«Миллиард.Татар» порталы һәм «Китап» радиостанциясе Идел-Урал урта гасыр суфи шигъриятен популярлаштыруны максат итеп куйган проект гамәлгә ашыра башлады.
Аның кысаларында Идел-Урал төбәгендә яшәп иҗат иткән танылган татар шагыйрьләренең җыентыкларындагы поэтик текстларга аудио- һәм видеороликлар әзерләү күздә тотыла. XVII йөз татар суфие Мәүла Колый тарафыннан иҗат ителгән «Хикмәте хәким» җыентыгындагы шигырьләр беренче релиз булачак.
«Без әле һаман да Мәүла Колый иҗатының масштабын аңлап бетермибез. Беренчедән, бу – Ясәвия тәрикатенә караган суфи шагыйрьләр стилендә иҗат ителгән уникаль шигырьләр. Әлеге мәктәп төрки халыклар арасында киң таралган булган. Алтын Урда элитасы, ханнарны да кертеп, Ясәвия шәехләре ярдәмендә ислам динен кабул иткән дип санала. Ясәвия шигъри традициясе Казан ханлыгында да дәвам иткән», — дип сөйләде «Миллиард.Татар» проектының баш редакторы Арслан Минвәлиев.
Видеороликны YouTube өчен әзерләгәндә танылган татар рәссамы Равил Заһидуллинның картиналары файдаланылган. Суфи шигырьләрен оригинал телендә «Китап» радиостанциясенең баш редакторы Алмаз Миргаязов укыган.
Просмотров: 561