Киңәйтеп җәеп салсаң…

Шириязданов-273x3006 февральдә «Сәлам» газетасы хәбәрчесе, өч тарихи китап авторы, шагыйрь Фәрит Хәмит улы ШИРИЯЗДАНОВ 75нче туган көнен каршы ала

Фәрит Хәмитович, сез сугыштан соңгы ач, тормыш шартлары авыр заманда үскәнсез. Еллар биеклегеннән балачак һәм үсмер елларыгыз ниндирәк булып күренә?

- Олыгайган саен кеше үткәннәренә әйләнеп карап, нәтиҗәләр ясый. Бала чагыбыз сугыштан сонгы авырлыклар әле җиңелеп бетмәгән юклык чорында узса да, тормыш елдан-ел матурая, җайга салына барды. Әлбәттә, истәлекләрнең иң мизгелләре мәктәп еллары белән бәйле. Иске Ярмәк авлы мәктәбенең эшчәнлеге бай традицияләргә нигезләнгән булу сәбәпле, без яхшы белем алу бәхетенә ирештек. Аның никадәр төпле булуын тормыш күрсәтте. Туган телебезне өйрәнү мөмкинлеге бар иде. Моның өчен укытучыбыз Әнисә апа Әхмәдуллинага бик рәхмәтлебез. Сигезенче класска кадәр бөтен фәннәрне татар телендә укысак та, Рәйсә апа Шәрәфетдинова рус теленә карата кызыксыну уята алды, руслар арасында да ким-хур булмадык, институтларга кереп укый алдык. Институтта уку еллары да истәлекләргә бай — белем алырга, аны тормышта кулланырга киң юллар ачылган чор иде.Һәркем җәмгыять хәлен, ә җәмгыять  — кеше язмышын кайгырта белгән, гыйбрәтле заманда яшәдек без. Иң ышанычлы дуслар, иң ягымлы һәм чибәр кызлар тик шул елларда гына булгандыр кебек тоела хәзер.

Туган-үскән татар авыллыңнан чыгып китү космоска очкан кебек, алда ни буласы билгесез. Төп һөнәрегез буенча кем буласыз инде?

- Тормышта үз урыныңны табу — иң җаваплы нәрсә ул. Берәүләр үз юлын бик тиз таба, икенчеләргә байтак эзләнергә туры килә. Без мәктәпне тәмамлаган елда Куйбышев авыл хуҗалыгы институты галимнәре авылга килеп, агитация алып барганнар иде. Шуңа күрә безнең чыгарылыштан унсигез кеше шунда юнәлдек. Зоотехник һөнәрен үзләштереп, Үзбәкстанның Наманган өлкәсендә нәселле терлекләр идарәсенең баш зоотехнигы булып эшли башладым. Памир тавы түбәләрендә кар яткан, ә итәкләрендәге җәйләүләрдә көтүләр көткән кыргызлар тормышыннан күп гыйбрәт алырга насыйп булды. Прибалтика, Украина, Закарпатье һәм башка төбәкләр белән нәселле маллар алышып эшләгәндә дә төрле милләт халыкларының холык-фигыле белән танышырга туры килде. 

Аннан туган ягыбызга, башта Татарстанның «Акбаш» совхозына, аннан Куйбышевка күчеп килдек, өлкә нәселчелек берләшмәсендә бүлек мөдире булып эшли башлаган идем, илебездә үзгәртеп кору галәмәте башланды. миңа гына түгел, күпчелек халыкка яңа юллар, яңа эшләр эзләргә туры килде. Мин читтән торып юридик факультетка укырга кердем һәм аны тәмамлаганда Диния нәзарәтенең «Сәлам» газетасына эшкә чакырдылар. Әлбәттә, аңа кадәр дә «Бердәмлек» газетасында минем шигырьләр һәм мәкаләләр басылып чыга иде инде. 

Сезне тәрбияләүдә әтиегезнең роле зур булдымы? Иҗади уңышларыгыз аның йогынтысымы? 

- Шигырьләрне мин мәктәп елларында ук язгалый идем, ә студент чагымда шигырь язу нечкәлекләрен Кинельдәге «Орбита» әдәби берләшмәсенә йөреп өйрәндем. Иҗат юлына кереп китәргә күп китаплар уку да, нәселдән килгән фактор да этәргеч биргәндер, Һади Такташ, Сергей Есенин, Евгений Евтушенко, Генрих Гейне шигырьләрен бик ярара идем. Әтием дә бик шигьри җанлы, нечкә күңелле кеше иде, «Бердәмлек»тә дә аның иҗат җимешләре басылып чыккалады.

Әтиебез янына ярдәм сорап килүчеләр күп иде. Ченки ул түрәләр белән ипләп тә, аяк төрәп тә сөйләшә белә иде. Ә авылда физкультура һәм спорты үстерү юлында күсәткән хезмәтләре хакында күп язылды. Без, аның балалары, әтиебез истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрүне башлап җибәрдек. Фмзик тәрбиячарасы буларак, мәктәп һәм авыл администрацияләре, бу изге башлангычны хуплап, үз җаваплылыгына алдылар, киләчәктә дә дәвам итәрләр,  дип ышанам.

Иҗат өлкәсенә килгәндә, минем өч зур тарихи-әдәби хезмәтем дөнья күрде. Беренче китабым — «Булгарская цивилизация на Волге» дип атала. Ул Ширяево авылы янындагы Болгар иле чиге дип исәпләнгән урында «Канатлы барс» һәйкәле куюга юл ачты. Аңа Минтимер Шәймиев тарафыннан югары бәя бирелде. Миңа Болгариядән Кубрат ханның мөһере (шәхси тамгасы) сүрәтләнгән көмеш медальон бүләк иттеләр. Бу китапның басылып чыгуы Самара тарихчыларын да борынгы болгар тарихын татар тарихы белән бәйләп фикер йөртергә мәҗбүр итте. 

Икенче китабым — туган авылым Иске  Ярмәк турында. Бу китабымның басылып чыгуы авылыбыз тарихында тагын бер күренекле вакыйга булды. Ул бит Богырыслан өязендә мәгърифәт үзәге булып танылган борынгы авыл .Биредә яшерен рәвештә авыл тарихын язып бару гадәте булган һәм буыннан-буынга күчеп килгән. Ул истәлекләр җыентык рәвешендә күп еллар элек басылып чыккан иде.

Ә минем 2019 елда дөнья күргән китабым — тарихны, мәдәниятне, мәгърифәтне, дин торышын, колхоз хәлләрен, нәсел җепләре бәйләнешен бер бәйләмгә туплап язылды. Бу китап Иске Ярмәк авылы тарихына лаеклы бер истәлекле әсәр, рухи һәйкәл дияргә була. Өлкәбездә генә түгел, Бөтендөнья татар конгрессы киштәләрендәге татар авыллары турындагы өч меңләп китап арасында да бу китапны сирәк күренеш дип саныйлар. Конгресс тарафыннан авторга  «Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләре өчен» дигән медаль бирелде. Әлбәттә, мондый китапны туплау юлында авыл халкы күрсәткән активлык — сирәк очрый торган матур күренеш, ә миңа зур ярдәм иде.

Өч елдан соң Кошки районы, Иске Фәйзулла авылы тарихын да язып, китап итеп бастырып чыгардык.  Ул халкыбызның данлыклы улы, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тууына 85 ел тулуга багыәлап эшләнде. Аны язарга алынуымның сәбәбе — югалу юлына баскан Иске Фәйзулла авылын һәлакәттән саклап калу иде. шунда яшәгән, яисә читтә гомер кичергән кешеләргә үткәннәренә әйләнеп карау, бүгенгене аңлау, авылның киләчәге турында уйланырга чакыру иде. Гакыйль Сәгыйров яшәгән авылны саклау, милли каһарманыбызның музеен булдыру да — өстебездә булган зур бурыч. Ни кызганыч, бу хакта әлегә тик буш сүзләр генә йөртәбез…

Аллага шөкер, җитмеш биш яшемдә дә зур планнар корып яшим әле. «Сәлам», «Бердәмлек» газеталары, «Самар татарлары» журналы белән хезмәттәшлек итәм. Мондый омтылышым һәм иҗади мөмкинлекләрем булуына куанып, үземне бәхетле кеше, дип саныйм. 

Үткән елларыма зйләнеп карыйм да искиткеч бай тормыш тәҗрибәсе тупланганын аңлыйм. Тормыш юлы аска тәгәри башланганда, киңәйтеп җәеп салырга тәҗрибәм булуына сөенәм. Аллаһы исәнлек бирсә, иң зур теләгем — киләчәктә дә шушы байлыгымны иҗатта кулланудан ямь табып, якыннарым белән бергәләп яшәргә насыйп итсен иде. 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА. 

«Бердәмлек».

Просмотров: 585

2 комментариев

  1. Якташыбыз Фәрит ага Ширияздановны чын күңелдән олы юбилее белән тәбриклибез! Исәнлектә- саулыкта, күңел тынычлыгы, иман байлыгы белән яшәп, иҗат юлын дәвам итеп, тагын да мәгьнәле, тәрбияви шигырьләре белән безне шатландырып яшәвен телибез!

  2. Ижат чигмэгез саекмасын Кооотлыйбыз