш. Өйдән чыгып киткәндә кәефе яхшы, күңеле күтәренке булсын. Ул бит кешеләр янына бара, халык белән эш итә. Кайтуына да өйдә чиста, ашарга пешкән. Аны һәрвакыт ачык йөз белән, елмаеп каршы алырга, күңелен төшермәскә тырышам.

Гомумән, хәләл җефетемне хуплап, аңа булышып яшим. Тормышта төрле хәлләр була бит инде ул. Берәр нинди күңелсез сәбәп килеп чыгып, эштән кәефсезләнеп кайткан чакларында, барысы да җайланыр, дип үзен юатам, тынычландырам. Шуңа күрә иремнең эше нинди җаваплы булса, минем өстемдә дә шулай ук зур җаваплылык ята, дип әйтәсем килә.

- Гаиләдә дә ирегез башмы?

- Әлбәттә, ул – минем таянычым, терәгем, гаилә башлыгы. Әмма Идрис, мин – хуҗа, минемчә генә булырга тиеш, дип күкрәген киереп йөрми. Шөкер, барлык мәсьәләләрдә дә киңәшләшеп торабыз.

- Бәхетле булыр өчен, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш?

- Бер-береңне ихтирам итеп, аңлап, санлап, юл куеп, ярдәмләшеп яшәргә кирәк.

- Нәфия апа, дүрт ел элек лаеклы ялга чыккансыз. Мәктәпне сагынасызмы? Гомумән, хезмәтегез күңелегезгә нәрсәсе белән якын булды?

- Мәктәптә эшләгән еллар сагындыра, әлбәттә. Укучыларымны яраттым, үз балаларымдай якын булдылар алар миңа. Үзләренә “улым”, “кызым”, дип эндәшә идем, барысын да бертигез күрдем.

Коллективыбыз бик яхшы, дус булды. Хезмәттәшләребез белән туганнарча аралаштык, хәтта өйдә сөйли алмаган кайбер серләребезне алар белән уртаклаша идек.

Хезмәтемне яратып башкардым. Эше генә күп, ә болай миңа бер дә авыр булмады. Балалар тәртипле, тыңлаучан, кушкан йомышны үтәргә әзерләр, апа, апа, дип кенә торалар иде. Рәхәтләнеп эшләдем.

Бүгенге көндә дә укучыларым мине онытмыйлар, хәлләремне беләләр. Очрашкач, озаклап сөйләшеп утырабыз. Ямьле мәктәп елларын искә төшереп, көлешеп тә, елашып та алабыз.    

- Балаларда математика фәненә кызыксыну уятыр өчен, нинди ысуллар кулланып эшләдегез?

- Кечерәк сыйныфларда күбрәк уен формасын кулландым. Олы классларда укучыларга бу фәннең никадәр кирәкле булуын сүз белән аңлатырга, җиткерергә тырыштым, төрле дәлилләр китерә идем.

Математик кичәләр, викториналар кебек класстан тыш чараларны да күп үткәрдем.

Укучыларым олимпиадаларда уңышлы катнашып килделәр. Ә бер елны бердәм дәүләт имтиханнарында җыелган балларның саны буенча район күләмендә икенче урынга да чыккан идек әле. Бу – яхшы күрсәткеч.

7 4 6 8

Аллаһыга шөкер, укыткан балаларым лаеклы кешеләр булып үстеләр, мәктәпне медальгә тәмамлаучылар да булды. Төрле тармакларда эшлиләр, араларында дин әһелләре дә бар. Мәсәлән, Зубчаниновка бистәсе мәчетенең имамы Расих хәзрәт Вакказов – минем укучым.

- Тормышта киңәшчеләрегез кем?

- Әниемә, каенанама бөтен серләрем сыйды, киңәшләренә һәрвакыт колак салдым. Бианам Гамбәр белән 24 ел бергә гомер иттек. Ул бик акыллы хатын иде. Аллаһыга шөкер, сүзгә килмәдек, дус тордык.

Бүгенге көндә дә киңәшерлек кешеләрем бар. Ике сеңелем, энем, туганнарым, иремнең апалары белән туганлык җепләрен саклап, аралашып, күрешеп яшибез.

- Тормышыгызны яңадан башларга туры килсә, берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?

- Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Тормышымнан канәгатьмин, Аллаһыга шөкер. Кадерле ирем, газиз бала-оныкларым, сөекле  туганнарым, хөрмәтле авылдашларым булуы, туган җиремдә гомер итүем – олуг бәхет.

Яраткан эшемне башкардым. Балаларга белем бирү, үзләрен тәрбияләү – җитди хезмәт бит ул.  Һәм шуның уңай нәтиҗәләрен күрү минем өчен, әлбәттә инде, зур сөенеч булып тора.

Әлһәмдүлилләһ, Раббыбыз дин юлыннан атларга насыйп итте. Намазларымны калдырмаска тырышам, мәдрәсәгә укырга йөрим. Вафат булган якыннарым рухына догалар кыла алам. Бу аерым бер олы бәхет булып тора.

Аллаһы Тәгаләдән дөньяларыбыз тыныч, барыбызның да киләчәге якты булсын, дип үтенәм.

 

Нәфия Муллабаева белән бергә эшләгән укытучылар хезмәттәшләре турында түбәндәге фикерләрен җиткерделәр.

Суфия Сәлимова:

“Без Нәфия белән әле Алешкино авылында бергә эшләдек. Мине анда директор итеп куйдылар, ә ул укытучы иде. Бер бүлмәдә яшәдек, яхшы иптәшләргә әйләндек. Гали мәктәбенә күчкәч тә, дуслыгыбыз дәвам итте. Гаиләләребез белән йөрештек.

Нәфия – акыллы, тыныч, сабыр холыклы, ипле хатын.

Минем Лилия кызымның, Шамил улымның сыйныф җитәкчесе иде ул.

Мәктәптә бөтен күңелен биреп эшләде, укучыларының һәрберсенә игътибарлы булды, аның балалары укуда да, класстан тыш чараларда да гел актив, алдынгылардан саналдылар. Яхшы тәрбия дә бирде ул аларга. Укучылары тәртипле, җаваплы, тыңлаучаннар иде. 

Гомумән, Нәфия ханым — зур хәрефтән язарлык Укытучы!”

Рушания Манашева:

“Нәфия апа мөгаллимә буларак та, кеше буларак та, бары тик мактау сүзләренә лаек. Тыйнак, түземле, ярдәмчел, дусларының кадерен белүче кеше ул.

Аны укучылары да, хезмәттәшләре дә бик яратты. Без дә, балалар да үзен сагынабыз. Үз фәнен үтемле итеп аңлата иде.

Мин, укытучы һөнәрен үзләштереп, туган мәктәбемә эшкә урнаштым. Мөгаллимнәребез миңа, яшь белгечкә, ярдәм кулын суздылар, акыллы киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр. Шуңа күрә эшләп китүе җиңел булды. Барысына да Аллаһының рәхмәтләре яусын.

Нәфия апа минем балаларымны укытты. Аларга яхшы тәрбия, математика фәненнән тирән белем биргәне өчен бик рәхмәтлемен”. 

Нурия Сәйфетдинова:

“Нәфия ханым турында рәхәтләнеп сөйләргә була, чөнки ул — искиткеч яхшы кеше. Бик тәртипле, оялчан, уңган, аш-суга да оста.

Бер коллективта рәхәтләнеп эшләдек, туганнарча мөнәсәбәттә, бердәм идек без. Аны бик сагынабыз. Эштән иртәрәк китте шул, дип күңелсезләнәбез. Яңадан мәктәпкә килегез,  дип чакырганыбыз да бар, әмма ул хәзер вакытын оныкларына багышларга тели.

Нәфия ханым — үз эшенең остасы, югары профессионал, затлы укытучы, чын остаз. Язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән шигъри юллары Нәфия ханым Муллабаевага бигрәкләр дә туры килә инде!”  

Мәкаләмә Нәфия апа укыткан укучыларның фикерләрен дә өстәсәм, язмам эчтәлеклерәк булыр, дип, аларга мөрәҗәгать иттем.

Алсу Әбүзәрова (кыз фамилиясе – Маннанова):

“Нәфия апа 5 – 11 сыйныфларда безнең класс җитәкчебез иде. Аны бары тик җылы хисләр белән искә алам мин.

Ул таләпчән, әмма гадел укытучы булды. Мәрхәмәтле, кеше хәленә керүчән, сокланырлык шәхес. Үз һөнәрен һәм укучыларын чын күңелдән яратып эшләде, һәрберебезгә игътибарлы иде. Кирәк чакта ачуланып та ала, вак-төякләргә күзен дә йома белде ул. Без, укучыларының, проблемаларын тыңлап, акыллы киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итте. Ә Нәфия апа табигать кочагында үткәргән класстан тыш чараларны онытырлык түгел!

Мөгаллимәбезгә фидакарьхезмәте, укучыларына күрсәткән искиткеч мөнәсәбәте өчен Аллаһының рәхмәтләре яусын!”        

Рания Гәрәева:

“Безнең сыйныф җитәкчебез Нәфия апа — һәрьяклап килгән, сәләтле, акыллы кеше. Елмаючан, сөйкемле, ачык йөзле ул, матурлыкны күрә белүче. Таләпчән, гадел, укучыларына карата һәрвакыт әдәпле (тактичный) булды, безне әниләрчә яратты, хөрмәт итте.

Гомуммәктәп чараларның барысында да диярлек без беренче урыннар яулап килдек, чөнки Нәфия апа оста оештыручы да, фантазиясе дә бай аның, һәм ул, безне һәрвакыт хуплап, яңа уңышларга этәрде.   

Безнең өчен Нәфия апабыз – иң яхшы укытучы һәм иң яхшы сыйныф җитәкчесе! Ул безгә тирән белем генә түгел, яхшы тәрбия дә бирде”.

Лилия Гыймадиева (кыз фамилиясе – Сәлимова):

“Нәфия апа күркәм сыйфатларга ия. Аны гел сагынып, яхшы сүз белән генә искә алабыз без. Бөтен укучыларын бертигез күрде ул, барысын да бертигез яратты. Көчле укытучы, темаларны шулкадәр яхшы аңлата, үз фәненә мәхәббәт тәрбияли белә иде.

Мәктәптә без актив класс булып саналдык. Сыйныфыбызда яхшы укучылар, биючеләр, җырчылар күп булды. Нәфия апа, безнең барлык идеяларыбызны хуплап, булышлык күрсәтеп торды.

Укытучыбыз бездә җаваплылык, миһербанлык, ярдәмчеллек, эш сөючәнлек сыйфатларын тәрбияләде. Әле дә исемдә — сыйныфташыбыз Шамилгә операция ясагач, Нәфия апа, бөтен классны җыеп, безне аның хәлен белергә алып барды.

Аның җитәкчелегендә төрледән-төрле чараларда катнаша идек. Авылыбыздагы Бабкай чишмәсен чистарту буенча өмәгә барганыбыз да хәтеремдә.

Гомумән, үз эшен өзелеп яратучы мөгаллимәбез өчен мәктәп икенче өе иде, ә безне үз балаларыдай якын күрде ул. Шулкадәр тырышып, бөтен йөрәген биреп эшләгән, укучыларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән Нәфия апабызга Аллаһы Тәгалә исәнлек, гаилә бәхете, озын гомер, җан тынычлыгы насыйп итсен! Без аңа барысы өчен дә бик рәхмәтлебез”.

Язмам герое, аның хезмәттәшләре, укучылары белән аралашканнан соң, Нәфия апаның һөнәре аңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән вазифа, дип уйлап куйдым. Чыннан да, бу ягымлы ханымның йөрәк түрендә мөгаллимә дип язылып куелган!

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №4 (41), 2023 ел.

     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   

   

Просмотров: 709

Комментирование запрещено