Татар хәрәкәте активисткасы Рәйсә Шамил кызы Гыйбадуллина вафат булды / Ушла из жизни активистка татарского движения Раиса Шамилевна Гибадуллина

Раисэ апайБүген, 2024 елның 2 февралендә, татар хәрәкәте активисткасы -  Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте,  өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы  Рәйсә Шамил кызы ГЫЙБАДУЛЛИНА 65 яшендә вафат булды.

Рәйсә ханым күп еллар «Туган тел» өлкә татар җәмгыятендә бухгалтер булып хезмәт  итте, милли бәйрәмнәрне оештыруда бик актив катнашты.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм күркәм сабырлык телим. Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәтә булсын! Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! 

Бүген, 2 февральдә, 14.00 сәгатьтә Самара шәһәренең Җәмигъ мәчете территориясендә мәрхүмә белән хушлашу була. 

 

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

* * *

Сегодня, 2 февраля 2024 года, ушла из жизни активистка татарского движения — член СОТО «Туган тел», областной татарской национально-культурной автономии Раиса Шамилевна ГИБАДУЛЛИНА.

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» и себя лично выражаю глубокое соболезнование близким покойной. Очень трудно найти слова утешения. Искренне сочувствуем вам в этот трудный, скорбный час…

Пусть Всевышний будет милостив к ней в день Суда. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Прощание с покойной состоится  сегодня,  2 февраля, в 14.00 на территории Соборной мечети города Самара. 

Ильяс ШАКУРОВ,

президент Самарского областного татарского общества «Туган тел».

Просмотров: 825

2 комментариев

  1. УРЫНЫ ҖӘННӘТТӘ БУЛСЫН. ТУГАННЫРЫНА ТҮЗЕМЛЕК АЛЛАХЫ ТӘГАЛЯ БИРСЕН. г. САМАРА, ШАКИР УЛЫ МИҢНЕТАҺИР БАЙБЕКОВ.ГАИЛӘСЕ БЕЛӘН. 02.02.2024ел.

  2. Урыны ж,эннэттэ булсын. Туганнарына, дусларына ходай сабырлык бирсен.